Сәләй Вагыйзов музее

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәләй Вагыйзов музее latin yazuında])
Викибирелмәләрдә элемент юк
Сәләй Вәгыйзовның
йорт-музее
Нигезләү датасы 2016

Сәләй Вәгыйзов музее — "Әлифба" китабынын авторы, татар мәгарифен үстерүгә зур өлеш керткән Сәләй Вәгыйзовка багышланган музей.

Музей тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музей Сәләй Вәгыйзов туган Татар Байтуганы авылында (Самара өлкәсенең Камышлы районы) 2016 елның 18 ноябрендә ачыла.

С. Вәгыйзовның йорт-музеен ачу инициаторы, проект авторы hәм башкарып чыгучы ― Нурания Минсәхи кызы Абзалова[1]. Нурания Абзалова Байтуган авылы кызы, туган авылында 41 ел фельдшер вазифасын үтәп лаеклы ялга чыккан, күп санлы Мактаунамәләр белән бүләкләнгән: Самара өлкәсенең hәм Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау министрлыклары тарафыннан, "Ел профессионалы" бәйгесендә "Самар өлкәсенең иң яхшы фельдшеры" номинациясе лауреаты, "Халык тануы" конкурсында "Иң яхшы земство фельдшеры" номинациясе лауреаты. 2020 елда аңа "Самар өлкәсенең Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре" исеме бирелә. Милләтебез алдында олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф- гадәтләрен саклап калуда зур эшләре өчен Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән "Рәхмәт хаты" белән билгеләнгән, "Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен" "Бөтендөнья татар конгрессы" иҗтимагый берләшмәләренең халыкара Берлеге медале бирелгән.

2021 нче елда Сәләй Гатат улы Вәгыйзовның йорт-музееның 5 еллык юбилее булган, кыска вакыт эчендә музей, Россиянең 28 регионыннан, 7228 кунак кабул иткән, бу цифра көннән-көн арта бара. 2021 елда үткәрелгән "Иң яхшы туган якны өйрәнү музее" исемле, Беренче Бөтендөнья бәйгесендә, Сәләй Гатат Вәгыйзовның йорт-музее "Мемориаль музей" номинациясендә беренче урынга лаек булган.

Музей-йорт Сәләй Вагыйзовның нәсел йорты урынында нык бүрәнәләрдән салынган бинада төзелгән. Музей өчен аның иске йорты урынын чистарту, бура бурап, өй салу эшләрендә ― Камышлы районы һәм Татарстан җитәкчелеге, экспонатлар җыюда Арча музее, улы Камил (?― 2020) гаиләсе һәм авылдашлары катнашкан[2].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]