ТАССР Югары Советы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/ТАССР Югары Советы latin yazuında])
(ТАССР ЮШ битеннән юнәлтелде)

ТАССР Югары Шурасы (ТАССР Верховный Советы, рус. Верховный Совет ТАССР) — 1938-1995 елларда гамәлдә булган ТАССРның (ТРның) югары канун чыгару органы. 5 елга сайлана торган 250 депутаттан торган. ТАССР ЮШ рәисне, президиумны, ТАССР Югары мәхкәмәсе составын сайлаган, хөкүмәтне, даими һәм вакытлы комиссияләрне оештырган, иң мөһим дәүләт, хуҗалык һәм социаль мәсьәләләр буенча карарлар кабул иткән; бюджет үтәлешен контрольдә тоткан. ТАССР Югары Шурасының төп актлары — кануннар, карарлар һәм декларацияләр. 1995 елда ТР Дәүләт Шурасы итеп үзгәртелгән.

Моны да кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]