Сәет Габбасов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәет Габбасов latin yazuında])
(Сәетгәрәй Габбазов битеннән юнәлтелде)
Сәет Габбасов
Туган 13 сентябрь 1925(1925-09-13)
Үтәмеш (Апас районы), Шонгат вулысы, Тәтеш кантуны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 2007
Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Сәет Габбасыв (Сәет Фәйзерхаман улы Габбасов, 13 сентябрь 1925(1925-09-13), Үтәмеш (Апас районы), Шонгат вулысы, Тәтеш кантуны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР2007, Россия) — Социалистик Хезмәт Каһарманы (1973).

Сәетгәрәй Фәйзерахман улы ГаббазовТәтеш районы Үтәмеш авылында яшәгән Социалистик Хезмәт Батыры.

1943 елның гыйнвар аеннан алып 1949 елның августына кадәр С.Ф.Габбазов - Совет Армиясе сафларында.

1959 елдан башлап, Сәетгәрәй Габбазов Тәтеш районының “Алга” колхозында башта тракторчы, аннан соң склад мөдире, бүлекчә идарәчесе булып эшли, ә 1973 елның июненнән трактор бригадасын җитәкли. Тугызынчы бишьеллыкның беренче елында – гектарыннн 25ц, ә аннары 26 ц уңыш алалар. Бригада башта ВДНХның бронза, ә аннан соң алтын медаленә лаек була. Басу эстетикасы, җир игү культурасы өчен бригадага беренче дәрәҗәле Диплом тапшырыла.

1973 ел. Тугызынчы бишьеллыкның өченче елы. Бу ел бригада әгъзалары өчен тәҗрибә, белем, һөнәри осталыкны тикшерү елы була. Корылык килә. Әгәр дә шундый корылык 8-10 еллар элек булса, уңыш турында онытырга да мөмкин булыр иде. 1973 ел шартларында чәчүлекне хуҗаларча карау үз эшен эшли. Ләкин төп фактор булып, кешеләр тора, алар уңыш өчен көрәшәләр һәм җиңеп чыгалар.

Көйсез һава шартларында шундый югары уңыш алган өчен, Сәетгәрәй Фәйзерахман улына СССР Югары Советы Указы белән 1973 елның 7 декабрендә Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә, ул Ленин ордены һәм “Урак һәм Чүкеч” Алтын медаленә лаек була.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]