Сәгыйть Мифтахов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәгыйть Мифтахов latin yazuında])
Сәгыйть Мифтахов
Сәғит Мифтахов
Туган телдә исем Сәгыйть Мифтах улы Мифтахов
Туган 23 гыйнвар 1907(1907-01-23)
Кызылъяр, Уфа өязе, Уфа губернасы
Үлгән (?).02.1942
Милләт башкорт
Ватандашлыгы Русия империясеРСФСРССРБ
Әлма-матер И.В. Сталин исемендәге Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университеты
Һөнәре язучы, драматург
Ата-ана
  • Мифтах (әти)
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Сәгыйть Мифтахов (Сәгыйть Мифтах улы Мифтахов, баш. Сәғит Мифтахов, Сәғит Мифтах улы Мифтахов) – язучы, драматург. Бөек Ватан сугышында һәлак булган.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1907 елның 10 гыйнварында (яңа стиль буенча 23 гыйнвар) Уфа губернасы Уфа өязе (хәзерге Башкортстанның Нуриман районы) Кызылъяр авылында туган. Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлый.

1919 елдан Уфада укытучылар курсларында, 1922 елда Стәрлетамакта фирка-совет мәктәбендә, 1923 елда Мәскәүдә Көнчыгыш хезмәткәрләренең коммунистчыл университетында (КУТВ) укый.

Уфага кайткач, В.И. Ленин исемендәге урта мәктәптә укыта. Сәнгать техникумы директоры вазыйфасында була.[1]

1930 елда Баймак районында мәдәният бүлеге мөдире, «Кызыл Баймак» газетасының оештыручысы һәм җаваплы мөхәррире.[2]

1932 елда Уфада коммунистчыл университетта укытучы, кичке бүлек мөдире. «Башцветметзолото» трестында бүлекчә мөдире.[3]

Уфада С. Мифтахов 1934-1941 елларда яшәгән йорт (Карл Маркс ур. 17/19) диварына куелган истәлек тактасы

1935 елдан Уфада берләштерелгән дәүләт театрларының директоры, язучылар берлегенең фирка оешмасы сәркатибе.

Бөек Ватан сугышында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сугыш башлангач та, саклану министры исеменә: «Сугыш провокаторларына җавап итеп, мине хәрәкәт итүче армиягә доброволец итеп алуыгызны сорыйм», - дип телеграмма җибәрә. Үзе теләп яуга китә. Фронтта укчы полкның сәяси җитәкчесе (политрук) була. 1942 елның февраль аенда һәлак була.[4]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

С. Мифтахов әдәбиятка драматург буларак килеп керә.

  • Беренче сәхнә әсәре - «Атылган Исаак» (икенче варианты –«Паннар илендә») 1929 елда Уфада драма театрында куела. Пьесаның нигезендә эшчеләрнең халыкара бердәмлеге идеясе ята.
  • Икенче әсәре - «Урал каны» пьесасы (1933) корыч кою заводы эшчеләренә багышлана.
  • «Зимагурлар» драмасы (1935) шулай ук Уфада драма театрында уйнала. Туган халкының үткәнен чагылдыручы тарихи әсәрләр арасында күренекле урын алып тора. «Зимагурлар» пьесасында Закир Рәмиев эксплуататор сыйныфы вәкиле буларак сурәтләнә.
  • «Сакмар» (1932) драмасы күмәк хуҗалыклар оешу вакытында сыйнфый дошманны фаш итәргә өйрәтә. Әлеге пьеса тиз арада дан яулап, Уфа, Казан , Ташкәнт, Сәмәрканд, Златоуст, Магнитогорски, Түбән Тагил, Новосибирск шәһәрләре театрларында уйнала.[5]
  • «Блюхер рейды» (1935) Уралда совет хакимияте урнашу турында сөйли.
  • «Күктән төшкән Хөрәйрә» комедиясендә автор искелек калдыкларыннан көлә.
  • «Дуслык һәм мәхәббәт» (1939) – эчтәлеге белән «Сакмар»ның дәвамы булып тора, әсәр сәхнәгә кую өчен драматик яктан яхшы эшләнгән: диалоглар кыска, ә монологларда тапкыр сүзләр, әйтемнәр киң кулланыла.
  • Соңгы әсәре – «Ялан кызы» (1940) пьесасында гади совет кешеләренең хезмәт батырлыгы, совет хакимияте белән горурланулары турында сөйли .
  • Язарга уйлаган «Бөек шквал» драмасының каһарманы итеп ватандашлар сугышында кызыл армия отряды башлыгы Александр Чеверевны сайлаган булган.

Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында милли репертуар булдыруга да өлеш кертә: «Сакмар» һәм «Акбүзат» операларына либреттолар яза. Н. Погодинның «Мылтыклы кеше», В. Эльтонның «Хуҗа Насретдин» әсәрләрен тәрҗемә итә.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. И. Абдуллин. Драматург, кеше, солдат. Әҙәби Башҡортостан, 1957, № 1.
  2. С. Мифтахов. Пьесалар. Мәктәп китапханәсе (М. Гайнуллиның «Данлы гомер, талантлы иҗат» соңгы сүзе белән) . Уфа, 1976.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)
  2. Утлы еллар авазы (җыентык, төзүчесе Г. Байбурин). Уфа. 1985. (башк.)
  3. Җыр сафта кала (җыентык, төзүчесе С.Сафуанов). Уфа, 1961.(башк.)
  4. Окопта язылган шигырьләр (җыентык, төзүчесе Г. Байбурин). Уфа, 1971.(башк.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]