Сәет Вахиди

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәет Вахиди latin yazuında])
Сәет Вахиди
Туган 31 май 1887(1887-05-31)[1]
Ташбилге, Әлки вулысы, Спас өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 5 гыйнвар 1938(1938-01-05)[1] (50 яшь)
СССР
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе
Һөнәре галим
Эш бирүче Татарстан Республикасының милли музее һәм РФА шәркыятьчелек институты[d]

Сәет Вахиди (Сәет Габделманнан улы Вахитов, 31 май 1887(1887-05-31)[1], Ташбилге, Әлки вулысы, Спас өязе, Казан губернасы, Россия империясе5 гыйнвар 1938(1938-01-05)[1] (50 яшь), СССР) — тарихчы, педагог, Көнчыгышны өйрәнүче, археограф, кулъязмалар җыючы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан губернасы Спас өязенең Ташбилге авылында крестьян гаиләсендә туа. Туган авылының һәм Иске Рәҗәп авылының мәдрәсәләрендә укыганнан соң, 1905 елдан Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала. 1911 елда укуын тәмамлый һәм туган ягында балалар укыту белән шөгыльләнә башлый. Башта Уразлы мәктәбендә эшли, соңрак Мамадыш якларына китә. 1912 елда туган авылы Ташбилгедә мәктәп ачтыруга ирешә.[2]

Авылларда укытучы булып эшләгән елларда татар тарихына караган кулъязма әсәрләрне туплый башлый. Күп кенә язма китаплар һәм документлар туплый. Шул исәптән, Казан ханлыгы чорына караган социаль-юридик документлардан берсе булган Сәхип-Гәрәй хан ярлыгын таба.

Совет чорында Сәет Вахиди кулъямалар эзләү эшен дәвам итә. 1925 һәм 1930 елларда үзе җыйган сирәк һәм уникаль кулъязмалар байлыгын Казан университетының китапханәсенә бүләк итә[3].

Казанда Үзәк татар музеенда Көнчыгыш кулъязмалары бүлеген җитәкли, Казанның төрле югары уку йортларында белем бирә. 1937-1938 елларда РФА Шәрекъне өйрәнү институтында эшләп ала.

1938 елда кулга алына, «Солтангалиевчеләрнең» берсе булуда гаепләнә. Вафат булу датасы турында төрле фаразлар бар[2]. Миркасыйм Госманов аны 1941 елда һәлак булган дип әйтә[2], Исмәгыйль Рәминең «Әдәби сүзлегендә» 1942 ел датасы китерелә[3]. Күпчелек биографик мәгълүмат чыганакларында 1938 елда үлүе хәбәр ителә.

Истәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2017 елда Татарстан Фәннәр академиясендә Сәет Вахидинең тууына 130 ел тулуга багышланган «Татар кулъязма мирасы: өйрәнү һәм саклау мәсьәләләре»дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уздырылды[4].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Татар энциклопедиясе — 2002.
  2. 2,0 2,1 2,2 Әлки районы мәктәбенә Сәет Вахиди исеме бирү тәкъдим ителде 2018 елның 16 март көнендә архивланган.Татар-информ
  3. 3,0 3,1 Исмәгыйль Рәми, Рәис Даутов. Әдәби сүзлек (элекке чор татар әдәбияты һәм мәдәнияте буенча кыскача белешмәлек). – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2001. – 399 б. – 63 Б.
  4. Татарстан Фәннәр академиясе