Фоат Сәйфелмөлеков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фоат Сәйфелмөлеков latin yazuında])
(Сәйфелмөлеков Фоат битеннән юнәлтелде)
Фоат Сәйфелмөлеков
Туган 16 июль 1916(1916-07-16)
РИ, Ташкәнт
Үлгән 25 август 1944(1944-08-25) (28 яшь)
Берлин, Өченче рейх
Милләт татар
Ватандашлыгы / Россия империясе
/ Русия республикасы (ингл.)
/ Совет Русия республикасы
/ ССРБ
Бүләк һәм премияләре I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1990, вафатыннан соң)[1]

Фоат Хаҗиәхмәт улы Сәйфелмөлеков (16 июль 1916(1916-07-16), Ташкәнт, Ташкәнт өязе[d], Сырдәрья өлкәсе, Россия империясе25 август 1944(1944-08-25) (28 яшь), Берлин, Өченче рейх) - Идел-Урал легионыннан җәлилче.

Ул 1916 елның 16 июлендә Ташкәнт шәһәрендә туа. 1938 елда Самарканд халык хуҗалыгы институтын тәмамлый. Сугышкача Таҗик ССРда сәүдә Наркомлыгында эшли. 1941 елны сугышка китә.

Фоат Сәйфелмөлеков легион пропагандисты була. Әмма үз кешеләре арасында фашистларга каршылык күрсәтүгә чакыра. 1943 елда аның группасына Едлинодагы легион штабын шартлату йөкләннә, әмма план тормышка ашмый. Фоат Сәйфелмөлеков арестлана, аны кеше чыдамаслык җәфалыйлар, тик ул бер кешене дә атамый.

1944 елның 25 августында, көндезге беренче 12 минутта, Фашистик Алманияга каршы чыгучы буларак, фашистлар аны икенче итеп җәллад балтасы астына кертәләр.

Хатирә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәлилчеләргә Казанның 1нче май мәйданында һәйкәл

Казан үзәгендә Кремль янында Муса Җәлилгә һәйкәл һәм антифашист каршылыгы катнашучыларына хәтер барельефлары ачылган.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]