Сәет Исмәгыйлев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәет Исмәгыйлев latin yazuında])
Сәет Исмәгыйлев
Сәйет Исмәғилев
Файл:SaitIsmagilov.jpg
Туган телдә исем Сәетгали Әхмәт улы Исмәгыйлев
Туган 29 сентябрь 1884(1884-09-29)
Уфа губернасы Уфа өязе Ярми авылы
Үлгән 19 октябрь 1972(1972-10-19) (88 яшь)
Уфа
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре шагыйрь, артист, чәчән
Балалар улы Закир, хореограф
оныгы Рөстәм

Сәет Исмәгыйлев (псевдонимы Ярми Сәете, тулы исеме Сәетггали Әхмәт улы Исмәгыйлев, баш. Сәйетғәле Әхмәт улы Исмәғилев ) — шагыйрь, фольклорчы, БАССР халык чәчәне (1944), БАССР язучылар берлеге әгъзасы (1938).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1884 елның 8 сентябрендә Уфа губернасы Уфа өязе (хәзерге БР Чишмә районы) Ярми исемле татар авылында туган. 13 яшендә атасы үлә. Инкыйлабка хәтле батрак, тимер юл эшчесе булып тора. Авылында күмәк хуҗалык оештырылгач, колхозчы була. 1926-1927 елларда Чишмә районы театрында артист булып эшли. 1938 елдан Башкортстан язучылар берлеге әгъзасы. Бөек Ватан сугышы елларында берничә мәртәбә фронтта сугышчылар алдында чыгыш ясый. Уфада Башкорт дәүләт филармониясендә эшли, концерт бригадасы белән республика районнарында һәм аннан читтә дә чыгышлар ясый.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ярми Сәете үзенең 60 ел гомерен чәчәнлек сәнгатенә багышлый. Аның иҗаты, бер яктан, чәчәнлек традицияләренә, икенче яктан, язма әдәбият казанышларына нигезләнә.

Сәет бик яшьли гармунда, скрипкада уйнарга өйрәнә. Сабан туенда, җыен-мәҗлесләрдә, авыл клубында үзе җыр чыгарып, скрипкада уйнап, бәет әйтеп йөри, халык арасында чәчән булып таныла. Иҗатында образлы фикер йөртү, тел чаралары белән эш итә белү осталыгы сизелә. «Бәхет- кыз турында сүз», «Нужаның сәяхәте», «Ачлык патша» әсәрләрендә М. Гафури, Г. Тукай иҗаты тәэсире нык сизелә.

Соңгы иҗат иткән әсәрләрендә тормыш матурлыгына соклану, дөньяда яшәүнең мәгънәсе, кешеләрнең уңай якларын данлау, җитешсезлекләрне фашлау кебек фәлсәфи мәсьәләләр дә күтәрелә. «Тормыш диңгезе», «Үгет», «Йөзгә җитәрмен әле», «Һөнәр өйрәнү хакында», «Балаларга» кебек шигырьләрендә үгет-нәсихәт сизелерлек урын алып тора. Күпчелек әсәрләре (бигрәк тә, «Салават») шигырь үлчәве һәм робагый рифмасы буенча кобайыр һәм әйтемнәргә тартым. «Бүре һәм төлке хикәясе», «Бал корты белән кигәвен сөйләшүе», «Сөлек, елан һәм куян», «Карт песи белән тычкан» мәсәлләре дә бар. 26 әсәре «Башкорт халык иҗаты» күптомлыгында (1982) урнаштырылган.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Җырлар һәм шигырьләр (1940, матбугатка М. Хәй әзерләгән)
  • Сәет җырлары (1944)
  • Чәчән сүзе (1950)
  • Сайланма әсәрләр (1958)
  • Ике тормыш (1961)
  • Чәчән җырлары (1964)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • БАССРның халык чәчәне (1944) – «импровизаторлык сәнгате өлкәсендә аеруча күренекле хезмәтләре өчен»[1]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Чишмә бистәсендә урамга исеме бирелгән.
  • Туган авылында музее бар.[2]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. С. Галин. Тел ачкычы- халыкта. Уфа, 1999 ISBN 5-295-02592-6 (башк.)
  2. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988 (башк.)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. БАССР Югары Советы президиумының 1944 ел 14 апрель Указы
  2. «Ватандаш» журналы, archived from the original on 2020-06-03, retrieved 2015-07-11