Сәүбән Хунафин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәүбән Хунафин latin yazuında])
Сәүбән Хунафин
Туган телдә исем Сәүбән Нурлыгаян улы Хунафин
Туган 7 июль 1937(1937-07-07) (86 яшь)
СССР, РСФСР, БАССР, Чакмагыш районы, Яңа Каръяуды
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре галим-хирург
Җефет Динә Хәлим кызы
Балалар Марат, Айрат
Бүләк һәм премияләре «Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены - 2022 РФ атказанган табибы - 2002 БР атказанган табибы - 1992

Сәүбән Хунафин, Сәүбән Нурлыгаян улы Хунафин (1937 елның 7 июле, СССР, РСФСР, БАССР, Чакмагыш районы, Яңа Каръяуды) ― югары категорияле галим-хирург, БДМУ ашыгыч ярдәм һәм һәлакәт медицинасы кафедрасы профессоры, медицина фәннәре докторы (1986), профессор (1989), БР (1992) һәм РФ (2002) атказанган табибы, PAS академигы (2005), медицина-техник академиясе академигы (2010), РФ югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре (2010), СССРның сәламәтлек саклау отличнигы (1967), СССРның атказанган уйлап табучысы (1983), БДМУ мактаулы кафедра мөдире (2011). [1]

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1937 елның 7 июлендә БАССР Чакмагыш районы Яңа Каръяуды авылында тугыз балалы гаиләдә сигезенче бала булып туган. Урта мәктәпне туган авылыннан 9 км ераклыктагы Рәҗәп авылында тәмамлаган. Табиб булырга яшь чагында ук карар иткән: әтисе Нурлыгаян сугыш елларында үпкә ялкынсынуы белән үлгәч, әнисе авырый, һәм Сәүбән ат өстендә Рәҗәп амбулаториясенә кадәр табиб артыннан чаба, табиб яшүсмернең күз алдында аның иң якын кешесен коткара. Әлеге очрак Сәүбәннең профессиональ язмышын билгели. [2][3]

1960 елда Башкорт дәүләт медицина институты (1994 елдан университет) тәмамлаган (беренче остазы дип Имамгали Кадыйровны исәпли). Җиде ел Шаран һәм Иглин үзәк район хастаханәләрендә хирург, баш табиб булып эшләгәннән соң, БДМУның госпиталь хирургиясе кафедрасында аспирантурада укый, анда ассистенттан профессорга кадәр юл үтә.

1970 елда «Ашказаны авырулары белән авыручыларда ашказаны-эчәк трактының мотор-эвакуатор функциясе» (Моторно-эвакуаторная функция желудочно-кишечного тракта у больных спаечной болезнью брюшины) темасына кандидатлык диссертациясен яклаган. [4] 1970 елда БДМИ госпиталь хирургиясе кафедрасы ассистенты була, 1985―1988 елларда доцент булып эшли.

1989 елда ил тарихында иң зур тимер юл авариясе ― Уфа янындагы Аша – Олы Теләк аралыгындагы һәлакәт С. Н. Хунафинда БДМИда ашыгыч ярдәм һәм катастрофалар медицинасы кафедрасын булдыру идеясен тудыра. 2001 елда БДМУ ашыгыч ярдәм һәм катастрофалар медицинасы кафедрасында термик травма курсы ачыла, тиздән ул әлеге профильдәге табибларны әзерләүнең эре үзәге дип таныла. Параллель рәвештә С. Н. Хунафин табибларны камилләштерү факультеты деканы итеп сайлана.

1989―2011 елларда ― БДМУ Дипломнан соң белем бирү институты (Институт последипломного образования, ИПО) термик травма һәм трансфузиология курслары белән ашыгыч ярдәм һәм катастрофалар медицинасы кафедрасы (1997 елдан БДМУ Дипломнан соң белем бирү институты) мөдире.

1989―2006 елларда ― Дипломнан соң белем бирү институты деканы һәм директоры.

2001―2003 елларда ― БДМУ дәвалау эше буенча проректор.

2011 елдан ― БДМУ Дипломнан соң белем бирү институтының термик травма һәм трансфузиология курслары белән ашыгыч ярдәм һәм катастрофалар медицинасы кафедрасы профессоры. Җитмеш яшенә кадәр операция ясаган.

