Сәгыйть Мәсәлимов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәгыйть Мәсәлимов latin yazuında])
Сәгыйть Мәсәлимов
Туган 4 октябрь 1950(1950-10-04)
Үлгән 21 апрель 2022(2022-04-21) (71 яшь)
Уфа, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре укытучы, тарихчы, прариктыр
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре кандидаты[d]
Гыйльми исем: профессор

Сәгыйть Мәсәлимов (4 октябрь 1950 ел — 21 апрель 2022 ел) — тарих фәннәре кандидаты, Социаль белем бирү академиясенең гамәлдәге әгъзасы, Россиянең хәрби фәннәр академиясе профессоры. Көнчыгыш икътисад-юридик гуманитар академиясенең беренче проректоры.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәгыйть Гайнислам улы Мәсәлимов 1950 елның 4 октябрендә туа. Урта белем алганнан соң хезмәт юлын 18 яшендә Шакша бистәсендә заводта башлый. Бер үк вакытта Башкорт дәүләт университетының тарих факультетында кичке бүлектә белем ала. Хәрби хезмәтен Германияда, Совет гаскәрләре төркемендә үтә.1973 елдан башкаланың 115-нче мәктәбендә эшли башлый, мәктәп комсоргы була. БДУ-ны уңышлы тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт педагогия институтының ССРБ тарихы кафедрасына эшкә килә һәм 1997 елга кадәр бер урында эшли. 1983 елдан 1997 елга кадәр вузның профком рәисе булып эшли.1993 елда үз аллы дәүләтнеке булмаган югары уку йортын — Көнчыгыш икътисад-юридик гуманитар академиясеннән оештыручылар төркеменә кушыла, аннары аның тәүге проректоры була. Аграр һәм социаль тарих буенча китаплар һәм мәкаләләр авторы. Сәгыйть Гайнислам улы 2022 елның 24 апрелендә Уфа шәһәрендә вафат була.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ССРБ Югары мәктәбе отличнигы Россия Мәгариф министрлыгының Мактау кәгазе«Россия Федерациясенең югары һөнәр бирүнең мактаулы хезмәткәре»

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]