Татарстан Республикасының милли музее
| Татарстан Республикасының милли музее | |
|---|---|
| Нигезләнү датасы | 1894 һәм 5 апрель 1895 |
| Җитәкче | Айрат Фәйзрахманов[d][1] |
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Идел буе федераль округы, Татарстан, Казан һәм Вахитов районы |
| Урам | Кремль урамы |
| Урын | Кунак йорты, Казан |
| Ана ширкәт | Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы |
| Бәйле оешмалар | Янка Купала музее, Евгений Боратынский музее, А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музее, Габдулла Тукайның әдәби музее, Муса Җәлил музей-фатиры, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры, Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее, Максим Горький музее, Нәҗип Җиһановның музей-фатиры, Каюм Насыйриның музей-утары, Лев Толстой музее һәм В.И. Ленин музей-йорты (Казан) |
| Адрес | 420111, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Кремль урамы, 2 йорт |
| Рәсми веб-сайт | tatmuseum.ru |
| Оешманың Викиҗыентык бите | National museum of the Republic of Tatarstan |
Татарстан Республикасының милли музее (рус. Национальный музей Республики Татарстан, ингл. National Museum of the Republic of Tatarstan) — Татарстанның фәнни-тикшеренү һәм мәдәният-агарту оешмасы, Россиянең иң зур музейларыннан берсе. 1895 елның 5 апрелендә ачыла. 1981 елдан 2005 елга кадәр милли музей 80 музейны берләштергән Татарстан музей берлегенең әйдәүче оешмасы булып тора. Бүген Казанда 12 бүлекчәсе, Югары Ослан һәм Кама Тамагы районында 2 филиалы бар.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1894 елда Казанның фән һәм сәнәгать музее буларак, тарихчы, коллекционер, төбәкне өйрәнүче А.Ф. Лихачевның (1832-1890) 40 000 саклау берәмлегеннән торучы шәхси тупланмасыннан һәм 1890 елда узган фән-сәнәгать күргәзмәсе экспонатлары нигезендә оештырыла. Казан император университеты галимнәре А.А. Штукенберг, Н.П. Загоскин, П.И. Кротов, Н.Ф. Высоцкий, Н.Ф. Катанов музейның коллекцияләрен оештыруда үз өлешен кертә. Казан шәһәренең шәхси коллекционерлары һәм хәйриячеләре И.Ф. Лихачев, Ф.А. Лихачев, В.И. Заусайлов, О.С. Александрова-Гейнс, Галимҗан Баруди, Д.И. Образцов музей фондын тулыландыра.
Казан шәһәр музееның беренче директоры (шура рәисе) (1895-1902) — Сергей Виктор улы Дьяченко (1846-1907)[2].
Исеме еш алышына: 1918 – Казан губернасы музее, 1921 – ТАССР (АТССР) Үзәк музее, 1944 – Татарстан АССР дәүләт музее, 1982 – Татарстан АССР дәүләт берләштерелгән музее, 2001 елдан – Татарстан Республикасының милли музее.[3]
Бинасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Төп мәкалә: Кунак йорты (Казан)

Татарстанның һәм Россиянең архитектура һәйкәле саналучы «Кунак йорты» (рус. Гостиный двор) бинасында урнашкан. Бина турында беренче тапкыр 1556 елда телгә алына. 1770 елда архитектор В.И. Кафтырев таштан яңадан төзи. 1800 елның июнендә архитектор Ф.Е. Емельянов җитәкчелегендә яңартып кору эшләре башлана. Бинаны үзгәртеп корулар XIX гасыр азагында гына төгәлләнә[4]
Тупланмалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Музей фондларында 800 000 саклау берәмлеге экспонат бар. Алар туган якның тарихын, табигатен, Идел буе, Урал алды, Россия һәм дөнья халыкларының тарихын өйрәнү һәм күрсәтү өчен файдаланыла. А.Ф. Лихачевның болгар тупланмасы, Ананьино казылмалары тупланмасы, мисыр һәм антик коллекцияләре, алтын тәңкәләр тупланмасы, XVII гасырның свиткалары, XV - XX гасыр кулъязма китаплары тупланмасы, татар әдәбияты вәкилләренең шәхси әйберләре, Казан татарларының декоратив-гамәли сәнгате үрнәкләре, Г.Р. Державинның мемориаль тупланмасы, тарихи таксидермия (тат. карачкы ясау)[5] үрнәкләре тупланмасы, колибри тупланмасы, көнчыгыш нумизматикасы тупланмасы - игътибарга иң лаеклылардан.[6]
Даими эшләүче күргәзмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Татарстанның борынгы тарихы
- Урта гасырларда акча әйләнеше, сәүдә һәм сәүдә юллары
- «Алтын келәт» (XVII - XIX гасыр татар зәркән эшләнмәләре)
- XVIII гасырда Казан губернасы
- Музей раритетлары – Казанның Меңъеллыгына
Күчмә күргәзмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Татарстан: мәдәниятләр бердәмлеге. – Мәскәү, 2006.
