Сөт бизе яман шеше

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сөт бизе яман шеше latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сөт бизе яман шеше
Сурәт
Саклык белгечлеге Онкология
Диагностика юллары Маммапринт[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару этинилэстрадиол[d][1], fluoxymesterone[d][1], Винбластин[d][1], Капецитабин[d][1], dexrazoxane[d][1], Идарубицин[d][1], Метотрексат[d][1], Карбоплатин[d][1], паклитаксел[d][1], Митоксантрон[d][1], Винорелбин[d][1], Трастузумаб[d][1], Анастрозол[d][1], Фарестон[d][1], letrozole[d][1], exemestan[d][1], Эпирубицин[d][1], Доцетаксел[d][1], Тамоксифен[1], diethylstilbestrol[d][1], Иринотекан[d][1], цисплатин[d][1], эстрадиол[d][1], Циклофосфамид[d][1], Хлорамбуцил[d][1], Метилтестостерон[d][1], Мелфалан[d][1], Sargramostim[d][1], leuprolide[d][1], Фулвестрант[d][1], Доксорубицин[d][1], Ифосфамид[d][1], testolactone[d][1], Фторурацил[d][1], (RS)-aminoglutethimide[d][1], megestrol[d][1], goserelin acetate[d][1], Нандролона деканоат[d][1], neratinib[d][2], Тамоксифен[3], Винорелбин[d][4] һәм eribulin[d][5]
Анатомик урнашуы Хатын-кыз күкрәге[6]
Генетик бәйләнеш MAP3K1[d][7], FGFR2[8], TOX3[9], MDM4[10], TERT[d][11], PLCG2[d][12], ZNF365[13], PEX14[14], EBF1[15], MKL1[16], DIRC3[d][17], TGFBR2[d][18], TET2[d][19], ADAM29[d][20], TCF7L2[d][21], CCDC88C[22], CDYL2[23], SLC4A7[24], ZMIZ1[25], PDE4D[26], CHST9[d][27], NTN1[28], SYT6[29], PBX1[30], SIAH2[31], ErbB4[d][32], ESR1[d][33], LRMDA[34], ROPN1L[35], ZNF577[36], COL1A1[d][37], ABCC4[d][38], GRIK1[d][39], FBN1[d][40], AKT1[d][41] һәм RBM10[42][43]
Риск факторы тарту[d][44]
ICPC 2 идентификаторы X76
NCI Thesaurus идентификаторы C9335[6]
Кулланыла торган критерий Трансформирующий ростовой фактор[d]
Commons-logo.svg Сөт бизе яман шеше Викиҗыентыкта

Сөт бизендә яман шеш авыруы икътисадый яктан алга киткән илләрдә яшәүче хатын-кызлар арасында иң киң таралган авыруларның берсе булып санала. Ул күбесенчә 55-65 яшьләрдәге хатын-кызлар арасында күзәтелә. Ләкин соңгы елларда сөт бизе яман шеше яшьләрдә дә очрый башлады. Шулай да күкрәкләрдә аномаль үзгәреш сизгән хатын-кызларга, кинәт куркуга бирелергә ярамый, чөнки сөт бизендәге шешләрнең күбесе зарарсыз була. 75 % очракта яман дип уйланган шешләр киста, фибромиома, липома кебек дәвага шактый җиңел бирелә торган зарарсыз шеш булырга мөмкин. Тик күкрәктә үзгәрешләр сизсәгез, ваемсызланып йөрергә дә ярамый, соңармый тикшерү хәстәрен күрү зарур.

Процессны тирәнгә җибәрмәс өчен, хатын-кызның үз-үзен тикшерергә өйрәнүе тагын да яхшырак, чөнки 70 % очракта сөт бизе яман шешен хатын-кыз үзе яки иптәше белән бергә тикшереп таба.

Үзтикшерүне ничек үткәрергә соң? Моны регуляр рәвештә башкару һәм гадәткә әйләндерү шарт. Үзтикшерү түбәндәге берничә «адым»нан гыйбарәт. 1. Көзге каршына басып, кулларыгызны гәүдә буйлап аска төшерегез; һәм күкрәкләрнең күләменә, формасына, симметрияле булуына игътибар итегез, җыерчыклары, чокырлары юкмы — дикъкать белән карагыз. 2. Кулларны югары күтәрегез һәм яңадан ике күкрәкне дә җентекләп күзәтегез. 3. Сөт бизләре тукымаларының калынайган урыны юкмы, шешләр; барлыгы сизелмиме, кулларыгыз белән капшап карагыз. 4. Имчәк башы эчкә батып тормыймы, аннан бүлендек чыкмыймы — шуларга игътибар бирегез. 5. Култык астында шешләр юкмы яки тукымаларның калынаю күзә­ телмиме, шуны да тикшерегез.

Сагайтырга, шик уятырга тиешле симптомнар.

СӨТ БИЗЕНЕҢ КҮЛӘМЕ ҮЗГӘРҮ. Бер сөт бизе сизелерлек зур һәм икенчесенә караганда түбәнрәк була.

ИМЧӘК БАШЫ ҮЗГӘРҮ. Имчәк башының гадәти вакыттагы белән чагыштырганда торышы йә формасы үзгәрә, ул эчкә батып торырга мөмкин.

ТИМГЕЛ. Имчәк башында яки аның әйләнәсендә тимгелләр күренә

БҮЛЕНДЕКЛӘР. Бер яки ике имчәктән бүлендекләр чыгарга мөмкин.

ЧОКЫР ЯКИ ҖЫЕРЧЫКЛАР БАРЛЫККА КИЛҮ. Бу күренеш имчәк башы тирәседә була.

