Сәгыйть Рәфыйков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәгыйть Рәфыйков latin yazuında])
Сәгыйть Рәфыйков
Туган 6 (19) сентябрь 1912
Каеш, Бөре өязе, Уфа губернасы, Россия империясе
Үлгән 19 гыйнвар 1992(1992-01-19) (79 яшь)
Мәскәү, Россия
Күмү урыны Троекуров зираты[d]
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
 Россия
Әлма-матер Казан милли тикшеренү технология университеты
Һөнәре химик, сәясәтче
Гыйльми дәрәҗә: химия фәннәре докторы[d]

Сәгыйть Рәфыйков (Сәгыйть Рәүф улы Рәфыйков, 6 (19) сентябрь 1912, Каеш, Бөре өязе, Уфа губернасы, Россия империясе19 гыйнвар 1992(1992-01-19) (79 яшь), Мәскәү, Россия) — химик, КазССР ФА академигы (1962), СССР ФАнең мөхбир әгъзасы (1970), СССР министрлар шурасы премиясе лауреаты (1983), СССР ФА БФ химия институты директоры (1968-1977), СССР ФА БФ президиумы рәисе (1967-1984).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1912 елның 6 (19) апрелендә Каеш авылында туа.

1937 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый. Аннары Казанда синтетик каучук заводында эшли. 1938-1948 елларда СССР ФА органик химия институтларында эшли. 1948-1954 елларда СССР ФА химия фәннәре институтында белем ала. 1954-1967 елларда СССР ФА элементоорганик кушылмалар институтында эшли.

1968 елдан 1977 елга кадәр СССР ФА Башкорт филиалының химия институты директоры булып эшли. 1967-1984 елларда СССР ФА Башкорт филиалы президиумы рәисе.

1984 елдан башлап үлеменә кадәр СССР Фәннәр академиясенең табигать белеме һәм техника институтының өлкән фәнни хезмәткәре булып эшли.

Троекур зиратына җирләнгән[1].

Төп фәнни эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәгыйть Рәүф улы Рәфыйков Казакъстанда югары молекуляр кушылмалар химиясенә нигез салучы.

Ул СССРда беренче тапкыр сүсле полиамидлар синтезланган, ароматик карбон кислоталарын һәм аларның җитештерелгән каталитик окислительный аммонолиз алкилбензолларны синтезлау ысулы эшләнгән.

Газ фазасыннан каты өслеккә китерелгән мономерларны радиацион полимерлаштыру белән привитыйланган сополимерларны алу методы тәкъдим ителде.

Сәгыйть Рәфыйков йомшак ингибирлау теориясе һәм практикасының төп нигезләмәләрен формалаштырды һәм полимерлаштыру процессларын җайга салу принципларын ачты.

900 дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән илдә химия һәм физика-химия буенча югары уку йортлары өчен беренче дәреслекләр авторы. СССР ФА югары молекуляр кушылмалар буенча фәнни шуралар әгъзасы (1971 елдан).

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]