Сәхнә (журнал)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Сәхнә
Sahne.jpg
Tөр

татар сәнгатен яктыртучы журнал

Формат

A4 (60 х 84 1/8, 210 х 295).


Гамәлгә куючы

«Татмедиа» ААҖ

Нигезләнде

2002

Тел

татар теле

Төп офис

Казан, Декабристлар ур.,2

Тиражы

1 478 (2014)

ISSN

JSB-5-902285-03-X


язылу индексы

16852

Веб-сайт: http://sahne.ru/

«Сәхнә» («Сәхнә» журналы) — Казанда татар телендә нәшер ителүче, татар сәнгатен һәм төрки дөньяның мәдәни тормышын яктыртучы театр һәм эстрада журналы, айлык басма.
Басманың директоры - баш мөхәррире – Зиннур Хөснияр (Зиннур Хөснетдинов).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2002 елдан чыга. Беренче елында төсле тышлы аклы-каралы, төсле вкладышлы газета буларак нәшер ителгән. Басманы башлангыч чорында Туфан Миңнуллин җитәкли.

Бүлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар композиторлары Сәхнәләрдә ниләр бар
Бу - тарих Алкышлар
Интервью Премьера
Афәрин Вакыйга
Кадерле кадр Бәйрәм
Респект Сәяхәт
Киңәш казаны Мә, мәзәк[1]

Тематика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстанның, төрки дөньяның театр һәм мәдәни тормышын яктыртучы айлык төсле журнал.

Аудитория[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Журнал киң катлам укучыга юнәлдерелгән. Һөнәри театр һәм эстрада сәнгате вәкилләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар арасында аеруча популяр. Андагы язмалар өлкән, урта буын вәкилләре өчен дә, яшьләр өчен дә кызыклы[2].

Таратылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстанда һәм татарлар яшәгән Русия төбәкләрендә.

Таратылу чаралары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Язылу, ирекле сату.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сәхифәләр саннан-санга үзгәреп торырга мөмкин
  2. Журналның рәсми сайтында