ШЕШЕНКЕЛЕК. Култык астында яки умрау сөяге тирәсендә лимфа төеннәре барлыкка килү белән характерлана.

ШЕШ ЯКИ БҮЛТӘЙГӘН УРЫН. Капшап караганда, алар сөт бизенең башка тукымаларыннан аерылып тора.

ДАИМИ РӘВЕШТӘ АВЫРТЫП ТОРУ. Сөт бизләре тирәсендә яки култык астында даими рәвештә авырту борчып тора.

Үзегезне тикшергәч, шикле үзгәреш тапсагыз, кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Табиб караганнан соң, сезгә өстәмә тикшерүләр уздырып, маммологка — сөт бизләрен дәвалаучы табибка җибәрер. Сөт бизе яман шеше диагнозын кую өчен, бер-берсен тулыландыра торган өч төрле — физик (без югарыда карап киткән ысул), инструменталь, биопсия кебек тикшерүләр уздыралар.

Инструменталь тикшерүнең иң беренчел төре — маммография.

Маммографиядән соң табиб өстәмә инструменталь тикшерүләргә, мәсәлән, УЗИ яки магнит-резонанс томографиясенә җибәрергә мөмкин.

Маммография сөт бизендә булган үзгәрешләрне, кистаны, шешләрне, . кальций тозлары тупланмасын (кальцинат) табарга ярдәм итә. 85-90 % очракта бу ысул белән сөт бизе яман шеше дә билгеләнә. Маммография шешне бармаклар белән капшап сизәргә мөмкин булганчы ук, ике ел алданрак табарга ярдәм итә. Бу — куркынычсыз, инвазиясез тикшерү методы. Ләкин аның җитешмәгән ягы да юк түгел. 30 яшькә кадәрге хатын-кызларның сөт бизе тыгыз булганлыктан, аларның сөт бизендәге шешне табу авыррак. Маммография процедурасы вакытында сөт бизен бераз кысарга туры килә, ә бу, үз чиратында, дискомфорт тойгысы тудыра.

Силикон имплантант куелган хатын-кызларны тикшерү дә уңайсыз: тикшерү нәтиҗәсен шунда ук алып булмый. Ә маммография ысулы күрсәтмәсә дә, бу очракта яман шеш юк дип әйтеп булмый әле.

УЗИ аппараты белән тикшерүне физик һәм маммография методларына өстәмә тикшерү ысулы буларак кулланалар. Аның төп өстенлеге — ул кисталарны һәм яман шешне аерырга мөмкинлек бирә, чөнки маммография уздырганда алар бертөрле шеш булып күренә. УЗИ куркынычсыз ысул булып исәпләнә, аның белән тикшергәндә организмга нурланыш тәэсир итми, сүрәт шунда ук ясала. Кимчелекле ягы: ялган нәтиҗә бирергә мөмкин, дөрес диагноз кую табибның тәҗрибәлелегенә дә бәйле. Шеш бик тирән ятса, аны табу авырлаша, шуңа күрә еш кына бу методны да өстәмә тикшерү ысулы итеп кенә кулланалар.

Әгәр табиб уздырылган тикшерүләрнең нәтиҗәсенә ышанып бетмәсә, биопсия анализы билгеләргә мөмкин. Биопсия ысулы белән сөт бизеннән алынган шикле тукыма кисәгенә лабораториядә гистологик анализ ясыйлар. Шул рәвешле, бу методлар бер-берсен тулыландырып тора. Дөрес диагноз куелуга шик туганда, аларның өчесен дә уздырырга туры килә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 1,10 1,11 1,12 1,13 1,14 1,15 1,16 1,17 1,18 1,19 1,20 1,21 1,22 1,23 1,24 1,25 1,26 1,27 1,28 1,29 1,30 1,31 1,32 1,33 1,34 1,35 1,36 1,37 NDF-RT
  2. Inxight: Drugs Database
  3. Inxight: Drugs Database
  4. Inxight: Drugs Database
  5. Inxight: Drugs Database
  6. 6,0 6,1 Disease Ontology — 2016.
  7. Phenocarta
  8. Phenocarta
  9. Phenocarta
  10. Phenocarta
  11. Phenocarta
  12. Phenocarta
  13. Phenocarta
  14. Phenocarta
  15. Phenocarta
  16. Phenocarta
  17. Phenocarta
  18. Phenocarta
  19. Phenocarta
  20. Phenocarta
  21. Phenocarta
  22. Phenocarta
  23. Phenocarta
  24. Phenocarta
  25. Phenocarta
  26. Phenocarta
  27. Phenocarta
  28. Phenocarta
  29. Phenocarta
  30. Phenocarta
  31. Phenocarta
  32. Phenocarta
  33. Phenocarta
  34. Phenocarta
  35. Phenocarta
  36. Phenocarta
  37. Phenocarta
  38. Phenocarta
  39. Phenocarta
  40. Phenocarta
  41. Tucker-Kellogg G. A transforming mutation in the pleckstrin homology domain of AKT1 in cancer // Nature / M. SkipperNPG, Springer Science+Business Media, 2007. — ISSN 1476-4687; 0028-0836doi:10.1038/NATURE05933PMID:17611497
  42. Bourgon R., Peters B. A., Modrusan Z. et al. Diverse somatic mutation patterns and pathway alterations in human cancers // Nature / M. SkipperNPG, Springer Science+Business Media, 2010. — ISSN 1476-4687; 0028-0836doi:10.1038/NATURE09208PMID:20668451
  43. Inoue A. RBM10: Structure, functions, and associated diseases // GeneElsevier BV, 2021. — ISSN 0378-1119; 1879-0038doi:10.1016/J.GENE.2021.145463PMID:33515724
  44. (unspecified title)PMID:29162146