Сәлимия мәчете (Никосия)
Мәчет | |
![]() | |
Ил | Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүрияте |
шәһәр | Никосия |
Дин | Католиклык (1209 елдан) Ислам (1570 елдан) |
Кайсы дини агымга карый | сөнни |
Төп даталар: | |
Халәте | гамәлдә |
Сәлимия мәчете (грек. Τέμενος Σελιμιγιέ, төр. Selimiye Camii) — Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүрияте башкаласы (1974 елдан) Төньяк Никосия шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, мәчет. Хәзерге вакытта мәчет — утрауның төньяк өлешендәге төп мәчет. Кипрның готика һәйкәле булып тора.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Төп мәкалә: Кипрда ислам
1209—1325 елларда готика стилендә Изге София католик чиркәве буларак төзелгән. XV гасырда гыйбадәтханә генуэз һөҗүмнәре һәм җир тетрәүләре нәтиҗәсендә нык зыян күрә. Утрау Венеция хакимиятенә күчкәч, 1491 елда француз архитекторлары тарафыннан реконструкцияләнә. 1570 елның 15 сентябрендә 45 көнлек чолганыштан соң, Никосияне Госманлы империясе гаскәрләре яулап ала. Гыйбадәтханә утрауның төп мәчетенә әверелә. Үзгәртеп корганнан соң, мәчет аны карап тоту өчен җаваплы булган «Солтан Сәлим фонды» милкенә күчә. Аңа ике манара өстәп салына.
Мәчет янәшәсендә генә зур һәм кечкенә мәдрәсәләр төзелә.
1949 елдан имамнар азан уку өчен манарага күтәрелүдән туктый һәм аның урынына тавыш көчәйткечләр куллана башлый.
1954 елның 13 августында Кипр мөфтие рәсми рәвештә мәчетнең исемен Кипрны яулап алган вакытта Госманлы империясен җитәкләгән солтан Сәлим II хөрмәтенә «Сәлимия» дип үзгәртә.
1974 елдан башлап мәчет Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүрияте территориясендә урнашкан.
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Көнчыгыш ягы
-
Ишекләр
-
Мәчет эче панорамасы
-
1878 елда, инглизләр шәһәрне алганнан соң, Сәлимия мәчете
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- The Selimiye Mosque - St. Sophia Cathedral (Сәлимие Мәчете – Изге София Соборы)
- THE SELIMIYE MOSQUE OR ST. SOPHIA NICOSIA 2020 елның 7 август көнендә архивланган.
- Latin Cathedral of St. Sofia (Selimiye mosque)