Сәрдә үләне

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәрдә үләне latin yazuında])
Сәрдә үләне
Сурәт
Халыкара фәнни исем Aegopodium L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон силдиричәләр[d]
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=230[6]
 Сәрдә үләне Викиҗыентыкта

Анда С витамины, каротин бик күп. Шулай ук К һәм В группасы витаминнары бар. Йөрәк мускулларын ныгытучы биологик актив матдә — апигенин булуы билгеле. Кайбер мәгълүматларга караганда, ул антиоксидант буларак, сөт бизендә шеш барлыкка килү куркынычыннан саклый. Сәрдәнең тискәре йогынтысы юк. Ул мастопатия, гипертония, йөрәк җиткелексезлеге, атеросклероз булганда ярдәм итә, подагра һәм буын авырулары белән интеккәндә файдалы. Тоз алмашын нормага сала. Болардан кала ул авыртуны басучы, яра төзәлүгә булышучы, сидек куучы, ялкынсынуга каршы көрәшүче, кан туктатучы чара буларак кулланыла. Авитаминоз, атеросклероз, йөрәк җиткелексезлеге булганда, 1 аш кашыгы вакланган сәрдә үләнен ашар алдыннан кабып куярга киңәш ителә. Шуны ук салатларга да өстәргә ярый. Төнәтмә әзерләп, 1/3 стакан күләмендә ашарга ярты сәгать кала эчәргә була. Төнәтмәне болай ясыйлар. 2 аш ка­ шыгы вакланган чи үләнгә 1,5 стакан кайнар су салырга кирәк. Төнәтмә әзер булгач, сыгып сөзәләр. Полиартрит, подагра, ревматизм, артрит авырулары булганда, чи сәрдә белән дәваланалар. 4 кашык үләнне ярты литр кайнар суга салып, сүрән утта 3 минут тотарга һәм 2 сәгать төнәтеп сөзәргә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]