Гыйльми кызыксынулар өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп фәнни эшләре корсак авыруы белән авыручыларны диагностикалауга, дәвалауга, реабилитацияләүгә, яндырылган һәм кискен хирургик патологиясе һәм корсак куышлыгы органнары җәрәхәте булган авыруларга ашыгыч һәм махсуслаштырылган ярдәм күрсәтүне оештыруга, техноген катастрофалар вакытында медицина эвакуациясе этапларында зыян күрүчеләргә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүгә багышланган. [5]

1060 тан артык хезмәт, 770 публикация, 10 монография, 1 ашыгыч ярдәм буенча белешмәлек авторы, 25 уку-методик әсбап әзерләүдә катнашкан. Уйлап табуга һәм файдалы модельгә 87 патент алган. Аның җитәкчелегендә 3 докторлык һәм 31 кандидатлык диссертациясе якланган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1967 ― СССРның сәламәтлек саклау отличнигы
  • 1983 ― СССРның атказанган уйлап табучысы
  • 1992 ― БР атказанган табибы
  • 2002 ― РФ атказанган табибы
  • 2004, 2014 ― хирургларның «Алтын скальпель» һөнәри бүләге [6]
  • Комбустиологлар берләшмәсенең «Пешүләрдән башка дөнья» (Мир без ожогов) алтын билгесе
  • 2010 ― РФ югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре
  • 2017 – Салават Юлаев орденыфәнни-гамәли эшчәнлектәге казанышлары һәм күпьеллык хезмәте өчен [1]
  • 2022 – «Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены[7]

Хөрмәтләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2012 елның 18 октябрендә Уфада профессор Хунафин Сәүбән Нурлыгаян улының 75 еллык юбилеена багышланган «Ашыгыч медицинаның актуаль мәсьәләләре һәм гадәттән тыш хәлләрдә эшләү өчен табиблар әзерләү» дигән темага Республика фәнни-гамәли конференциясе уздырылган. [8]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы рәсемнәр
Гаиләсе белән төшкән фотолары.

Хатыны ― медицина фәннәре докторы, БДМУ йогышлы авырулар кафедрасы мөдире (1984–2012) профессор Дилә Хәлим кызы (Нариман районыннан, 1962 елда гаилә корганнар).
Өлкән уллары Марат Сәүбән улы, медицина фәннәре докторы, Уфа шәһәренең 18нче ДКБ базасында БДМУ ИПО ашыгыч ярдәм һәм һәлакәтләр медицинасы кафедрасы мөдире. Маратның хатыны Әлфия Әнвәр кызы ― табиб- физиотерапевт. Маратның олы улы Булат ― юрист, кече улы Азат ― табиб.
Кече уллары Айрат Сәүбән улы, медицина фәннәре кандидаты, БР сәламәтлек саклау министрлыгының ведомство контроле бүлеге башлыгы урынбасары. Айратның хатыны Рима Ишморат кызы ― БДМУ клиникасында өлкән шәфкать туташы. Айратның кызы Алина ― Г. Г. Куватов исемендәге РКБ табибы, улы Илнар ― БДМУ дәвалау факультетында табиблыкка укый. [9]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Хунафин Саубан Нурлыгаянович. Официальный сайт БГМУ
  2. Золотой скальпель Башкирии. Хирург Саубан Хунафин более 60 лет на страже здоровья пациентов. Башинформ, 9.04.2023
  3. Саубана Хунафина называют золотым скальпелем. ЦУ РБ, 2.04.2023
  4. Саубану Нурлыгаяновичу Хунафину исполнилось 80 лет. Объединение комбустиологов «Мир без ожогов»
  5. Ләйсән Якупова. Соклангыч хезмәт династияләре — төбәкнең байлыгы ул. Кызыл Таң, 11.02.2022
  6. Анна Морозова. «Золотой скальпель» вручили лучшему врачу республики. Ufavesti.Ru., 18.12.2014(рус.)
  7. Золотой скальпель Башкирии. Хирург Саубан Хунафин более 60 лет на страже здоровья пациентов. Башинформ, 9.04.2023
  8. Конференция, посвященная юбилею профессора С.Н. Хунафина. 2023 елның 10 апрель көнендә архивланган. Ассоциация хирургов РБ(рус.)
  9. Людмила Кашапова. Династия врачей Хунафиных: "Не мыслим себя без работы". «Молодёжная газета», 9.03.2022(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]