Сәрдар Азиз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәрдар Азиз latin yazuında])
Сәрдар Азиз
Туган 23 октябрь 1990(1990-10-23)[1] (33 яшь)
Османгази, Бурса[d], Төркия
Ватандашлыгы  Төркия
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Бурсаспор[d][2], Төркия милли 17 яшькә кадәрге яшьләр футбол җыелмасы[d], Юношеская сборная Турции по футболу (до 19 лет)[d], Turkey national under-20 football team[d], Төркия милли яшьләр футбол җыелмасы[d], Төркиянең милли футбол җыелмасы, Төркия милли 16 яшькәчә яшьләр футбол җыелмасы[d], Төркия милли 18 яшькәчә яшьләр футбол җыелмасы[d], Галатасарай[2], Фенербахче[d][2], Q6075887?, Q6089917? һәм Төркия А2 милли яшьләр футбол җыелмасы[d]

 Сәрдар Азиз Викиҗыентыкта

Сәрдар Азиз (төр. Serdar Aziz; 1990 елның 23 октябре, Бурса, Төркия) — төрек футболчысы, «Фенербахче» клубы сакчысы. Төркиянең милли җыелма командасы өчен чыгыш ясаган. Элегрәк Төркиянең 16 дан 20 яшькә кадәр яшүсмерләр җыелма командаларын, шулай ук Төркиянең яшьләр җыелма командасын тәкъдим иткән. «Бурсаспор» капитаны булган.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәрдар Азиз 1990 елның 23 октябрендә Бурса шәһәрендә туган. Футбол белән «Бурсаспор» клубында, 10 яшь булганда шөгыльләнә башлаган. Башта Азиз түбән буе аркасында кыр үзәгендә уйнаган. Әмма клуб тренеры Азизның үзәктә уйнау өчен техникасы җитәрлек түгел дип санаган. Шуңа бәйле рәвештә тренер аны үзәк сакчы позициясенә урнаштыра[3].

«Бурсаспора»ның өлкәннәр составына Азиз 2006 елда эләгә. Әмма 2006/07 сезон дәвамында төп составта кырга чыкмый, тик аңа өлкәннәр белән шөгыльләнергә рөхсәт ителәр. 2007/08 сезонын Азиз «Мериноспор» клубында аренда хокукларында үткәрә, аның составында ул 11 матч уйный. Сезон тәмамлангач, «Бурсаспор»га кайта. 2008 елның 25 октябрендә клуб өчен «Фенербахче»га каршы матчта дебют ясый[4]. Үзенең беренче голын 2009 елның 3 маенда «Антальяспор»га каршы матчта кертә[5]. 2009/10 сезонда Азиз клуб составында Төркия чемпионы була[6]. 2013 елда Азиз «Бурсаспора» капитаны итеп билгеләнә.

2016 елның июнендә Азиз «Галатасарай»га күчә. «Галатасарай» аның күчүе өчен 4,5 млн евро түләгән[7].

Азиз Төркиянең 16 дан 20 яшькә кадәр яшүсмерләр җыелма командаларын, шулай ук яшьләр җыелма командасын тәкъдим иткән. 2009 елгы 19 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасындагы Аурупа чемпионатында Төркия җыелма командасы составында катнаша. Азизның әтисе Македониядән булганлыктан, Азизга Македония җыелма командасы өчен уйнарга тәкъдим иткәннәр, әмма ул тәкъдимне кабул итми һәм үзенең Төркия җыелма командасы өчен чыгыш ясарга теләвен белдерә[8]. Төркия җыелма командасы өчен 2014 елның 16 ноябрендә Казакъстан җыелма командасына каршы 2016 елгы Ауруа чемпионатының сайлап алу турниры матчында дебют ясый[9]. 2016 елгы Ауруа чемпионатын җәрәхәт алу аркасында калдырырга мәҗбүр була[10].

Казанышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төркия байрагы «Бурсаспор»

Төркия байрагы «Галатасарай»

Шәхси

  • Төркиядә ел командасы составында: 2015[11][12][13]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Transfermarkt.com — 2000.
  2. 2,0 2,1 2,2 https://www.transfermarkt.com/serdar-aziz/leistungsdatenverein/spieler/44996
  3. Serdar Aziz: "Bursaspor'da sembol olmak istiyorum". tff.org. 27 апреля 2016 года тикшерелгән.
  4. Fenerbahçe vs Bursaspor. tff.org. 27 апреля 2016 года тикшерелгән.
  5. Antalyaspor vs Bursaspor. transfermarkt.com. 27 апреля 2016 года тикшерелгән.
  6. Bursaspor claim their place in history. espn.com. әлеге чыганактан 2012-10-21 архивланды. 27 апреля 2016 года тикшерелгән.
  7. Serdar Aziz Galatasaray'da! (tr). MİLLİYET HABER (2016-06-22). 2016-08-12 тикшерелгән.
  8. "Hayalim Türk Milli Takımı'nın formasını giymek". ntvspor.net. 27 апреля 2016 года тикшерелгән.
  9. Turkey vs Kazakhstan. transfermarkt.com. 27 апреля 2016 года тикшерелгән.
  10. Eight passed over as Turkey confirm finals party (en). UEFA.com (2016-05-31). 2016-08-12 тикшерелгән.
  11. Sezonun en iyileri belirlendi. sporx.com. 27 апреля 2016 года тикшерелгән.
  12. Türkiye Profesyonel Futbolcular Derneği Ödülleri sahiplerini buldu. milliyet.com.tr. 27 апреля 2016 года тикшерелгән.
  13. TPFD Ödülleri Sahiplerini Buldu: Yeşil sahaya ödül yağdı. tribundergi.com. әлеге чыганактан 2016-03-17 архивланды. 27 апреля 2016 года тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]