СӨЕКЛЕ ВАТАН (Болгария дәүләт һимны)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/СӨЕКЛЕ ВАТАН (Болгария дәүләт һимны) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү


“Мила Родино” (Сөекле Ватан) — бүгенге Болгария дәүләтенең милли һимны. Аның элгәре 1885 елда, “болгарларның яңадан туу чоры” дип аталган заманда, серб-болгар сугышы тәмамлангач барлыкка килә. Шул еллардагы вазгыятьне чагылдыра торган башлангыч текстның авторы — болгар шагыйре Цветан Радославов.
Болгария үзе кичергән сөрешләргә тәңгәл китереп, һимның сүзләрен дә гел үзгәртеп, ә кайвакыт бөтенләй дә гамәлдән чыгарып торганнар. Әйтик, 1886-1944 елларда ул әле ватанпәрвәрлек җыры булып кына җырлана. Ә рәсми һимн булып “Шуми Марица” дигән җырның көе һәм шигыре кулланыла. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң “социализм лагере”на эләккән болгарлар үзләренең милли-коммунистик рухтагы төп җырын... Советлар Берлеге һимны музыкасына җырларга мәҗбүр булалар. Болгария бу мәгънәсез бәйлелектән 1960 нчы еллар башында, “сталинсызлаштыру”ны сылтау итеп кенә котыла. Ләкин яңа тексттагы өч куплетның соңгысына барыбер “советчыл” сүзләр кертелә: “Дружно братя българи, с нас Москва е в мир и бой, партия велика води, нашият победен строй”.
Цветан Радославов язган беренче-икенче куплетларны да әледән-әле “заманчалаштырылып“ торалар. Ниһаять, 1990 елда, социализм лагере җан тәслим кылгач, текстның беренче куплеты гына кала — тагын бер кат үзгәртелгән хәлдә! Хәтта болгарларның азатлык яулавына багышланган икенче куплет та юкка чыга (”Паднаха борци безчет за народа наш любим, Майко, дай ни мъжка сила, пътя им да продължим” — Сөекле халкыбыз хакына күп көрәшче корбан булды, Ватан-Ана, бераз көч бир безгә, аларның юлын дәвам итәр өчен”).
Болгария һимнының бүгенге сүзләрендә “Иске Планина” — Балкан тауларының болгарча атамасы, Көньяк славяннар телләрендә “планина” — ”тау яссылыгы” дигәнне аңлата. Иске Планина Болгарияне ике өлешкә бүлеп тора: төньяктагысы Фракия (Аурупа телләрендә — Тракия) дип атала, Пирин — илнең көнь­як-көнбатышындагы милли парк. “Родино” — “Родина” сүзенең эндәш формасы (исемнәрнең урыс телендә юкка чыккан, украин телендә исә сакланып калган җиденче килеше). Әйтергә кирәк, һимнны җырлаганда төп куплет белән кушымта арасына “О Мило!” (шулай ук эндәш килешендә) дигән “күчеш сүзләре” өстәлә. Кушымтасы ике мәртәбә кабатлана, кабатлау алдыннан да шул ук “О Мило!” сүзләре җырлана.
МИЛА РОДИНО
Болгар телендә:
Горда Стара Планина,
до ней Дунава синей,
сълнце Тракия огрява,
над Пирина пламеней.
Кушымтасы (2):
Мила Родино,
ти си земен рай,
твойта хубост, твойта прелест,
ах, те нямат край.
СӨЕКЛЕ ВАТАН
Тәрҗемәсе:
Горур Иске Планина,
Зәңгәрсу Дунай ага:
Кояш Фракияне нурлый,
Пирин өстендә балкый.
Кушымтасы (2):
Сөекле Ватан,
Син — җир җәннәте,
Күркәмлегең, гүзәллегең —
Бакый халәтең.