Сәрвәт Тәзәгүл

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәрвәт Тәзәгүл latin yazuında])
Сәрвәт Тәзәгүл
Туган телдә исем төр. Servet Tazegül
Туган 26 сентябрь 1988(1988-09-26) (35 яшь)
Nürnberg, Урта Франкония[d], Бавария, Федератив Алмания Җөмһүрияте
Ватандашлыгы  Төркия
Һөнәре тхэквондист

 Сәрвәт Тәзәгүл Викиҗыентыкта

Сәрвәт Тәзәгүл (төр. Servet Tazegül; 1988 елның 26 сентябре, Нюрнберг, Алмания) — Төркия тхэквондочысы, милләте буенча азәрбайҗан[1][2][3]. 2012 елгы җәйге Олимпия уеннары чемпионы, ике тапкыр дөнья чемпионы һәм биш тапкыр Европа чемпионы.

Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәрвәт Тәзәгүл 1988 елда Нюрнберг (ФРГ) шәһәрендә туган.

2008 елда Сәрвәт Тәзәгүл Европа чемпионы була һәм Олимпия уеннарының бакыр медален яулый[4]. 2009 елда ул дөнья чемпионатының бакыр медален яулый. 2010 елда Сәрвәт Тәзәгүл яңадан Европа чемпионы, 2011 елда — Дөнья чемпионы, ә 2012 елда Европа чемпионы һәм Олимпия чемпионы була[5][6]. 2013 елда Урта диңгез уеннарында бакыр медаль яулый. 2014 елда Европа чемпионатларының дүртенче алтынына ия була, ә бер елдан ике тапкыр дөнья чемпионы була.

2016 елгы җәйге Олимпия уеннарына Тәзәгүл сайлап алу рейтингы нәтиҗәләре буенча квалификацияләнә, анда төрек тхэквондочысы 5 нче урынны ала. Рио-де-Жанейрода Сервет кабат 68 килограммга кадәр категориядә чыгыш ясый. Беренче раундта җиңеп, Тәзәгүл чирекфиналга чыга, анда аның көндәше россияле Алексей Денисенко була. Денисенко белән ярыш бары ике раунд барган, аның нәтиҗәләре буенча россияле вакытыннан алда 19:6 исәбе белән җиңүгә ирешкән, Тәзәгүл бакыр медаль өчен көрәшү хокукын алган. Өченче урын өчен матчта венесуэльле Эдгар Контрераска оттыра.

Танылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аның хөрмәтенә 2013 елда төзелгән 7500 урынга исәпләнгән Мәрсиндагы күпмаксатлы ябык арена аталган[7].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Milli tekvandocu Servet Tazegül (Kars Doğumlu Azerbaycan Türk'ü) olimpiya şampyonu oldu - CanAZ Tv(үле сылтама)
  2. Milli tekvandocu Servet Tazegül (Kars Doğumlu Azerbaycan Türk'ü) olimpiya şampyonu oldu (tr). әлеге чыганактан 2014-01-07 архивланды. 2021-07-31 тикшерелгән.
  3. Türkiye'ye Olimpiyatlarda ilk altın madalyayı getiren sporcu Azerbaycan Türkü (tr). әлеге чыганактан 2014-01-07 архивланды.
  4. Servet TAZEGUL. Beijing Organizing Committee for the Olympic Games. әлеге чыганактан 2008-08-27 архивланды.
  5. Türk Sporcular 2012 Londra Olimpiyatlarında - Tekvando- Servet Tazegül (Turkish). T.C. Gençlik ve Spor Bakanlığı. әлеге чыганактан 2012-08-02 архивланды. 2021-07-31 тикшерелгән.
  6. Servet İlk Altın'ı Getirdi (Turkish). әлеге чыганактан 2012-08-11 архивланды. 2021-07-31 тикшерелгән.
  7. Akdeniz Oyunları için geri sayım (Turkish) (2013-03-13). 14 май 2013 тикшерелде.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сервет Тазегюль — олимпийская статистика на сайте Sports-Reference.com(ингл.)