Сәмәкәй
Сәмәкәй | |
---|---|
![]() | |
Ил | Русия |
Республика | Татарстан |
Муниципаль район | Тукай районы |
Координатлар | 55°39'N, 52°48'E |
Климат | dfb — дымлы континенталь |
Сәгать кушагы | UTC+3 |
Почта индексы | 423881 |
Автомобиль коды | 16, 116 |
Урысча топонимы | Семекеево |
Сәмәкәй — Татарстан Республикасының Тукай районындагы Сәмәкәй авыл җирлегенә керүче авыл.
Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 423881.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязе Нөркәй волостена керә. 1920 елдан Татарстан АССР Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантоннары составында. 1930 елның 10 августыннан Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән Минзәлә, 1984 елның 4 июненнән Тукай районнарына кертелгән[1].
2002 елга кадәр авыл җирләрендә игенчелек, терлекчелек, дуңгызчылык белән шөгыльләнгән «Ленар» күмәк хуҗалыгы урнаша. Соңрак җирләр игенчелек белән шөгыльләнүче «Кама» агрофирмасына, бәрәңге үстерү белән шөгыльләнүче «Шилнә» ПК га бирелә.
1998 елда авылны газлаштыру уздырыла. 2009 елда барлык йортлар су белән тәэмин ителә.
Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
-11.2 °C | -11.1 °C | -5.8 °C | 4.3 °C | 13.3 °C | 18.6 °C | 20.4 °C | 17.6 °C | 12 °C | 4.2 °C | -5.1 °C | -10.5 °C | 3.9 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.[3]
Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1795 | 1816 | 1834 | 1859 | 1870 | 1897 | 1920 | 1926 | 1938 | 1949 | 1958 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
110 | 117 | 373 | 306 | 799 | 1 133 | 1 462 | 1 182 | 833 | 557 | 504 | 558 | 396 | 300 | 320 |
Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Дамир Шәмсин (1964), «Л. Я. Карпов исемендәге химия заводы» ААҖ (Менделеевск) генераль директоры (2003 елдан).
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.