Сәлах Хөсни

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәлах Хөсни latin yazuında])
Сәлах Хөсни
Туу датасы:

1912 ел(1912)

Туу җире:

РИ, Казан губернасы, Көрәле

Үлем датасы:

10 май 1974(1974-05-10)

Үлем җире:

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан

Һөнәре:

режиссер, драматург

Гражданлыгы:

Русия империясе Русия империясе
ССРБ ССРБ

Активлык еллары:

19281974

Бүләк һәм премияләр:

ТАССР атказанган артисты
ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе

Сәлах Хөсни, Сәлахетдин Мөхетдин улы Хөснетдинов (1912 ел, РИ, Казан губернасы, Көрәле1974 елның 10 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — режиссёр, драматург, татар курчак театрына һәм татар балалар драматургиясенә нигез салучыларның берсе. 19401965 елларда Казан курчак театрының баш режиссеры. Театрда 36 ел эшләү чорында 100 дән артык спектакль куя. ТАССР атказанган артисты (1954), ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1960).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1912 елда Казан губернасының (хәзерге Кама Тамагы районы) Көрәле авылында туган. Әнисе вафат булгач, әтисе һәм туганнары белән Казанга күченә[1]. 1928 елда, уналты яшендә, Ленинградта эшче яшьләр театрында режиссер-лаборант булып эшли. 1931 елда хәрби хезмәткә чакырыла. Армиядән кайткач, Минзәлә театрында актер һәм режиссер булып эшли. 1938 елдан Казан дәүләт курчак театрында (1998 елдан Татар дәүләт «Әкият» курчак театры) режиссер булып эшли башлый. Лениградта һөнәри режиссерлар курсын тәмамлагач (1940), театрның иҗат җитәкчесе — баш режиссеры итеп билгеләнә: 19401965 елларда — Казан дәүләт курчак театрының баш режиссеры. Остазы — ССРБ халык артисты Сергей Образцов(рус.) алымнарын куллана. Театрда таяклар белән хәрәкәтләндерелүче курчакларга өстенлек бирелә.

Режиссер буларак куйган спектакльләренең кайберләре: «Камыр батыр» (1946), «Алдар Хәсән», «Дутан-батыр» (1953), «Шүрәле», «Хәйләкәр Таҗи» (1957), «Кисекбаш» (1957, Габдулла Тукай әсәре буенча), «Алпамша» (1959), «Алтын чәкән», (1961), «Хуҗа Насретдин» (Нәкый Исәнбәт әсәре), «Айтуган» (Шаһиморат Зәйни әсәре)[2]. Үзе дә, татар халык әкиятләрен файдаланып, курчак театры өчен сәхнә әсәрләре язган (мәсәлән, «Дутан батыр», «Алпамша», «Хәйләкәр Таҗи», «Алтын чәкән», «Камыр батыр», «Аккош белән Өмет», «Шомбай курае») һәм күп кенә татар язучыларын — драматургларын курчак театрына тарткан, аларның әсәрләрен сәхнәләштергән[3]. ССРБ халыклары (рус, башкорт, чуаш) телләреннән һәм чит телләрдән (испан, инглиз, чех) әсәрләр тәрҗемә итә.

Курчак театрлары өчен татар телендәге ике пьеса җыентыгы аның катнашында чыгарыла. Театрның 30 еллыгына татар телендә «Курчак театры» китабын бастырып чыгара[4].

1946 елда узган Бөтенроссия балалар театрлары конкурсында Казан курчак театры тамашалары призлы урыннар ала. 1962 елда Нәби Дәүли пьесасы буенча куелган «Бәхет җыры» спектакле курчак театрларының Бөтенроссия фестивалендә I дәрәҗәдәге дипломга («Иң яхшы спектакль» һәм «Иң яхшы режиссер эше» номинацияләрендә) лаек була[5]. «Бәхет җыры» 10 ел эчендә 1 500 тапкыр күрсәтелә.

1959 елда Казан курчак театры өчен яңа бина — кинотеатр бинасын (элекке Изге рух иңү чиркәве (рус. Духосошественская церковь), Луковский урамы) алуга ирешә.

Сәлах Хөснинең «Камыр Батыр» спектакле белән «Әкият» курчак театры «Ортеке» халыкара курчак театрлары фестивалендә (2011, Алматы, Казакъстан) катнаша, «Спектакльнең иң яхшы музыкаль бизәлеше» номинациясендә диплом белән бүләкләнә[6].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

кызы Венера (Тимерханова)

  • оныгы Динара (Даянова), КДМИ доценты
    • оныкчыгы Гөлнара

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999, стр. 637. ISBN 0-953-0650-3-0

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]