Сөмбел Таишева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сөмбел Таишева latin yazuında])
Сөмбел Таишева
Туган телдә исем Сөмбел Нурислам кызы Таишева
Туган 18 июнь 1975(1975-06-18) (48 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре Журналист
Эш бирүче "Мәгариф" журналы

Сөмбел Нурислам кызы Таишева (18 июнь 1975 ел, СССР, ТАССР, Казан) - "Мәгариф" журналының баш мөхәррире, Россия һәм Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы, социология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре[1].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Таишева Сөмбел Нурислам кызы 1975 елның 18 июнендә Казанда туган. 1997 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый.

1995-1997 елларда - Татарстан Республикасы тышкы икътисадый элемтәләр министрлыгының киңәшчеләр төркеме белгече.

1997-1999 елларда - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы кыйммәтле кәгазьләр һәм фонд базары буенча комиссиянең депозитар эшчәнлеге һәм коллектив инвесторлар эшчәнлеге буенча баш белгече.

1999 елдан 2003 елга кадәр - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте җитәкчесе; Татарстан Республикасы Премьер-министры матбугат секретаре.

2006 елдан 2011 елга кадәр - Казан Идел буе федераль университетында теория һәм электрон массакүләм мәгълүмат чаралары кафедрасында укытучы. 2010 елда Казан Идел буе федераль университетында "Төбәк массмедиа киңлегенең институциональ структурасы (Татарстан Республикасы мисалында): типологик модельләр, үсеш тенденцияләре" дигән темага диссертация яклый.

2003-2012 елларда - «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары; 3 класслы РФ Дәүләт киңәшчесе.

2011 елдан 2012 елга кадәр - Туризм буенча федераль агентлык (Ростуризм) җитәкчесенең мәгълүмат сәясәте буенча киңәшчесе.

2012-2016 елның декабреннән - « ТАТМЕДИА» ААҖ генераль директорының корпоратив үсеш буенча урынбасары. 2016 елда «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры урынбасары, «Мәгариф» журналының баш мөхәррире

Казанышлары һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]