Галләнур Бохараев
(Сәлим Бохаров битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
Галләнур Бохараев | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Галләнур Мостафа улы Бохараев |
Туган | 15 июнь 1916 Уфа губернасы, Кыргыз-Миякә авылы |
Үлгән | 25 август 1944 (28 яшь) Берлин, Өченче рейх |
Үлем сәбәбе | гильятин |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() |
Һөнәре | финансист |
Бүләк һәм премияләре | ![]() |
Галләнур Мостафа улы Бохараев, шулай ук Сәлим Бохаров исеме астында мәшһүр булган — җәлилчеләрнең берсе, «Идел-Урал» легионы оешмасының әгъзасы.
Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Галләнур Бохараев 1916 елда Башкортстанның Кыргыз-Миякә авылында дөньяга килә. Казанда финанс эшмәкәрләре курсларын тәмамлап, Миякә Дәүләт банкында бухгалтер булып эшли.
Сугыш башлангач, Галләнур Даугавпилста Кызыл Армиядә хезмәт итә башлый. Монда ул әсирлеккә эләгә. Әсирлектә Сәлим Бохаров исеме белән йөри. Муса Җәлил һәм Гайнан Курмашев оештырган яшерен оешмага керә, алманнарга каршы пропоганда алып бара.
Башка җәлилчеләр белән Галләнур Бохараев 1944 елның 25 августында алманнар тарафыннан иң соң булып үтерелгән.
Хатирә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Казан үзәгендә Кремль янында Муса Җәлилгә һәйкәл һәм антифашист каршылыгы катнашучыларына хәтер барельефлары ачылган.
- 2019 елда БР Кыргыз-Миякә авылында һәйкәл-бюсты ачылган [2].
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Михаил Черепанов. Служили примером для французских партизан. «Казанские ведомости», 24.08.2011
- ↑ Хәтер яши. «Ирек мәйданы», 2019 ел, 5 сентябрь, 2нче бит.