Сөббух Рәфыйков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сөббух Рәфыйков latin yazuında])
Сөббух Рәфыйков
Туган телдә исем Сөббух Һади улы Рәфыйков
Туган 15 июль 1913(1913-07-15)
РИ, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Нөркәй волосте, Зур Нөркәй
Үлгән 21 ноябрь 1971(1971-11-21) (58 яшь)
СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Зәй районы, Яңа Зәй
Милләт татар
Һөнәре язучы

Сөббух Рәфыйков, Сөббух (Габделсөббух) Һади (Мөхәммәтһади) улы Рәфыйков (1913 елның 15 июле, РИ, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Нөркәй волосте, Зур Нөркәй1971 елның 21 ноябре, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Зәй районы, Яңа Зәй) — татар шагыйре, язучы. 1965 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул 1913 елның 15 июлендә Минзәлә өязе Нөркәй волосте (хәзерге Татарстанның Сарман районы) Нөркәй авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Шәҗәрәсе: Таиш → Габдерәфыйк → Мифтахетдин → Мөхәммәтвәли → Мөхәммәтһади → Габделсөббух (шәҗәрәне төзүче Дамир Гарифуллин).

1925-1930 елларда башта Яр Чаллыда һәм Алабугада тугызъеллык мәктәптә, аннары Казанда югары уку йортында хәзерләү курсларында укый. 1931 елдан башлап ул журналистлык эшендә: республика “Колхоз гәзите” редакциясендә әдәби хезмәткәр (1931-1932), Сарман районында чыга торган “Комбайн” газетасында җаваплы редактор урынбасары (1932-1934), республика комсомол газетасы “Кызыл яшьләр” редакциясендә бүлек мөдире (1934-1937) һәм Татарстан дәүләт нәшриятында редактор (1937) вазыйфаларын башкара. 1934-1937 елларда, хезмәтеннән аерылмыйча, Казан дәүләт педагогика институтының тел-әдәбият бүлегендә укый.

Алдагы тормышы турында совет заманында чыккан белешмәләрдә Рафиков турыда «оялып кына» язалар: 1937-1957 елларда Сөббух Рәфыйков Татарстаннан читтә – төньяк өлкәләрдә һәм Красноярск краенда яши һәм эшли.[1]

Чынлыкта шагыйрь 1937 елның 17 октябрендә кулга алына. 1938 елның 12 маенда мәхкәмә карары белән террорист һәм корткыч-диверсант буларак (РСФСР ҖК, 58-8, 58-11 матдәләр) 10 елга иректән һәм тагын 5 елга хокуклардан мәхрүм ителә.[2]

1951 елда Сөббуух Рафиков кабат кулга алына һәм Красноярск краена сөргенгә җибәрелә.

1957 елда исә яңадан Татарстанга кайта һәм озак еллар Социалистик Татарстан газетасының башта Зәй төбәгендәге үз хәбәрчесе (1958-1961), аннары штаттан тыш хәбәрчесе хезмәтендә була.

Сөббух Рәфыйков 1930 елда яза башлый. 1931-1937 еллар арасында шигырь һәм хикәяләре тупланган өч җыентыгы (“Үсү җырлары”, “Соңгы талпыну”, “Үсмерчак”), сугыштан соң, 1957 елда, “Ак төннәр” исемле шигъри китабы дөнья күрә.

Сөббух Рәфыйков язучы буларак киң җәмәгатчелеккә “Беренче яз” (1958) романы белән таныла. 1920-1930 еллардагы татар авылында социаль күренешләрне шул заманга хас реаль күренешләр һәм образлар аша чагылдырган бу роман 60нчы еллар татар прозасының авыл темасына багышланган күренекле әсәрләреннән берсе итеп бәяләнә. “Авыл иртәсе”, “Тын елга буенда” исемле романнары да укучылар тарафыннан җылы каршы алына.

Сөббух Рәфыйков 1971 елның 21 ноябрендә Татарстанның Яңа Зәй эшчеләр поселогында вафат булды.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Хәлимә Миңнәхмәт кызы (1918 елда Красноярск крае Пировский районы Ошма исемле татар авылында туган, әтисе чыгышы белән Кукмарадан). Балалары:

  • кызы Әлфия (1942 елгы), Чаллыда немец теле укытучысы, беренче ире Шәфкать, уллары Ренат, Марат; ире Шәфкать вафат булгач, Әлфия Евгений белән гаилә корган.
  • кызы Сания (Закирова, 1949 елгы), Зәйдә металл конструкцияләр заводы баш технологы, ире Рәшит Закуан улы (1949 елгы), завод директоры; Саниянең кызы Эмилия (1974), гаиләсе белән Мәскәүдә яши, ире Игорь; Саниянең улы Айнур (1987), Зәйдә автоэлектрик, Айнурның хатыны Зөлфия (1990), улы Әмирхан (2012), кызы Айлинә (2018).
  • кызы Нәфисә (вафат), башта Зәйдә район газетасында эшләгән, аннары Чаллыда яшәгән, ире Михаил (Сәвәләйдән), кызы Таня (1978 елгы) Чаллыда, Таняның ире Виталий, дүрт балалары бар[3].

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1991 елда Зәй районы хакимияте Сөббух Рәфыйков премиясен гамәлгә куйган.
  • 1996 елда Сарман районы администрациясе башлыгы карары белән Сөббух Рәфыйков исемендәге премия булдырылган. Ул мәгариф, мәдәният, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, төзелеш өлкәсендәге аеруча зур хезмәтләре өчен һәр елны 3 шәхескә бирелә [4].
  • Зәй шәһәренең бер урамы язучы исеме белән аталган.
  • Зәй шәһәренең Үзәк китапханәсенә исеме бирелгән[5].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. "Совет Татарстаны язучылары" китабыннан(үле сылтама)
  2. Татарстан хәтер китабы
  3. Рухия Ахунҗанова. Сөббух Рәфыйков ядкяре. «Казан утлары», 2023 ел, № 7-8.
  4. Рәфыйков Сөббух Һади улы / Дамир Гарифуллин. Сарман районы энциклопедиясе. 1 нче китап. Яр Чаллы: «Идел-Йорт», 2000, 151нче бит.
  5. Вручение премии имени Суббуха Рафикова. 2021 елның 18 апрель көнендә архивланган. Заинская центральная библиотека, 21.07.2017(рус.)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]