Сәйәр-Инсаф

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәйәр-Инсаф latin yazuında])

«Сәйәр–Инсаф» — татар альтернатив музыкаль төркеме. Ике Балтач егетләреннән тора. Бу Сәйәр Шакирҗанов һәм Инсаф Сәләхов. Группа 2008 елның 18 июлендә оеша. Шул июлнең 18дә Балтачта «ХЫЯЛ» яшьләр үзәгендә беренче чыгышлары уза.

«Сәйәр–Инсаф» төркеменең беренче җыры — «Сагыш керде күңелемә». Казанда «Сәйәр–Инсаф»ның беренче чыгышлары «Пирамида» төнге клубында уза.

Җырларының сүзләрен егетләр үзләре язалар.

2008 елда егетләр «Йолдызлар фабрикасы»нда чыгыш ясыйлар.

2010 елда TATAR MUSIC AWARDS премиясендә «Сәйәр–Инсаф» төркеме «Иң яхшы RAP, Hip – Hop, R`n`B – проект» номинациясендә җиңү яулый[1].

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]