Сәйдәш Гарифуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Сәйдәш Гарифуллин
С.Ф.Гарифуллин.jpg
Туган телдә исем Сәйдәш Фәтхелислам улы Гарифуллин
Туган 10 ноябрь 1944(1944-11-10) (73 яшь)
ТАССР, Буа районы, Казма
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Һөнәре тәрҗемәче, телче, музыкант
Ата-ана
  • Фәтхелислам (әти)
  • Сафура (әни)

Сәйдәш Гарифуллин, Сәйдәш Фәтхелислам улы Гарифуллин — музыкант (аккордеончы), тәрҗемәче, филология фәннәре кандидаты (1990).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Алтын аккордеон» альбомы тышлыгы

1944 елның 10 ноябрендә Буа районы Казма авылында бишенче бала булып туган (абыйсы Сәгыйть, апалары Әлфия, Хөрия, Чәчәк). Әтисе Фәтхелислам, әнисе Сафура. 1959 елда фортепиано сыйныфы буенча Буа музыка мәктәбен, 1969 елда инглиз теле белгечлеге буенча Казан дәүләт университеты тарих-филология факультетының роман-алман бүлеген тәмамлый. 1990 елда «Татар теле бәйлекләре» темасына филология фәннәре намзәтлегенә диссертация яклый. Ерак Көнчыгышта хәрби хезмәттә булган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1966-1968 елларда «Оргсинтез»ның тәрҗемәчеләр бюросында эшли.

1968 елдан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә: 1968-1971 елларда Илһам Шакировның концерт бригадасы аккордеончылар триосында (З. Гыйбадуллин, И. Галимов белән бергә), 1972-1973 елларда филармониянең эстрада бүлеге җитәкчесе, 1996-1998 елларда музыка бүлеге җитәкчесе булып эшли.

1974 елдан Казанда, 4 ел Гыйракта (1977-1981), 2 ел Сүриядә (1985-1987), Төркиядә (1991 елдан) тәрҗемәче булып эшли.

1982-1992 елларда Казан дәүләт университетында инглиз теле укыта.

1993-2004 елларда ТР ФА Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында өлкән фәнни хезмәткәр.

Пенсиягә чыккач, Казанның кайбер рестораннарында, Төркиядә отельләрдә рояльдә уйный.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар теле бәйлекләре. Чаллы: КамАЗ нәшрияты, 1990.
  • Инглизчә – татарча сүзлек. Казан: «Мәгариф», 2007.
  • Татарча – русча – инглизчә фразеологик сүзлек. Казан: «Хәтер», 2010.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аккордеонда да, фортепианода бердәй оста уйнаучы талантлы музыкант. Репертуарында — Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Нәҗип Җиһанов, Ренат Еникеев, Александр Ключарев һ.б. татар композиторларының әсәрләре, халык көйләре, үзе язган инструменталь миниатюралар.

Рус классик музыкасын да, көнбатыш композиторларының иҗади хәзинәсен дә җентекләп өйрәнә: композитор Дюк Эллингтон (АКШ), саксафончы Фаусто Паһетти (Италия), пианист Ричард Клайдерман (Франция), аккордеончы Михаи Табони (Маҗарстан) иҗаты күпкырлы музыкант булып өлгерүенә этәргеч була.

Аның уйнавында татар халык көйләре белән джаз традициясе органик бәйләнеш кичерә. С. Гарифуллин үзе эшкәрткән әсәрләрдә джаз ысулларын оста файдалана. Аккордеон белән әсәрне яздырганнан соң, үзе үк фортепианода импровизациясен шул ук фонограммага өстәп яза.


« Бүгенге көндә милли эстрадабызда джаз сәнгатен татар моң-ритмнары белән югары дәрәҗәдә оста табигый берләштереп башкаручы юктыр[1]
»

Дискография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Алтын аккордеон» (альбом)[2]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Буа ягым-тау ягым (төзүче И. Әхмәтҗанов). К.: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01000-8

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Буа ягым — тау ягым. 340нчы биттә
  2. С. Гарифуллин. «Алтын аккордеон»