Сәгыйть ибне Зәйд

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәгыйть ибне Зәйд latin yazuında])

Сәгыйть ибне Зәйд (гарәп. سعيد بن زيد, ? - һ. 51/671 ел) - Мөхәммәд галәйһиссәләмнең сәхабәсе, исән чагында ук җәннәт вәгъдә ителгән 10 сәхабәнең берсе.

Аның әтисе - Зәйд ибне Гәмр ибне Нүфәйл Мөхәммәт галәйһиссәләм пәйгамбәрлегенә кадәр үк күпаллалыктан баш тартып бераллалыкта була. Ул бераллалы дин (Ибраһим дине) эзләп Шам җиренә бара һәм анда монахтан туган җире - Мәккәдә яңа пәйгамбәр чыгачагын белеп кире кайтырга чыга, ләкин юлда аны күчмә гарәпләр үтерәләр. Ләкин аның улы - Сәгыйть беренчеләрдән булып яңа пәйгамбәргә иярә. Ул бу вакытта 20 яшьтән кечерәк була. Аның белән бергә хатыны Фатыйма, әл-Хәттаб кызы да ислам кабул итә. Алар Гомәр ибнел-Хәттабның ислам кабул итүенә дә сәбәп булып торалар.

Мәккәдә Сәгыйть мөшрикләр тарафыннан җәберләүләргә дучар була, аннары Мәдинәгә һиҗрәт кыла. Бәдердән башка барлык диярлек мөселман сугышларында катнаша.

Мөхәммәд галәйһиссәләм үлеменнән соң, Сәгыйть Хәлифәтнең Иран һәм Византиягә каршы сугышларында катнаша. Димәшкъне яулаганнан соң, Әбу Губәйдә ибнел-Җәррах аны әлеге шәһәр башлыгы итеп билгели.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]