Эчтәлеккә күчү

Сәйяр Хәбибуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәйяр Хәбибуллин latin yazuında])
(Сәяр Хәбибуллин битеннән юнәлтелде)
Сәйяр Хәбибуллин
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Сәйяр Зыятдин улы Хәбибуллин

Туу көне

15 гыйнвар 1931(1931-01-15)

Туу урыны

Мәскәү

Үлү көне

22 март 2026(2026-03-22) (95 яшь)

Үлү урыны

РФ, Мәскәү

Эшчәнлек еллары

1963―2000

Дәүләт

Россия

Һөнәрләр

Композитор

Жанрлар

эстрада

Бүләкләр

«Фидакарь хезмәт өчен» медале (2021)ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2011)«Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале (2026)

Сәяр Хәбибуллин (1931 елның 15 гыйнвары, СССР, РСФСР, Мәскәү ― 2026 елның 22 марты, шунда ук)[1][2] ― Мәскәүдә яшәп иҗат иткән татар композиторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Сәяр Зыятдин улы 1931 елда Мәскәүдә дөньяга килгән. Ата-анасы башкалага Горький өлкәсенең Суыксу авылыннан килеп төпләнәләр. Балачагында башта гармунда, соңыннан музыкаль мәктәптә аккордеонда уйнарга өйрәнгән. Озак вакыт М. Горький ис. киностудиядә, Союзмультфильм киностудиясендә, Үзәк телевидениедә тавыш операторы булып эшли. 1963 елдан алып 1991 елга кадәр С. Хәбибуллин "Москонцерт"та инструментчы-артист. 1968 елда Мәскәүдә «Якты юллар» татар эстрада төркеме төзелә. Бу төркем белән Сәяр Хәбибуллин Урта Азия, Казахстан, Идел буе төбәкләрендә концертлар биреп йөри. 1985 елда концерт оешма каршында С. Хәбибуллин «Хыял» вокаль коллективын оештыра, аның белән ССРБ, аннары Русия шәһәрләре буйлап уңышлы чыгышлар ясый. Танылган Мәскәү җырчылары Наилә Фатехова белән Роза Хәбибуллина – шул төркемдә тәҗрибә туплаган җырчылар.

Композитор иҗатының визит карточкасы булып Илһам Шакиров беренче башкарган «Эзләдем, бәгърем, сине» җыры булып тора. Иҗат еллары чорында композитор уннарча җыр һәм берничә инструменталь пьеса язган. Аның әсәрләрен Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Ренат Ибраһимов, Клара Хәйретдинова, Венера Шәрипова, Зөһрә Шәрифуллина һәм башка танылган җырчылар башкарып дан казана.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]