Сәрвәретдин Сабитов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәрвәретдин Сабитов latin yazuında])
Сәрвәретдин Сабитов
Туган телдә исем Сәрвәретдин бине Мифтахетдин
Туган 11 ноябрь 1870(1870-11-11)
РИ, Казан губернасы, Чистай өязе
Үлгән 1916 елдан соң
Ырынбур губернасы, Ырынбур өязе
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Һөнәре имам, мөдәррис
Балалар улы Хак (Габделхак)
оныгы Иҗат

Сәрвәретдин Сабитов, Сәрвәретдин бине Мифтахетдин (1870 елның 11 ноябре, Казан губернасы, Чистай өязе1916 елдан соң, Ырынбур губернасы, Ырынбур өязе) — дин эшлеклесе, имам-хатиб һәм мөдәррис, XX гасыр башында ислам дине белеме, педагогика буенча берничә китап бастырган, Риза Фәхретдин чыгарган «Шура» журналында актив язышкан мәгърифәтче.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1870 елда Казан губернасы Чистай өязендә (вариант: Самар губернасы Бөгелмә өязендә) туган. Троицк мәдрәсәсендә, Төркиядә белем алган. 1872 елдан 1913 елга кадәр Ырынбур губернасы Ырынбур өязе Бошман-Суын-Каракыпчак волостеның(рус.) (хәзерге якынча Ырынбур өлкәсе Ташлы районы) Теләвембәт авылы җәмигъ мәчетендә имам-хатиб һәм мөдәррис булып торган. 1907 елда Бошман-Суын-Каракыпчак волостеның мөселман җәмгыятен төзүдә башлап йөргән, мөселман җәмгыятенең рәисе итеп сайланган. Мәдрәсәләрдә җәдиди укыту ысулларын, рус телен, шулай ук дөньяви фәннәр (арифметика, тарих, география) укытуны кертүне яклаган. 1915 елда мәдрәсәсендә 215 шәкерт (155 ир бала, 60 кыз бала) исәпләнгән. 1910 елда Йомагуҗа авылының кадими мулласы С. Х. Вәлитов тарафыннан яла ягылып, жандармнар эзәрлекләвенә дучар булган, ләкин тентү вакытында бернинди шикле әйбер табылмаган. Дини һәм гыйльми китаплардан бай китапханә туплаган булган. 1913 елдан Ырынбур өязе(рус.) Югары Бикхуҗа авылында яшәгән. Вафаты — 1916 елдан соң.

Шәехзадә Бабич аның турында үзенең «Күренекле шәхесләр турында китап» («Китаб-ен-нас фи хакк-әл-хәвас») әсәрендә аерым эпиграмма язып калдырган:

Сәрвәретдин Мифтахетдин – һәм мөдәррис, һәм имам,
Ул тугандык «ислам, ислам, ислам, ислам ...» дип туган[1].

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәрвәретдин бине Мифтахетдинның китапларының җиде-сигезе билгеле. Авторның телен һәм әйтергә теләгән фикерен аңлау кыен, чөнки ул XX гасыр башы сөйләм теленнән аермалы буларак, шактый күп гарәп һәм фарсы сүзләрен кулланган, гаять катлаулы дини-фәлсәфи темаларга язган. Әсәрләрендә ислам фәлсәфәсе, дин социологиясе буенча тирән фикер йөртә.

Ырынбурда Ризаэтдин Фәхретдин җитәкләгән «Шура» журналында ун ел дәвамында басылган зур күләмле мәкаләләрендә галим үз заманы фәннәренең ислам дине белән мөнәсәбәтен, диндә тәкълид урынын, исламда әхлак мәсьәләләрен яктырта. Аурупалылар күзлегеннән мөселман тормышы ничек күренгәнлеген сөйләп бирә. Язмаларында тәнкыйди караш өстенлек итә. Автор ислам дин әһелләре арасындагы торгынлыкны тәнкыйтьли, ислам илләренең Аурупа илләреннән артта калуында мөселманнарның үзләрен дә гаепли. Христиан миссионерларның төп максаты «бу дөньядан әһле исламны юк итү» икәнлегенә басым ясый.

Өйләнешү һәм гаилә этикасы турында язылган «Әдәбе тәзәввүҗ» («Өйләнешү әдәбе», 1908) һәм «Балалар тәрбиясе» (1911) китаплары педагогика (шәригать нигезендә корылган тәгълим-тәрбия) фәне буенча беренче татарча дәреслекләр рәтендә.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Вәзаифе инсания (Кешенең вазыйфалары). Казан, 1898.
  • Коръән газыйм. Ырынбур, 1903.
  • Әдәбе тәзәввүҗ (Өйләнешү әдәбе). Ырынбур, 1908.
  • Коръән шәриф. Ырынбур, 1911.
  • Балалар тәрбиясе. Эстәрлетамак, 1911
  • Ислам. Тәрәккый, Ислах. Казан, 1913.


« [Сәрвәретдин бине Мифтахетдин] берничә генә түгел, ә күп дистә мәкалә язган. «Шура» журналында ун ел, аның башынан азагына диярлек, бастырылган. Ә аның редакторы Ризаэтдин Фәхретдин бик таләпчән кеше булган, [Сәрвәретдин бине Мифтахетдинның] хезмәтләрен һәрвакыт бастырган икән, димәк, ул аларны югары бәяләгән булырга тиеш[2].
»

Мирасын таныту[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күренекле дин эшлеклесе һәм мәгърифәтче булган бабасының мирасын танытыр өчен аның оныгы — галим-математик, физика-математика фәннәре докторы, Мәскәү дәүләт университеты профессоры Иҗат Хак улы Сабитов җан ата. Аның тырышлыгы белән хәзрәтнең исеме Татар энциклопедиясенә кертелгән (V том; Казан, 2011, рус телендә). Татар энциклопедиясенә кадәр үк тарих фәннәре кандидаты Денис Денисов Ырынбур һәм Уфа архивларында Сәрвәретдин бине Мифтахетдинның тормыш юлы белән бәйле документлар табып, «Уралда ислам» (Ислам на Урале, 2009) энциклопедиясендә аерым маддә бастырган [3]. Д. Н. Денисов әзерләгән белешмә Сәрвәретдин бине Мифтахетдинның тәрҗемәи хәле буенча иң тулы чыганак булып тора.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • И. Х. Сабитов. Мечтаю вернуть имя деда: (интервью с Диной Аляутдиновой)// Газета «Татарские новости». 2008. № 3.
  • Әлфинә Сибгатуллина. Имам һәм мөдәррис (Сәрвәретдин бине Мифтахетдинның тууына 150 ел). Казан утлары, 2012 ел, декабрь, 130-132нче бит.
  • Ислам на Урале. Энциклопедический словарь. Серия «Ислам в Российской Федерации». Выпуск V. М.-Нижний Новгород: ИД «Медина», 2009. С.-324.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Шәехзадә Бабич. Зәңгәр җырлар. К.: ТКН, 1990, 270 б.
  2. Әлфинә Сибгатуллина. Имам һәм мөдәррис (Сәрвәретдин бине Мифтахетдинның тууына 150 ел). Казан утлары, 2012 ел, декабрь, 130-132нче бит
  3. Сабитов Сарваретдин Мифтахитдинович. Ислам на Урале. Энциклопедический словарь