Эчтәлеккә күчү

Сөмбел Билалова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сөмбел Билалова latin yazuında])
Сөмбел Билалова
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Сөмбел Наил кызы Билалова

Туу көне

13 июль 1985(1985-07-13) (41 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, ТАССР, Казан

Эшчәнлек еллары

2005 ― х.в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы, алып баручы

Жанрлар

эстрада

Коллективлар

Казан шәһәр филармониясе

Бүләкләр

ТР атказанган артисты (2025)

Сюмбель Билалова

Сөмбел Билалова, Сөмбел Наил кызы Билалова (1985 елның 13 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― эстрада җырчысы, 2019 елдан Казан шәһәр филармониясе солист-вокалисты һәм алып баручысы[1], телевизион премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган артисты (2025).

Тышкы рәсемнәр
Фотосурәтләре.

1985 елның 13 июлендә Казанда туган[2]. Әтисе Наил (1955 елгы), әнисе Наилә (1956 елгы) пенсиядә, Көектә үз йортлары белән торалар. Апасы Энҗе медицина өлкәсендә эшли, аның өч баласы бар.

Кечкенәдән җырлый. 5 яшьтән музыка мәктәбенә, фортепионога йөри башлаган. Мәктәпкә кергәч, вокалга йөргән. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган. 2002 елда Казан дәүләт мәдәният институтына укырга кергән (укытучысы Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова[3]). 2002―2006 елларда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында (театр факультеты, «эстрада актеры» бүлеге) белем алган. 2003―2009 елларда ― Казан дәүләт университеты (юридик факультет, читтән торып уку бүлеге) студенты. 2006 елда Татарстан Республикасы Президенты гранты буенча Мәскәү шәһәренә (РАТИ, актерлык факультетына) еллык стажировкага җибәрелгән. 2017―2018 елларда Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча яңадан һөнәри әзерлек узган.

Беренче курста укыганда ук «Айфара» төркеме, Лилия Хәмитова белән беренче гастрольләргә чыккан. «Айфара» төркеме белән беренче җырын яздырган[4]. 2005 елдан профессиональ сәхнәдә. Салават Фәтхетдинов, Габделфәт Сафин, Марат Шәйбәков төркемнәре составында гастрольләрдә булган. 2006 елда беренче альбомын яздырган. 2010 елда Камал театрында сольный концерты булган[5].

2010 елдан Мәскәү шәһәрендә яшәгән, берникадәр вакыт балалар үзәгендә администратор булып, ел ярым балалар киеме кибетендә эшләгән. Мәскәү татарларының иҗтимагый тормышында актив катнашкан. Ике ел рәттән режиссер, алып баручы булып эшләгән һәм җырчы сыйфатында Татар яшьләре көнендә һәм «Хәрәкәт» яшьләр проектлары конкурсында катнашкан.

2015―2018 елларда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы юлламасы белән чит илләрдә ― Франциядә, Латвиядә, Литвада, Бельгиядә, Казакъстанда, Үзбәкстанда һәм Бакуда «Сабан туе» милли бәйрәмен бәйрәм итүдә республиканы уңышлы тәкъдим иткән.

2016 елда Каһирәдә «Милли төннәр» фестивалендә катнашкан. 2017 елда Шарм-әл-Шәех[d] фестивалендә чыгыш ясаган, анда Мисырда танылган актриса Фатма Мөхәммәт Али белән гарәп телендә җыр башкарган.

2017 елда Мәскәүдән Казанга кайткан, «Алиш» мәдәният йортында эшләгән, аннары Киров һәм Мәскәү районы хакимиятенең мәдәният бүлегенә баш белгеч булып урнашкан .

2018―2019 елларда «Мәйдан» телеканалында «Хәрәкәттә-бәрәкәт» музыкаль программасын алып баручы булып эшләгән (ИлГәрәй белән бергә).

2019 елда Казан шәһәр филармониясенә эшкә урнашкан. Филармониядә солист та, алып баручы, драма актрисасы буларак та чыгыш ясый. Филармония сәхнәсендә балалар өчен чыгарылган музыкаль спектакльләрдә рольләр башкара («Золушка», «Аладдин», «Мыраубатыр», «Три богатыря» һ.б.) Төрле чараларны алып барырга да чакыралар. Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз хезмәттәшлек итә (мәсәлән, 2025 елда БТК делегациясе белән Луганск Халык Республикасына барган). 2019 елдан үзенең концертларын оештыра башлаган.

Беренче җыры ― «Аккош белән аккош». Тамашачыга таныткан җыры ― «Бәхетле төш» (Марат Мухин). Җырларын Марат Мухин белән эшли, яздыруын да аның студиясендә яздыра[6]. Татар, рус, чит телләрдә джаз, ретро, халык җырларын, үзе иҗат иткән җырларны башкара, 3 аудиоальбом һәм 7 видеоклип чыгарган. Репертуарында Айдар Тимербаев җырлары да бар. Соңгы вакытларда «Син ялгыштың бугай», «Яныңа ашыгам» җырларына клип төшергән.

Аудиоальбомнары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Беренче
  • Төшемдә сине күрдем
  • Мәхәббәткә юк ара

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елда Рафаэль белән гаилә корып, Мәскәүгә күченгән, дүрт ел яшәгәч, аерылышканнар. 2017 елда Казанга кайткан[8].

2026 елда икенче ире Марсель (Самара өлкәсе Шонталы районы Әбдеки авылыннан, Әлмәттә яши) белән никах укыткан. Никахны «Ал таң» мәчете имамы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин укыган[9].

Мәкаләләр
  • Лилия Йосыпова. «Юрист дипломым шул килеш ята». «Ирек мәйданы», 25.09.2025 № 38 (781), Б.8―9.