Сөембикә (опера, 2018)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сөембикә (опера, 2018) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
«Сөембикә»
Юнәлеш:

опера

Башлану вакыты һәм урыны:

2018, Казан

«Сөембикә» — 2 күренештән торучы татар операсы. Композитор Резеда Ахиярова, либретто авторы — шагыйрь Ренат Харис. Премьерасы 2018 елның 2627 сентябрендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында уза. Татар һәм урыс телләрендә башкарыла[1].

Гөлнара Гатина — Сөембикә

Вакыйгалар өч шәһәрдә бара. Беренче вакыйга - Казанда, аннары Сөембикәне Мәскәүгә җибәрәләр. Соңгы вакыйга Сөембикә ахыргы көннәрен яшәгән Касыйм шәһәрендә бара[2].

Операны әзерләүчеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Дирижер-куючы — Ренат Салаватов
  • Куючы режиссер — Юрий Александров (Петербург)
  • Рәссам-куючы (декорацияләр) — Виктор Герасименко (Мәскәү)
  • Костюмнар буенча рәссам — Виктория Хархалуп (Мәскәү)
  • Балетмейстер — Давид Авдыш (Мәскәү)
  • Җаваплы концертмейстер — Алсу Барышникова

Төп партияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


« Тарихи вакыйгаларга нигезләнсә дә, персонажлары тарихи шәхесләр булса да, «Сөембикә» операсы документаль әсәр түгел. Без, авторлар, бу әсәр белән тамашачыны теләсә нинди чорда да үзгәрешсез кала торган, адәми затны кеше дәрәҗәсенә күтәргән, һәркемнең дә йөрәгендә яшәгән саф хисләр, катлаулы кичерешләр, мәңге ару-талуны белмәс бәхеткә омтылышлар һәм язмыш белән көрәшү мохите аша үткәрергә теләдек. «Сөембикә» — горур хис әсәре.
Ренат Харис, либретто авторы
»

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ландыш Әбүдарова. Дала кызы кайта Казанга. «Сөембикә», 2018 ел, № 9. ISSN 0869-1398

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]