Сәйяр (ансамбль)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәйяр (ансамбль) latin yazuında])
Сәйяр
рәсем
«Сәйяр» ВИА (1970-1984)
Төп мәгълүмат
Жанр

эстрада

Барлыкка килгән

1970

Таркалган

1984

Ил

Россия байрагы Россия

Шәһәр

Татарстан, Казан

Тел

татар теле

Состав

Рәшит Абдуллин
Рөстәм Җәләй
Фәрит Сабирҗанов

Элекке
катнашучылар

Рөстәм Зарипов
Марат Зарипов һ.б.

«Сәйяр», «Сәйяр» вокаль-инструменталь ансамбле — 1970-1985 елларда иҗат иткән вокаль-инструменталь ансамбль (ВИА), беренче татар эстрада ансамбле. ССРБда уздырылган күп санлы һөнәри җыр бәйгеләре һәм югары уку йортларының җыр фестивальләре – «Кышкы эстрада» (Зимняя эстрада), «Магистраль йолдызлары» (Звезды магистрали), «Кызыл канәфер» (Красная гвоздика), «Студентлар язы» (Студенческая весна) — җиңүчесе һәм дипломанты. Ансамбль җитәкчесе Рәшит Абдуллин 1980 елда ТАССР комсомолының Муса Җәлил премиясесе лауреаты була.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1971 елда Казанның хәрби округы тынлы оркестрына хәрби хезмәт үтәргә Рәшит Абдуллин, Фәрит Сабирҗанов, Рөстәм Җәләветдинов килә. Композитор Олег Иванов-Олейниченко аларны бер төркемгә берләштерә. Төркем музыкантлары баштарак хәрби киемнән чыгыш ясыйлар. Шамил Закиров (1945-2012)[1] тәкъдиме белән төркемгә беренче татар театр труппасы «Сәйяр»ның исеме бирелә. Исем ансамбльнең репертуарын да билгели — татар халык җырларын, татар совет композиторларының җырларын, шул чордагы популяр җырларны эшкәртеп башкару.
  • 1972 елда «Кышкы эстрада» (рус. Зимняя эстрада) шәһәр фестивалендә җиңеп, төркем танылу ала. Төркемгә яшь солистка Ләлә Әминова килә.
  • «Киләчәк йолдызлары» (рус. Звезды завтрашнего дня) фестивалендә Лев Лещенко, Геннадий Хазанов кебек танылган совет эстрадасы вәкилләре белән бер сәхнәдә чыгыш ясыйлар.
  • Егетләрнең хәрби хезмәт срогы беткәч, ел ярым төркем эшчәнлеген туктатып тора. Рөстәм Җәләй белән Рәшит Абдуллин Куйбышев (хәзерге Самар) филармониясенә эшкә китә.
  • 1974 елда, Рәшит Абдуллин Казан дәүләт консерваториясенә композиторлыкка укырга кергәч, аңа Казан мех берләшмәсенең мәдәният сараенда ВИА җитәкчесе урыны тәкъдим итәләр.
  • 1975 елда Рәшит Абдуллин (көйләр, аранжировка), Фәрит Сабирҗанов (бит-барабан), Рөстәм Җәләветдинов (җыр, гитара), Фуат Зарипов (җыр), Володя Замсков (бас-гитара) составында ВИА эшчәнлеген яңарта. Бераз соңрак ансамбльгә Мансур Зарипов (җыр, КАИның «Узоры» төркеменнән күчә), Рөстәм Зарипов (клавишлар), Марат Зарипов[2] (кыллы уен кораллары), Рафаэль Мәҗитов (администратор) һ.б. кушыла.
  • 1976 елда Р. Мәҗитов белән Ф. Зарипов Вадим Усмановның «Орфей» ансамбленә күчә.
  • 1978 елда «Кызыл канәфер» (рус. Красная гвоздика) халыкара җыр фестивалендә (Сочи) дипломант исеме алалар.
  • 1978 елда Самар шәһәрендә үткән Идел буе регионы җыр фестивалендә уңышлы чыгыш ясыйлар: 4 номинациядә җиңүче булалар (Рөстәм Зарипов — «иң яхшы гитарачы», Мансур Зарипов — «иң яхшы җырчы», Рәшит Абдуллин — «иң яхшы аранжировкалаучы», «иң хшы тынлы уен коралында уйнаучы») һәм Кубага XI яшьләрнең һәм студентларның халыкара фестиваленә (Гавана, 1978) бердәнбер юлламага ия булалар.
  • ССРБ Үзәк телевидениесенең «Киңрәк мәйдан» (рус. Шире круг), «Җырлыйк, дуслар» (рус. Споемте, друзья), «Алло, без талантлар эзлибез» (рус. Алло, мы ищем таланты) тапшыруларында даими катнашалар.
  • Болгария, Югославия, Румыния, Мальта, Нигерия, Италия кебек илләрдә чыгыш ясыйлар. Италиядә атаклы җырчы Робертино Лоретти белән танышып, дуслашалар.
  • 1984 елдан соң төрле сәбәпләр аркасында төркем таркала: музыкантларның күбесе гаиләле була, музыка аппаратурасы сатып алу буенча кыенлыклар туа, Рөстәм Җәләй Мәскәүгә аспирантурага укырга китә, Мансур Зариповны эре ширкәткә баш инженер итеп билгелиләр, В. Земсков Ригага китә. Рәшит Абдуллиннан соң, яңарган төркем Валерий Чамрин, Рөстәм Зарипов кул астында бераз эшләп ала, ләкин элекке кебек танылу ала алмый.
  • 2002 елның 14 декабрендә Казанда УНИКС залында «Сәйяр» ВИАсы оешуның 30 еллыгына багышланаган ретро–концерт уздырыла[3].

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фанк, соул һәм рок, шулай ук татар халык җырларын, Рөстәм Яхин, Заһит Хәбибуллин, Александр Ключарев, Нәҗип Җиһанов һ.б. татар композиторларының җырларын («Урман кызы» (Җ. Фәйзи-Һ. Такташ), «Килсәнә», «Синең хакта», «Бик еракта идек без», «Сиреньнәр хуш ис тарата», «Әйдәгез, биибез»), бераз үзгәртеп, яңартып башкаралар.
Рәшит Абдуллин үзе дә дә җырлар яза. Аларны, беркемгә дә ошатмыйча, оригинал итеп башкаралар.
Мәскәүдә, «Мелодия» фирмасында, «Сәйяр» башкаруында җырлар язылган «Татарстанның сәнгать осталары» исемле сувенир грампластинкасы чыга.

Ансамбльдә чыныгу алган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Сәйяр» ансамблендә катнашучыларның күбесе соңрак музыка белән бәйле һөнәрләр сайлап, танылу алалар, уңышка ирешәләр.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Вячеслав Лопатин. Звуки времени. Антология Казанского Рока. Казань, 2006.
  2. Дилбәр Галимҗанова. Мәтрүшкә-шифалы үлән. «Сәхнә», 2016 ел, № 6.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ш.З. Закиров — 1969-1972 елларда ВЛКСМ өлкә комитетының пропаганда һәм мәдәният-масса эшләре бүлеге инструкторы
  2. Ансамбльдәге барлык Зариповлар фамилиядәшләр генә.
  3. ТР башкаласы сайтында(рус.)