Сәетгәрәй Алкин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәетгәрәй Алкин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сәетгәрәй Алкин
Алкин SG.jpg
Туган 13 июль 1867(1867-07-13)
Алкин, Кече Кирмән вулысы, Мамадыш өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 1919
Казан, РСФСР
Яшәгән урын Кирмән урамы, Казан[1]
Ватандашлыгы Россия империясе
Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы[d]
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан Император университеты[d]
Һөнәре адвокат, сәясәтче
Сәяси фирка Конституцион-демократик фирка[d] һәм Иттифак әл-Мөслимин
Alkin Signature.jpg

Commons-logo.svg Сәетгәрәй Алкин Викиҗыентыкта

Сәетгәрәй Алкин (Сәетгәрәй Шаһиәхмәт улы Алкин, 13 июль 1867(1867-07-13), Алкин, Кече Кирмән вулысы, Мамадыш өязе, Казан губернасы, Россия империясе1919, Казан, РСФСР) — җәмәгать эшлеклесе, Казан мәхкәмә пулатының ант иткән ышанычлысы, Казан губернасыннан I чакырылыш РИ Дәүләт Думасы депутаты. «Иттифак әл-мөслимин» фиркасе җитәкчеләренең берсе. «Казан мөхбире» гәҗитенең нашире һәм мөхәррире (1905-1908), Казан шәһәр думасының гласные (1903-1908, 1917), Беренче бөтендөнья сугышы вакытында качкын мөселманнарга ярдәм итү комитеты җитәкчесе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар, мөселман. Тумышы белән морза гаиләсеннән. 1841 елның 17 маендагы Казан дворян депутатлар җыелышының билгеләмәсе буенча Алкиннар нәселе Казан губернасының дворян шәҗәрәсе китабының III өлешенә кертелә[2][3].

1887 елда 1 нче Казан ирләр гимназиясен тәмамлаган. 4 семестр Казан университетының медицина факультетында, ә аннан соң юридик факультетта укый. Юридик факультетны 1893 елда 1 нче дәрәҗә диплом белән тәмамлый. 1893-1896 елларда - Казан округ судында суд вазыйфасына кандидат. 1898 елда адвокат була. Беренче - присяжный ышанычлы Казан татары. 1905-1906 елларда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә хокук курсы укыта. Йортлы (Казанда агач һәм таш йорт). Җир хуҗасы (өч энесе һәм өч апасы белән бергә) Казан губернасының Мамадыш өязендә 1281 дисәтинә җирне әтисеннән мирас итеп алган.

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1902 елның ноябреннән Казан университеты каршындагы Казан юридик җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы. 1902 елдан - Казан Татар укытучылар мәктәбенең мактаулы химаячесе. 1903 елдан башлап Казан шәһәр Думасы гласные. Юридик, училище, театр комиссияләрендә эшли. Казан хәрби катнашуы әгъзасы. 1904 елның гыйнварында Казан университетының 100 еллыгын бәйрәм итү буенча юбилей комиссия составына керә. Казан реаль училищесының педагогик советы әгъзасы. Казан губернасы Конституция-демократик партиясе комитеты әгъзасы. Мөселманнар берлегенә нигез салучыларның берсе, актив катнашучысы, аның Үзәк комитеты әгъзасы. 1905-1906 елларда 1 нче, 2 нче һәм 3 нче Бөтенроссия мөселман съездлары делегаты. Мөселман либералларының берсе. «Иттифакъ әл-мөслимин» партиясен оештыручыларның берсе, 3 нче съездында (1906 елның августы, Түбән Новгород) аның Үзәк комитеты әгъзасы итеп сайлана. Беренче булып «Казан мөхбире» («Казан хәбәрләре») газетасын татар телендә бастырып чыгару хокукына ия була[4][5]. Газета мөселман берлеге органы булып тора, татар җәмгыятенең либераль яктан көйләнгән катламнарыннан шактый матди һәм мораль ярдәм ала. 1907-1908 елларда «Эхбәр» («Яңалыклар») либераль газетасын нәшер итә. Либераль карашларга таянып, татар халкының сәяси һәм мәдәни үсеше өчен чыгыш ясый. Петицияләр һәм хакимияткә мөрәҗәгатьләр төзүдә, Санкт-Петербургтагы татар депутатцияләрендә катнаша.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, дүрт улы бар. Алар арасында:

Ильяс Сәидгәрәй улы (28.11.1895, Казан — 9.05.1938, Мәскәү), меньшевик, соңрак эсер, оештыру җыелышы әгъзасы. 1919 елдан РКПда (б). 1937 елда кулга алына, атып үтерелә, реабилитацияләнгән[6]. Җангыйр Сәидгәрәй улы (1897-1919).

Әтисе - Шаһиәхмәт Мөхәммәт улы Алкин (1812―1879).

Абыйсы - Ибнеямин - мөселман съездларын оештыручы, Иттифак әл-мөслимин (мөселманнар берлеге) әгъзасы[7]. Апасы - Мех-Пәрваз, генерал-майор Мәхмүт Шәйх—Әлидә кияүдә (1835-1929). Әтисенең икенче хатыны Хөсниямал Арсаева, сәүдәгәр кызы[8].

Бер атадан туган апасы — Хәдичә Шаһиәхмәт кызы (Алкина, 1861 — 1945), 1879 елда Татар укытучылар мәктәбе инспекторы Шаһбазгәрәй Исмәгыйль улы Әхмәровка кияүгә чыга. Бер атадан туган апасы ― Зөләйха.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]