Эчтәлеккә күчү

Сәрәтә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәрәтә latin yazuında])
Сәрәтә
Рәсем
Халыкара фәнни исем Cicuta L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон чатыр чәчәклеләр
Таксонның халык атамасы water hemlock[3], selsnepeslekta[4], selsnepeslekten/selsnepeslekta[4], 毒芹属[5], 毒芹属[6][7][8][…] һәм trobelika[9]
Нинди вики-проектка керә ВикиПроект Инвазив биология[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=2605[10]
PAEnflowered taxon URL paenflowered.org/apgii/apiales/apiaceae/cicuta
 Сәрәтә Викиҗыентыкта
Cicuta virosa

Сәрәтә (лат. Cicuta L., 1753[1][2]), су балтырганы — чатыр чәчәклеләр семьялыгыннан су буйларында үсә торган күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы.

10 га якын төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача поясында таралганнар.

ТР территориясендә бер төре – агулы су балтырганы (C. virosa) бар. Барлык районнарда да очрый. Сазлыклы болыннарда, торфлы һәм күрәнле сазлыкларда, кечкенә култык буйларында үсә.

Ботаник тасвирлама

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

60-120 см биеклектәге үсемлек. Тамырчасы вертикаль, камераларында аркылы бусагалар белән бүленгән. Сабагы куыш, туры, кабыргалы. Яфраклары икешәр яки өчәр каурыйсыман. Чәчәкләре вак, ак, катлаулы чатырга җыйналган. Җимеше – яссы кабыргалы йомры ике орлыкча. Июнь-августта чәчәк ата. Күбесенчә орлыктан үрчи.

Cicuta virosa

Үсемлекнең барлык өлешләрендә цикутотоксин – сумалалы матдә бар, ул исә йорт хайваннарында һәм кешедә көчле, еш кына үлемгә китерүче (буылып үләләр) агулану китереп чыгара.[11].

Балтырган (Халык җыры)

Кешеләр ди бара, әй, печәнгә,

Әйдә бездә барыйк әле, печәнгә.

Су буенда балтырган,

Чәчәк атмый калдырган шул.

Узган чакта керми калма,

Кадер итми калдырмам шул.

Инде менә безгә туры килә,

Үзебезгә җырлап әле биергә.

Француз яулык киштә дә,

Сатыладыр бистәдә шул.

Сезнең белән очрашулар

Юк иде әле истә дә шул.

Ураккайлар урдым, учлар учлап,

Чүмәләләр куйдым әле ниргәләп.

Ары узсаң да кер туган,

Бире узсаң да кер туган шул.

Атың армас, туның тузмас,

Исәнлекне бел туган шул!

  1. 1 2 3 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокгольм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. 1 2 Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  4. 1 2 Norwegian Biodiversity Information Centre
  5. Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 55(2) / мөхәррир Ш. Жэньхуа, Ш. Мэнлань — 1985.
  6. 刘冰 (Bing Liu), 叶建飞 (Jianfei Ye), 刘夙 (Su Liu) et al. Families and genera of Chinese angiosperms: a synoptic classification based on APG III, 中国被子植物科属概览: 依据APG III系统 // 生物多样性 — 2015. — 7  — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2015052
  7. 肖翠, 刘冰, 吴超然 et al. 北京维管植物编目和分布数据集, A dataset on inventory and geographical distributions of vascular plants in Beijing, China // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022064
  8. 王洪峰, 董雪云, 穆立蔷 黑龙江省野生维管植物名录, Checklist of tracheophyte in Heilongjiang Province // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022184
  9. The Little Flora of Slovenia (3rd ed.)Tehniška založba Slovenije, 1999. — ISBN 86-365-0300-0
  10. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  11. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/subaltyrgany