Сәмәркандка эшелон (роман)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәмәркандка эшелон (роман) latin yazuında])
Сәмәркандка эшелон
Эшелон на Самарканд

АСТ нәшриятында бастырылган китапның тышлыгы
Жанр:

роман

Автор:

Гүзәл Яхина

Оригинал теле:

рус теле

Язылу датасы:

2021

Нәшер итү датасы:

март 2021(рус.)

Әсәр тексты Викитекада

«Сәмәркандка эшелон» (рус. Эшелон на Самарканд) ― язучы Гүзәл Яхинаның 2021 елның мартында нәшер ителгән романы. Идел буендагы ачлыкта биш йөз баланы коткару турында бәян итә[1].

Сюжет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Романда вакыйгалар 1923 елда балаларны Идел буендагы ачлыктан көньякка алып баручы «Дзержинский поезды»ның берсендә бара[2][3]. Эшелон Казаннан Сәмәркандка бара, аның белән ватандашлар сугышы ветераны яшь һәм йомшак холыклы Деев һәм принципиаль, катгый «балалар комиссары» «юбка кигән ир» Белая җитәкчелек итә. Алар – капма-каршы ике шәхес. Гомуми максат ― балаларны коткару ― күпмедер вакытка аларны якын кешеләр һәм союздашлар итә. Азык-төлек, дарулар эзләү, яңа туган сабый өчен имезүче табу, чүлдә адашып йрүләр, бандитлар белән бәрелешү кебек вакыйгалар әсәрне героик мифка охшата [4].

Китап динамик сюжеты белән аерылып тора, Яхина үзе интервьюларының берсендә аны «кызыл истерн» дип атый[5].

Роман документаль чыганакларга: тарихчыларның хезмәтләренә, крестьян хатларына, ЧК ведомство эчендәге хат алышуга, балалар йортларыннан һәм кабул итү нокталарыннан калган документларга, газеталарга, мемуар китапларга, сукбайлар, ачлыкны бетерү, эвакуация белән шөгыльләнгәннәрнең истәлекләренә нигезләнә[6].

Нәшер ителү һәм кабул итү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Сәмәркандка эшелон» 2021 елның 9 мартында дөнья күрә [7]. Яхина инде «Зур китап» һәм «Ясная Поляна» кебек дәрәҗәле премияләр лауреаты булу сәбәпле, аның өченче романы да иң көтелгән әдәбият яңалыкларына кертелгән[8][9][10]. Китап чыккач, тәнкыйтьчеләр Яхинаның беренче ике романы белән чагыштырганда, роман теле яхшы якка үзгәрүне ассызыклый[11], китапның кинематографик булуына игътибар итә, 1920-еллар Совет прозасы әсәрләренә сылтамалар булуны билгеләп үтә. Елена Костюковичны «Эшелон» хәтта камиллеге белән таң калдырган [12]. Тәнкыйтьчеләр романның җитешсезлекләре дип, ач торучы балалар темасын артык эксплуатацияләүне, күп кенә икенче дәрәҗә персонаж образларының начар ачылуын атый[5]. Автор тарихи чынбарлыкны белмәүдә (Идел буенда ачлык 1922 елның көзенә тәмамлана) һәм плагиатта гаепләнә: Самар тарихчысы―туган якны өйрәнүче социология фәннәре кандидаты Григорий Циденков «Эшелон»ның аның блогындагы материаллардан алынган тупланма булуын белдергән [13][14][15].

Билгеле булганча, режиссер Алексей Учитель китапны экранизацияләү хокукын сатып алган[5].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Не получается писать о современности»: с амурчанами пообщалась Гузель Яхина (10.12.2020). 2021-02-28 тикшерелгән.
  2. Наталья Лебедева (01.02.2021). Новый роман Гузель Яхиной «Эшелон на Самарканд» выйдет в марте. 2021-02-05 тикшерелгән.
  3. Максим Мамлыга (21 февраля). «Эшелон на Самарканд»: фрагмент нового романа Гузель Яхиной о страшном голоде в Поволжье 1920-х годов. 2021-02-28 тикшерелгән.
  4. «Эшелон на Самарканд» — новая книга Гузель Яхиной. ast.ru, 01.02.2021
  5. 5,0 5,1 5,2 Каким получился новый роман Гузель Яхиной «Эшелон на Самарканд»
  6. Гузель Яхина ответила на обвинения в плагиате (11.03.2021).
  7. Гузель Яхина выпустит новый исторический роман. 2021-02-05 тикшерелгән.
  8. Новый роман Гузель Яхиной «Эшелон на Самарканд» выйдет в марте
  9. Новый роман Гузели Яхиной «Эшелон на Самарканд» выйдет весной
  10. «Эшелон на Самарканд» – новый роман Гузель Яхиной (20210102T0845). 2021-02-28 тикшерелгән.
  11. «Эшелон на Самарканд» как испытание. Каким оказался новый роман автора «Зулейхи…»
  12. «Поражает совершенством». Вышел новый роман Гузель Яхиной «Эшелон на Самарканд»
  13. Антиплагиат Гузели Яхиной
  14. Гузель Яхину обвинили в плагиате и незнании истории за «Эшелон на Самарканд». Писательница ответила
  15. Андрей Сидорчик (2021-03-11). Сомнительный «Эшелон». Автора «Зулейхи» заподозрили в плагиате.