Википедия:Сәләт викимәктәбе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(Сәләт викимәктәбе битеннән юнәлтелде)
Моңа күчү: навигация, эзләү
Selet logo.png
Wikimedia Community Logo.svg
Проект
башбите
  Сәләт викимәктәбе   Сәләт викиклублары   Татарча язучы
викимедистлар
төркеме
  «Мәгариф өчен Википедия»
методик үзәге
  Галерея, китапханә
архив һәм музейлар
проектлары үзәге
  «Википедия һәм фән»
проекты
  Тәҗрибә уртаклашу чаралары  
...Җилкендереп йөрәкләрне, ашкын дустым бөеклеккә,
Еллар үтеп, кешелекне өйрәт син изгелеккә...

Сәләт гимны

Күз алдыгызга һәрбер кеше барлык булган гыйлемгә ирекле рәвештә ирешә алган бер дөньяны китерегез. Гамәлләребез нәкъ шуңа юнәлгән.

Wikimedia Foundation RGB logo with text.svg Викимедиа фонды карамагындагы барлык проектлар өчен иң югары идеал тасвирланмасы

2017-2018 уку елыннан башлап, проект Тимерхан Шәйхетдинов җитәкчелеге астында Сәләт клублары чикләрендә үсә.

Оффлайн очрашулар[вики-текстны үзгәртү]

Бердә туктамаган Интернет-Сабан туена рәхим итегез!

Бу проект чикләрендәге төп оффлайн викиочрашулар Сәләт Йортында (Казанның Вахитов районы, Островский ур., 23 нче йорт) шимбә көннәре гадәттә сәгать 14:30-15:30 арасында 12 нче бүлмәдә уза.

Кораллар[вики-текстны үзгәртү]

Һәрбер катнашучының булырга тиешле кораллар:

  1. татар теле клавиатура раскладкасы (төймәсары) урнаштырылган ноутбук-санак булуы көтелә, кимендә — татар раскладкалы планшет-санак яки смартфон
  2. Wi-Fi яки мобиль интернет (инструктор смартфоныннан hotspot оештыра ала)
  3. Теркәлгән Викимедиа хисап язмасы (теркәлү турында)
  4. Тышкы чараларда:
    • Вики-экскурсия яки экспедицияләргә — сыйфатлы фотоаппарат, кимендә смартфон
    • Вики-семинар яки конференцияләргә — тәҗрибәсе буенча әзерләнгән презентация (Россиядә русча, чит илләрдә инглизчә)

Төп элементлары[вики-текстны үзгәртү]

Әнә килә автомабиль,төягәннәр сарымсак
Үзебез дә гырамотный — тулы программаны укып чыгарбыз, теләсәк...

Сәлкешләргә моннан ни?[вики-текстны үзгәртү]

Wikibooks-logo.png
Викикитапта? бу тема буенча мәкалә бар:

Проект турында[вики-текстны үзгәртү]

Проект Җәүдәт Сөләйманов өндәве һәм Сәләт Фондының кызыксынуы сәбәпле Викимедиа хәрәкәтенең Татарча язучы викимедистлар төркеме вәкилләре белән гамәли белем бирү мәсьәләсендә хезмәттәшлектә үсә.[1]

Максатлар баскычы[вики-текстны үзгәртү]

Wikibooks-logo.png
Викикитапта? бу тема буенча мәкалә бар:
  1. Сәлкешләрне фән-белем өлкәсендә мәгълүмат табу һәм тарату өчен иң алдынгы технологиясе белән таныштыру
  2. Сәләт яшьләр хәрәкәте вәкилләрен үз проектларында Вики-мохит биргән мөмкинлекләрне куллана алуларына әзерләү
  3. Татар телле интеллектуаль дөньяның чәчәк ата алуы өчен нигез салу — дөнья буйлап Сәләт викиклублары челтәрен үстерү, аларны халыкара проектларда катнаштыру

Инструкторлар[вики-текстны үзгәртү]

Сәләт хәрәкәтенең бу проекты чикләрендә төп инструкторлыкны үзе Сәләт ветераны һәм «Россия телләрендәге Википедияләрне үстерү» проекты сәркатибе булган Фәрһад Фаткуллин (элемтәгә керү) башкара,[2][3] әмма хезмәттәшлеккә әзер булган бар актив викимедиячеләргә ишекләр ачык.

Кулланма-белешмәлекләр[вики-текстны үзгәртү]

Ярдәмче материалларны Википедия:Ярдәм бүлегеннән табып була. Өстәмә ярдәм кирәк булганда, сораулар бирү алачыгыбызга рәхим итегез.

Махсус чаралар[вики-текстны үзгәртү]

Эшчәнлек үрнәге[вики-текстны үзгәртү]

Татар Википедиясе кырларында[вики-текстны үзгәртү]

  1. Катнашучылар хисап язмасын теркәгәч (теркәлү турында) үзләренең катнашучы битләренә {{Сәлкеш}} һәм {{Сәләт викимәктәбе катнашучысы}} өлгеләрен өсти ала.
  2. Инструктор язган мәкаләләргә үзгәртүләр кертүдән башлау:
    1. грамматик-стилистик хаталарны төзәтү,
    2. кертелгән мәгълүматларны шик астына кую (искәрмәләр белән дәлилләнмәгән җөмлә яки фраза артына {{чыганак юк}} калыбын урнаштыру)
    3. башка якларны тасвирлаучы текстны өстәү һәм абруйлы чыганакларга сылтама урнаштырып дәлилләү,
    4. мәкаләнең бәхәс бите ярдәмендә консенсус эзләү тәртипләре белән танышу,
    5. исемнәре хаталы булган мәкаләләрнең исемнәрен үзгәртеп саклау.
  3. Булырга тиешле мәкаләләр исемлеге белән танышу:
    1. татар телендә әлегә булдырылмаганнары өчен татар исемнәрен билгеләү,
    2. язылмаганнардан берәүне булдыру.
  4. Википедия мәкаләләрен викиләштерү, бүлекэче һәм бүлекара мәкаләләр челтәренә кертү, төркемләү һәм кулланылган чыганакларны күрсәтү.
  5. Призлар тәкъдим ителгән халыкара бәйгеләрдә катнашу яки шәхсән кызыктырган темаларны Вики-мохит мөмкинлекләрен кулланып популярлаштыру.

Яңа мәкаләләр[вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[вики-текстны үзгәртү]