Сәгыйть Хәлфин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәгыйть Хәлфин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сәгыйть Хәлфин
Туган телдә исем Сәгыйть Хәлфин
Туган 1732(1732)
Казан
Үлгән 1785(1785)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
Һөнәре мәгърифәтче
Балалар улы Исхак, оныгы Ибраһим

Сәгыйть Хәлфин (Сәгыйть Хәсән улы Хәлфин) — мәгърифәтче, I Казан ирләр гимназиясенең татар теле укытучысы, татар тарихында зур урын тоткан, Русия империясенең Казан, Уфа губерналарында данлыклы укымышлылар, сәүдәгәрләр, сәнәгатькәрләр, хәйриячеләр нәселенең башы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәгыйть Хәлфин Казанның Иске татар бистәсендә, Хәсән Айтуган улы гаиләсендә 1732 елда туган. Аның гомере мөгаллимлектә үтә. Казан гимназиясенең татар теле укытучысы, Русия тарихында беренче урысча-татарча ике томлы сүзлек, татар теле грамматикасын төзүче. Татар әлифбасы авторы.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1767 елда император закон чыгару комиссиясенә Казанның Иске һәм Яңа бистәләреннән депутат булып сайлана.

Екатерина II нең махсус боерыгы буенча 1769 елда I Казан ирләр гимназиясендә көнчыгыш телләрен белүче чиновниклар әзерләү максаты белән татар классы ачыла. Татар теле укытучысы итеп Казан адмиралтействосы тылмачы Сәгыйть Хәлфинне билгеләнә. Русиядә беренче тапкыр урыс кешеләре өчен татар теле укытыла башлый. Указда әйтелгән: «Казан гимназиясе каршында теләүчеләр өчен татар теле сыйныфы ачарга һәм укытучы итеп Казанның Иске Һәм Яңа татар бистәләреннән депутат һәм шундагы адмиралтия конторасы тылмачы Сәгыйть Хәлфинне билгеләргә» (рус. «Учредить единожды навсегда при Казанской гимназии для охотников класс татарского языка и определить учителем оного Старой и новой Казани Татарских слобод депутата и тамошней адмиралтейской конторы толмача Сагита Хальфина»)[1]

С. Хәлфин Казан гимназиясендә 1785 елга хәтле эшли. Татар телен укытуда беренче юл яручы буларак, дәреслекләр булмау проблемасы белән очраша һәм үзе чишәргә алына.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар әлифбасы (рус. Азбука татарского языка с обстоятельным описанием букв и складов) (Мәскәү, 1778).
  • Егерме мең сүзне эченә алган кулъязма татар-урыс сүзлеге (1785).
  • «Татарский словарь и краткая татарская грамматика в пользу обучающегося юношества татарскому языку».

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәлфиннәрнең гомуми педагогик стажлары 60 ел. Аның мәгърифәтче эшен дәвам итүчеләр:

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яр Чаллыда урамга исеме бирелгән (2008).[2]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]