Эчтәлеккә күчү

Сөмбелә (бәйрәм)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сөмбелә (бәйрәм) latin yazuında])
Сөмбеләнең икенче атамасы - уңыш бәйрәме

Сөмбелә (гарәп. سنبله сөнбелә — «башак»[1]) — татарларда көзге көн-төн тигезлеге (22-23 сентябрь), яучылык һәм уңыш бәйрәме. Заманалар, чорлар аша сакланып калып «Сөмбел» «сөнбел-сөнбеләгә», бүгенге «Сөмбелә»гә әйләнгән.

Зодиак календарендә 23 августтан 23 сентябрьгә кадәр вакытны, алтынчы айны Cөмбелә дип тә атаганнар. Гарәпләр йолдыз кебек янып торган кызгылт-сары һәм сап-сары төстәге лалә чәчәген дә һәм күпсанлы вак чәчәкләре башакка охшаган тәлгәшкә берләшеп торучы үсемлекне дә (гиацинт) «сөнбел» дип йөртәләр.

Башак — ул үрчем-уңыш белән бәйләнгән, димәк биредә хатын-кыз башлангычы бар дигән сүз.

Татарларда Юлиан календаренә кадәр зодиак календарь кулланылган һәм сигезенче ай «Сөмбелә» дип йөртелгән. Бу күренеш мәкальләрдә яхшы сакланган:

  • Сөмбелә туса, су суыныр
  • Сөмбеләдә өелеп килер
  • Сөмбеләдә урып ал, арышыңны чәчеп кал

Нәүрүз бәйрәме язның башы булса, Сөмбелә көзне түгәрәкләү ае, чөнки бу вакытта урып-җыю эшләре һәм уҗымга сөрү төгәлләнә, ашлык сугылып келәт-амбарларга тутырылган.

«Сөмбелә» табыны камыр ашларына бай була, муллык билгесе булган бавырсак пешерелгән.

«Сөмбелә» гомер-гомергә уңыш бәйрәме булган. Сөмбелә ул шундый бәйрәм җәйне көздән белдерә.

  • «Туган тел» исемле Самара өлкә татар җәмгыяте
  • Самара шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте
  1. Сөнбелә — август ае, ашлык башагы; сөнбел — башак, ашлык башагы. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К. З. Хәмзин, М. И. Мәхмүтов, Г. Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 533.