Эчтәлеккә күчү

Сәидә Мөхәммәтҗанова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәидә Мөхәммәтҗанова latin yazuında])
Сәидә Мөхәммәтҗанова
Туган телдә исем Сәидә Айрат кызы Мөхәммәтҗанова
Туган 12 гыйнвар 2001(2001-01-12) (23 яшь)
Россия, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия байрагы РФ
Ата-ана
  • Айрат хәзрәт Мөхәммәтҗанов (әти)
  • Зилә Мөхәммәтҗанова (әни)
Сайт https://vk.com/saida_muhammadjan

Сәидә Мөхәммәтҗанова (12.01.2001, Казан, Татарстан Республикасы) — татар җырчысы.

2001 елның 12 гыйнварендә Казан шәһәрендә туа.

Биш яшьтән “Ак калфак” фольклор ансамблендә жырлаган. Әтисе берничә ел Свердловск өлкәсендәге Югары Пышма шәһәренең мәчетендә имам булып эшләгәч, Уралда торалар.

2012 елда гаиләләре белән Казанга күченәләр. Казанның Идел буе районындагы 22-нче музыка мәктәбендә укый.

2020 елның декабрендә Казан шәһәр филармониясенә эшкә кергән.

  • 2014 елда "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең гран-приена ирешкән.
  • 2015 елда Русиянең беренче телеканалы уздырган "Голос. Дети" ("Тавыш. Балалар") проекты лауреаты була.
  • 2024 елда Ташкентта Үзбәкстанның «Zoʻr TV» каналында баручы «Ovoz» (тат. Аваз, рус. Голос) җыр бәйгесендә (шоу) катнашып, «Гөлҗамал» татар халык җырын аʻкапеллага башкара. Аның чыгышының «The Voice of Uzbekistan» дип аталган «YouTube» каналында урнаштырылган видеоязмасы 4 көндә 537 меңнән артык карау җыйган[1]. Финалга уза алмаган. Аның көндәше Шохрухмирзо Ганиев 48,9% тавыш җыйган, Сәидә җыйган тавышлар исә нибары 3 процентка азрак — 45,6% булган[2]. «Голос» проектының Голландиядәге төп җитәкчелеге төзегән иң яхшы башкарылган җырлар рейтингында Сәйдә Мөхәммәтҗанова башкарган «Гөлҗамал» җыры атнаның, ә соңрак айның иң яхшы җыры дип билгеләнә[3].