Сөләнгер күле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сөләнгер күле latin yazuında])
Сөләнгер күле
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Биектау районы һәм Татарстан
Вертикаль тирәнлек 2 метр
Карта

Сөләнгер күле (рус. Сулянгуркуль) — Татарстан Республикасының Биектау районы Мәмдәл авылыннан 2 км төньяктарак, Пөтке елгасы бассейнының уңъяк яр өлешендә, Вятка увалы калкулыгының көньяк өлешендә урнашкан күл.[1]

Гидрология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күл Биектау районында Пөтке елгасы бассейнында урнашкан. Күлдә су күләме якынча 24 мең м3. Озынлыгы 250 м, киңлеге 110 м. Уртача тирәнлеге якынча 2 м, иң зур тирәнлеге 11 м. Су көзгесе мәйданы 1,2 га. Күлдә суның үтә күренсәлелеге 0.5 м.[2] Су кимәле диңгез өсте биеклегеннән 152 метр биекләктә. Күл суының тибы гидрокарбонат-хлорид-кальцийлы, бик йомшак, җиңелчә минеральләшкән. Үтә күренмәлелеге 50 см.[1]

Геология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күл килеп чыгышы турында карст-суффозия процесслары нәтиҗәсендә хасил булган дигән фикерләр бар. Күлнең төбе калаксыман, катлаулы формада; кү өслегенең 2 плёсы (су өслегенең аералып торган өлеше) бар. Атмосфера явым-төшемнәре һәм грунт сулары исәбенә туена, туенуы катнаш.[1]

Сөләнгер күле рекрация (сәламәт, ләкин арыган кешенең нормаль халәтен һәм эшкә сәләтлелеген торгызу максатында башкарыла торган сәламәтләндерү чаралары комплексы) максатында файдаланыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия: В 6 т /Гл. ред. М. Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской Энциклопедии

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]