Сәрвәр Әдһәмова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәрвәр Әдһәмова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сәрвәр Әдһәмова
Туган 5 апрель 1901(1901-04-05)
Ырынбур губернасы Троицк шәһәре
Үлгән 10 ноябрь 1978(1978-11-10) (77 яшь)
Казан
Яшәгән урын Мергасов йорты[1]
Һөнәре язучы
Җефет Кави Нәҗми
Балалар улы Тансык (1927)

Сәрвәр Әдһәмовататар язучысы, тәрҗемәче. Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә туа. Башта – кызлар мәктәбендә, аннары кызлар гимназиясендә укый. 1920 елда Тум медицина институтына укырга керә. 1923 елда Казанга килә һәм шунда бөтенләйгә кала.

С. Әдһәмованың иҗаты “Авыл тормышыннан бер күренеш” дигән кечкенә пьеса язудан башлана. Аның бу әсәре 1924 елда Казанда аерым китап булып басылып чыга. Аннары “Хәзер бул!” дигән пьесасы, “Песи белән чыпчык”, “Минем апалар” дигән шигырь җыентыклары, “Дуслар”, “Тубалбаш”, “Хикәяләр, истәлекләр” исемле китаплары дөнья күрә.

Ләкин С. Әдһәмова – барыннан да бигрәк, тәрҗемәче. Татар укучылары аны Максим Горький, Лев Толстой, Александр Пушкин, Антон Чехов, Мохтар Гавәзов һ.б. әдипләрнең әсәрләрен тәрҗемә итүче буларак беләләр.

Язучы 1978 елда вафат була.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире Кави Нәҗми (1901—1957), язучы. Уллары Тансык (1927).

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]