- Кышкы бәйрәмнәр традициясе. – Казан, 2006.
- Театр чакыруы (Камал театрына 100, Качалов театрына 215, рус театрына 250 ел). – Казан, 2006.
- Ата-бабалар чакыруы (Аучылык тарихыннан). – Казан, 2007.
- Кытайдан Аурупага кадәр: Ефәк юлы. Ефәк сәнгатенә 5 000 ел.- Казан, 2007.
- Музыка кораллары дөньясы. – Казан, 2007 (В.Потанин хәйрия фонды ярдәме белән).
- Толстойлар нәселе тарихы –Россия тарихы. – Мәскәү, Пушкин музее, 2008.
- Казан Санкт – Петербургта кунакта. Санкт –Петербург - 2008.
- Кытайдан Аурупага кадәр: ислам дөньясы сәнгате – Казан, 2008.
- Максим Горькийның Казан университетлары (М.Горькийга -135 ,Ф.Шаляпинга – 140) – Казан, 2008.
Белем бирү
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Казан университетлары шәкертләре өчен музей практикасы (1972 елдан)
- Музей хезмәткәрләре өчен стажировкалар
- «Витязь» хәрби-тарих клубы (җитәкчесе – В.Хабаров)
Бүлекчәләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Шулай ук карагыз: Төркем:Татарстан Республикасы Милли музее.
- Е.А. Боратынский музее
- А.М. Горький музее
- Габдулла Тукайның Әдәби музее
- Муса Җәлилнең музей-фатиры
- Шәриф Камал мемориал фатирында татар әдәбияты тарихы музее
- Салих Сәйдәшев музее
- Янка Купала музее (Печище)
- Максим Горький музее (Красновидово)
- В.И. Ленин музее
- Нәҗип Җиһановның музей-фатиры
- Каюм Насыйри музее
- Л. Н. Толстой музее
- Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы
- Татарстанның музыка мәдәнияте музее
Үсеш проекты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]2001 елда Татарстан Министрлар шурасы милли музейны үстерүнең фәнни концепиясен раслый. Аның буенча милли музей тәртипкә салынган күргәзмәләре, яңа саклау урыны, реставрация һәм сәнгать остаханәләре, интернет үзәге булган заманча эре музей үзәгенә әйләнергә тиеш була. Бинаны үзгәртеп кору 6 000 кв.м күргәзмә мәйданы ясарга мөмкинлек бирә. Гостиный дворда музейның клублары, түгәрәкләре эшчәнлеген берләштерүче мәдәният-мәгариф үзәге ачу күздә тотыла. Шунда ук 3 күргәзмә җәелдерелә:
- Борынгы заманнардан бүгенге көнгә кадәр Татарстанның тарихы
- Табигать һәм кеше
- Мәдәният: Татарстан халыкларының мәдәниятләре
Бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Музей турында
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Директорлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 1895-1901 ― Сергей Дьяченко
- 1901-1905 ― Александр Штукенберг
- 1905-1905 ― Николай Загоскин
- 1905-1906 ― Пётр Кротов
- 1906-1912 ― Николай Катанов
- 1912-1913 ― Михаил Рузский
- 1913-1914 ― Григорий Кириллов[ru]
- 1914-1917 ― Николай Катанов
- 1918-1922 ― Бруно Адлер
- 1922-1930 ― Николай Воробьёв[ru]
- 1930-1933 ― Михаил Борисов
- 1933-1934 ― Ефрем Медведев[ru]
- 1934-1935 ― Латыйф Әхмәтшин
- 1935-1937 ― Гений Республиканец
- 1937-1941 ― Григорий Вахламов
- 1941-1978 ― Владимир Дьяконов[ru]
- 1978-1987 ― Люция Вәлиева[ru]
- 1987-2006 ― Геннадий Муханов[ru]
- 2006-2020 ― Гөлчәчәк Нәҗипова[ru]
- 2020-2020 ― Светлана Измайлова (в.в.б.)
