Сөннәтче бабай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сөннәтче бабай latin yazuında])
Сөннәтче бабай
سوننهتچي باباي
Жанр:

повесть (Г.Исхакый хикәя итеп бирә)

Автор:

Гаяз Исхакый

Оригинал теле:

татар теле

Язылу датасы:

1911

Нәшер итү датасы:

1912

Әсәр тексты Викитекада

«Сөннәтче бабай»1911 елда Гаяз Исхакый тарафыннан иҗат ителгән повесть. Татар милләтенең бетеп бару проблемасын күрсәтә торган әсәр. Повестьнең төп идеясы — "милләт яшәргә, сакланырга тиеш".

Төп мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Сөннәтче бабай» беренче мәртәбә 1912 елда сигез томлык әсәрләр җыентыгының икенче томында Шәкерт абый хикәясе белән берлектә басылып чыккан. Автор үзе әсәрне хикәя дип атый.

«Сөннәтче бабай» — чын мәгънәсендә милли һәм халыкчан әсәр. Ул татар авылының үзенә генә хас гореф-гадәтләрен, хис һәм тойгыларын, яшәү рәвешен белеп язган. Сөннәтче бабай — татар авылы өчен генә характерлы образ.

Әсәр 1911 елда языла (1912 елда бастырыла), бу ел икенче инкыйлаб күтәрелеше вакыты, шуңа күрә тиздән тормыш үзгәрәчәк дигән өмет булган.

Сюжет сызыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп герой — Корбанколый бабай. Бабайның исеме «Сөннәт йоласының колы» дигәнне аңлата һәм аның бөтен тормышы йоланы үтәүгә корылган. Бабай авылда сөннәтче булып кына яши. Бабай — йола символы, аның яше дә билгеле түгел, чөнки сөннәтнең яше юк. Төп герой бераз бөкрерәк итеп бирелә, чөнки йола инде бетеп бара. Аның өстендә тузган казаки. Казаки — хезмәт итү билгесе, бабай гомере буе сөннәт йоласына хезмәт итә, шуңа күрә казакиның алды тузган.

Гөлйөзем әби — аның карчыгы. Исеме җисеменә туры килә. Бабайга сөннәт йоласын башкарырга ярдәм итүче, шартлар тудыручы. Әби хуҗалыкны алып бара, комганга җылы су сала.

Повестьтә Сөннәтче бабай белән Гөлйөзем әбинең өйләре күрсәтелә: ул авыл кырыенда икенче йорт һәм бабай кебек үк авылдагы йортлардан аерылып тора. Ул бик гади. Ә өй эчләренә карасак, бу бик чиста, матур өй, ләкин монда кыйммәтле әйберләр бөтенләй юк. Алар өчен иң кыйммәтле әйбер - өй түрендә шүрлектә, кечкенә бер сандыкта торучы сөннәт пәкесе һәм әбинең бөтиләре. Болар барсы да хуҗаларның гадилеген күрсәтә.

Бабай сөннәтче булганчы ерак бер авылга барып хәер-фатыйха алып кайта.

Сөннәт вакыты башлану — әби белән бабай өчен бик зур бәйрәм. Алар аңа алдан әзерләнә: хәзрәт белән остабикәне ашка чакыралар һәм бабай аларны капка төбенә чыгып каршы ала. Өстәлгә бик күп ризыклар чыга — бу кунакларга карата зур хөрмәт билгесе. Ризыкларны чыгару тәртибе күрсәтелә. Ашамлыклар ашап бетерелә — бу хуҗаларга һәм ризыкка хөрмәт. Сәдака бирү күренешенә игътибар итәргә кирәк. Шулай итеп ул хәзрәттән хәер-фатыйха ала һәм сөннәт йоласын башкарырга чыгып китә. Ул моның өчен үзенең кияү булган чактагы күлмәген кия. Күлмәк — аның бәхет символы, бу йола - бабай өчен зур бәхет.

Сөннәтче бабайның өй алдындагы бакчасында миләш агачы үсә. Бабай агачны бик кадерләп карый, аның белән сөйләшә, чөнки миләш агачы — милләт язмышы, милләт бабай яшәгәндә генә яши , йола бабай яшәгәндә яши , йола бетсә — милләт бетә.

Өй артындагы бакчада үскән әйберләр — материаль байлык, ә бу — йоланы яшәтә торган чара. Йола шартлар булганда гына яши. Гөлйөзем әби үлгәч, шарт бетә, чөнки икенче әби бу шарт булып тора алмый, ул бик пычрак. Ул карчык сөннәт пәкесе белән бәрәңге әрчи. Мондый пычраклык — мөселманлыкны боза.

Бабай кабер казый башлый, чөнки аның башка чарасы юк, йола бетеп бара. Каберне Гөлйөзем әбинең аяк очында казый — бу хөрмәт билгесе, ул әбине үзеннән өстен куя. Бабайның бөтен тормышы әбигә бәйле. Гөлйөзем әбинең каберенә Сөннәтче бабай каен агачын утырта, ә бабайның каберенә күрше бабай да каен утырта.

Бабай үлем түшәгендә ятканда, аның янына мәхдүм килә. Сөннәт пәкесен бабай шуңа тапшыра, чөнки йоланы кемдер дәвам итәргә тиеш. Пәкене ташырмыйча, бабай үлә алмый. Мәхдүм — укымышлы кеше. Гаяз Исхакый моның белән милләт язмышы укымышлы кешеләр кулында булырга тиешлеген күрсәтергә тели.

Бабай үлгәч, усал сыерлар арткы бакчаны таптап чыга, бу — байлык җыеп, ашап ятучы кешеләр символы. Болар — мәгънәсез, битараф, пошмас кешеләр. Бер тормыш бетә, икенчесе башлана (бабай үлә, милләт ботарлана).

Символик образлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Повесть дәвамында бик күп билгеләр һәм символлар очрый. Берничә мисал:

Әсәр сәхнәдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хафиз Хамматуллин
Татарстанның халык артисты
Минзәлә театрының «Сөннәтче бабай» спектаклендә Корбанколыйны уйнаучы артист

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры «Сөннәтче бабай» әсәрен сәхнәгә куйды һәм күп тапкырлар гастрольләргә дә алып чыкты.

  • 2005 елда «Сөннәтче бабай» һәм «Остазбикә»не сәхнәләштергән өчен Татарстанның Муса Җәлил исемендәге премиясен алды;
  • Кече шәһәрләр театрларының VI фестивалендә (Мәскәү) «Сөннәтче бабай» спектакле белән катнашып, җиңү яулый һәм РФ мәдәният министры дипломына лаек була.
  • 2009 елда XI халыкара театр фестивалендә (Конья, Төркия) «Сөннәтче бабай»ны күрсәтәләр;
  • 2011 елда «Сөннәтче бабай», «Остазбикә» спектакльләре өчен Татарстанның Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була[1];

2021 елда Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында (Казан) «Сөннәтче бабай» спектакле премьерасы булды[2]. Спектакль нигезенә, «Сөннәтче бабай» әсәреннән тыш, Гаяз Исхакыйның тагын дүрт әсәре керә: «Ул әле өйләнмәгән иде», «Остазбикә», «Кәләпүшче кыз», «Ике йөз елдан соң инкыйраз».

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Театр сайтында, archived from the original on 2016-03-14, retrieved 2014-10-20 
  2. https://karievteatr.ru/page22389818.html