Сәләх мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәләх мәчете latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы
Мәчет
«Сәләх» мәчете
Ил Россия
Шәһәр Казан
Дин ислам
Бина төре мәчет
Төзелеш еллары 2017 ел2019 ел

Сәләх мәчете, Саләх мәчете, Сәлах мәчете[1]Казанның Мамадыш тракты, 18 йорт адресы буенча төзелә торган мәчет. Төзелеш 2017 елда башланган. 300 кешегә исәпләнгән ике катлы мәчетнең гомуми мәйданы 372,8 квадрат метры. 2019 елның 14 июнендә Татарстанның Дәүләт төзелеш инспекциясе төзелгән мәчетнең барлык төзелеш тәләпләргә туры килгәне турында нәтиҗә чыгарды. 2019 елның 4 июлендә мәчет ачу тантанасы узды. 2018 елның сентябрендә мәчеткә манара урнаштырылды, ә 2019 елның Рамазан аенда ярымай куелды. Мәчетне Татарстан фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов төзеткән.

Ачылган мәчетнең имам-хатыйбы итеп Тимергали Юлдашев билгеләнгән.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]