Сәнә Сабирҗанова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәнә Сабирҗанова latin yazuında])
Сәнә Сабирҗанова
Туган 3 декабрь 1939(1939-12-03) (84 яшь)
Салават районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре галим

Сәнә Сабирҗанова (3 декабрь 1939 ел) — хезмәт ветераны, башкорт теле-диалектологы, тәрҗемәче. Салават районына һәм аның мактаулы шәхесләренә багышланган «Земля салаватская, земля батыра» (2010) дигән китап-белешмәнең автор-төзүчесе, Салават районының Рәми Гарипов исемендәге премия лауреаты (2012).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәнә Гафур кызы Сабирҗанова 1939 елның 3 декабрендә Башкорт АССР-ының Салават районы Аркавыл авылында крестьян гаиләсендә туган. 1957 елда урта мәктәпне тәмамлагач, Учалы районы күчмә судында сәркатиб булып эшли. 1958 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Студент елларында ук гыйльми тикшеренү эшләрендә катнаша башлый, бигрәк тә җирле сөйләшләрне өйрәнүгә нык игътибар бирә. СССР Фәннәр Академиясенең Башкортстан филиалы Тарих, тел һәм әдәбият институты галимнәре тарафыннан башкорт сөйләм телен тикшерү өчен материаллар җыю буенча оештырган диалектологик экспедицияләрдә катнаша. Гыйльми тикшеренүләргә нык кызыксыну күрсәткән актив яшь белгеч, университетны тәмамлагач та, Тарих, тел һәм әдәбият институтына эшкә чакырыла. Лаеклы ялга чыкканчы бу фәнни оешмада гыйльми хезмәткәр вазифасын башкара. Ул күп санлы фәнни экспедицияләргә чыга. Экспедицияләрдә җыелган бай фактик материал нигезендә башкорт теленең диалектологик сүзлекләренең 1962, 1967 һәм 1973 елларда басылып чыккан өч томын әзерләүдә катнаша. Шулай ук башкорт теле диалектларының 2002 елда «Китап» нәшриятендә дөнья күргән Җыелма сүзлеген төзүчеләрнең дә берсе була.

1973-1993 елларда Тарих, тел һәм әдәбият институты галимнәре тарафыннан төзелгән Башкорт теленең диалектологик атласын әзерләүдә Сәнә Гафур кызы иң актив эшләүчеләрнең берсе була. Бу чорда шулай ук Төрки телләре атласы һәм Аурупаның лингвистик атласы да тулысынча тәмамланып нәшер итүгә тапшырыла һәм Финляндияда бастырылып чыгарыла. Бу зур белемле һәм гыйльми нигезле хезмәтләр өчен башкорт теле буенча бар материалларны Сәнә Сабирҗанова җыя. Моннан тыш институтның гыйльми җыентыкларында, республиканың атналык гәзит һәм журналларында башкорт диалектологиясенең күп яклы мәсьәләләренә багышланган фәнни һәм фәнни-популяр мәкаләләр белән чыгыш ясый. Авторның башкорт халкының аш-су һәм туклану йолалары турында дөнья күргән ике китабы бик тиз арада таралып бетә.

1995-1998 елларда Сәнә Гафур кызы «Заман-Башкортстан» газетасында баш мөхәррир булып эшли. Материаллары дүрт телдә — башкортча, русча, татарча һәм төрекчә дөнья күрә. Аннары «Рисәләт» дип исемләнгән мөселман гәзитенең башлангыч мөхәррире бурычларын намус белән җиренә җиткереп башкара. Бу чорда шулай ук тәрҗәмә һәм китапларны мөхәррирләү белән дә актив шөгыльләнә. Сәнә Сабирҗанованың нык иҗтиһат салган һәм аңа бар якташларының зур рәхмәтен китергән төп хезмәте — үзенең туган төбәге Салават районына багышланган «Земля салаватская, земля батыра» (2010 ел) дигән китап-белешмә. Ул — бу басманың автор-төзүчесе. Китапта район, аның табигый һәйкәлләре, Ватан азатлыгы өчен яу чапкан батырлары, төрле еллардагы хезмәт алдынгылары һәм күренекле шәхесләре, гомумән, Салават җире турында бай материал тупланган. Киң катлам укучыга исәпләнгән белешмәнең кыйммәте бәяләп бетергесез. Төзүче-автор тарафыннан ифрат зур эш башкарылган. «Йөрүзән» гәзите билгеләвенчә, алты ел буенча бөртекләп җыелган кулъязмаларны мөхәррирләп һәм тикшереп-төзәтеп бербөтен хасил итү, нәшерләү Сәнә Гафур кызының күп хезмәтен һәм вакытын таләп иткән. Бу китап өчен Сәнә Сабирҗанова 2012 елда Салават районы хакимияте һәм районның «Йөрүзән» гәзите үзләренең бөек якташлары истәлеген мәңгеләштерү максатыннан 1997 елда булдырылган һәм биш елга бер тапкыр бирелә торган Рәми Гарипов исемендәге премиясенә лаек булган. Авторга бу мәртәбәле бүләк халык шагыйренең тууына 80 ел тулуга багышланган бәйрәм вакытында Салават районы үзәге Малаязда тапшырылган.

Олы яшьтә булуына карамастан, Сәнә Гафур кызы актив тормыш һәм иҗади эшчәнлек белән яшәвен дәвам итә. Ул үзенең туган төбәге, Уфада һәм республиканың башка шәһәр һәм районнарында яшәүче якташлары белән дә бәйләнешләрен суытмый. Төрле гәзит һәм журналларда башкорт халкының атаклы уллары һәм кызлары, Салават районының данлыклы шәхесләре турында даими рәвештә мәкаләләр бастыра.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Йолаларда аш-су. / С. Г. Сабирйәнова. — Уфа: Китап, 2008.
  • Башкорт сөйләшләрендә азык исемнәре. / С. Г. Сабирҗанова. — Уфа: Китап, 2009. — 112 бит.
  • Земля салаватка, земля батыра. / Автор-составитель: Сабирҗанова С. Г. — Уфа: АН РБ, Гилем, 2010. — 400 с. (рус.)

Матбугат басмаларындагы мәкаләләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Салават районының Рәми Гарипов исемендәге премия лауреаты (2012).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]