- 2020-2025 ― Алиса Вяткина[ru][8]
- 2025 елның октябрендә Умида Гапарова (в.в.б.)[9]
- 2025 елның 27 октябреннән генераль директор в.б. ― Айрат Фәйзрахманов[d], Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган, тарих фәннәре кандидаты[10]
Адресы: Татарстан, Казан шәһәре, Кремль урамы, 2
Ачылу вакыты: 05.04.1895
Бюджет статусы: РФ субъекты, мунииципаль
Оештыру-хокукый формасы: коммерцияле булмаган оешма
Оешма тибы: мәдәни-гаммәви, тикшеренү, уку-укыту
Оешманың классификациясе: универсаль
Оешманың мәйданы: күргәзмә мәйданы 5 206 кв.м; вакытлы күргәзмәләр 1 200 кв.м; саклау фонды 6 015 кв.м
Оешмага керә: архив, фәнни китапханә, реставрация остаханәләре
Югарыдагы оешма: Татарстанның мәдәният министрлыгы
Партнер-оешмалар: Манеж (Мәскәү), Башкортстанның милли музее, Яр Чаллы шәһәренең тарихы музее, өяз шәһәре музее, Болгар музей-тыюлыгы, Иске Казан музей-тыюлыгы, В.М. һәм А.М. Васнецовлар исемендәге Вятка сәнгать музее, ТР дәүләт сынлы сәнгать музее, Биләр музей-тыюлыгы, Казан кремле музей-тыюлыгы, Казан (Идел буе) федераль университетының этнография музее, Качалов театры музее, Эрмитаж-Казан үзәге,Татарстан Республикасының Милли китапханәсе, Татарстанның фәннәр академиясе, Татарстанның милли архивы, Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы, Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханә һ.б.
Саклау берәмлеге – 805 400; 580 085 (төп фондта)
Рәсми бит: http://www.museum.ru/M1299
Танылган хезмәткәрләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Шулай ук карагыз: Төркем:Шәхесләр:Татарстан Республикасы Милли музее.
- ...
Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Нацмузей РТ возглавил начальник одного из отделов минкульта Татарстана Айрат Файзрахманов — 2025.
- ↑ Мэр Дьяченко был голова. (ru). Элита Татарстана журналы.
- ↑ Валеева Л. Г.[ru] Страницы прошлого листая: Из истории Государственного объединенного музея ТАССР 1970—1980 годов. — Казань, «Kazan-Казань», 2005.
- ↑ Тарвердян А. Двор Гостин. Рәсми сайтта.
- ↑ аңлатмасы(үле сылтама)
- ↑ Рәсми сайттан
- ↑ http://museum.fondpotanin.ru/authors/656437(үле+сылтама)
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Милли музейның генераль директоры итеп Алиса Вяткина билгеләнде. Татар-информ, 23.03.2022
- ↑ Алиса Вяткина Татарстан Милли музее генераль директоры вазифасыннан китте. Татар-информ, 22.10.2025
- ↑ Татарстан Милли музее җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Айрат Фәйзрахманов билгеләнде. Татар-информ, 27.10.2025
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Все музеи Казани. Белешмәлек. - Казан, Заман, 2004.
- Г.Р. Назипова, С.Ю. Измайлова. Казанский антиквариум. - Казан, Фолиантъ, 2006.
- В.М. Дьяконов. Моя жизнь и музей. Сорок лет участия в музейном строительстве. - Казан, "Kazan - Казань", 2006.
- DVD-диск "Сокровища Национального музея". - Казан, 2005.
- Г.А. Милашевский. Старая Казань. Фотопортрет. Китап - альбом. - Казан, Заман, 2005.
- Р. Идрисова. По старым улицам казанским... Белешмәлек. - Казан, Новое знание, 2005.
- Сбереженная память. 110 лет Национальному музею Республики Татарстан. «Казань» журналы, № 3, 2005.
- Л. Милашевская. Зоологическая коллекция Национального музея Республики Татарстан. Позвоночные животные. Каталог. - Казан, Заман, 2003.
- Кадырова А. Застывшая музыка Гостиного двора // Казанские ведомости. — 1993. — 3 август.
- Музейные ежегодники. Милли музей нәшрияты.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]| Казанның истәлекле урыннары | ||

