ТР Балалар оешмалары советы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/ТР Балалар оешмалары советы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
ТР Балалар оешмалары советы
Нигезләү елы

2006

Урнашуы

420021, Татарстан, Казан, Островский ур., 23 йорт

Вәкиллек

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы

Веб-сайт

http://sdo-rt.ru/

"Татарстáн Респýбликасы Балалáр оешмалар советы" регионáль иҗтимагый оешмасы яки кыскасы "ТР БОС" РИО (рус. Совет детских организаций РТ, кыскасы РОО "СДО РТ") — эшчәнлеге Татарстан Республикасы балалар иҗтимагый хәрәкәтен координацияләүдән һәм активлаштырудан торган иҗтимагый берләшмә (табышсыз оешма).[1][2][3]

ТР I Яшь гражданнар форумы пленар утырышының катнашучылары карары буенча 2006 елның 6 октябрь көнендә булдырылган.[4]

Эшчәнлеге тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Оешманың төп максатлары:

  • Татарстан Республикасы балаларын һәм яшүсмерләрен бердәм оешмага берләштерү, аларда югары шәхси һәм профессиональ сыйфатларны, нәтиҗәле эшләү сәләтен үстерү;
  • Балалар һәм яшүсмерләр социаль-икътисади проблемаларын хәл итүдә ярдәм күрсәтү, шул исәптән дәүләт хакимияте һәм идарә итү органнарына бирелгән проблемаларны хәл итүдә ярдәм күрсәтү.

ТР Балалар оешмалары советы түбәндәге юнәлешләр буенча эшли:

  • балалар спорты һәм туризмы;
  • балалар эшмәкәрлеге һәм эшкә урнашуы;
  • социаль яклау һәм волонтёрлык эшчәнлеге;
  • патриотик тәрбия;
  • балалар массакүләм мәгълүмат чаралары;
  • мәдәният һәм яшүсмерләрнең иҗади үсеше;
  • балаларны һәм яшьләрне хокукый яклау, мәгариф;
  • экологик тәрбия.

ТР БОС составына Татарстанның бөтен муниципаль берәмлекләренең вәкилләре керә. Совет үзенә район, мәктәп ассоциацияләрен һәм оешмаларын кертә һәм бары Республика буенча 300 меңнән артык актив баланың кызыксынуларын тәкъдим итә.

Берләшмәнең төп чарасы – ТР Яшь гражданнар форумы. Анда БОСның киләчәктәге үсеше буенча әһәмиятле карарлар кабул ителә, районнардан һәм оешмалардан Совет әгъзалары, дирекция, рәис һәм башкарма комитеты сайланыла. Форум ике елга бер мәртәбә уза. Шул чараның катнашучылары БОС эшчәнлегеның бөтен юнәлешләре буенча проектлар төзиләр.

Өч айга бер мәртәбә Совет утырышы уздырыла. Шунда Совет әгъзалары һәм районнар активистлары катнашалар.

Оешмага Татарстан Хөкүмәтеннән ярдәм күрсәтелә. Берләшмә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы карамагында эшли.

"ТР БОС" РИО директоры − Согрина Екатерина Игорь кызы (2014 нче елдан алып).

Төп чаралары һәм проектлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ТР Яшь гражданнар форумы.
  • «Детская Общественная Приёмная».
  • "Лидер года"

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Совет детских организаций Татарстана | Семейный информационный портал(рус.). www.shambala-cat.ru. 2017 елның 2 февраль көнендә тикшерелгән.
  2. СОВЕТ ДЕТСКИХ ОБЩЕСТВЕННЫХ ОРГАНИЗАЦИЙ. nkort.ru. 2017 елның 18 февраль көнендә тикшерелгән.
  3. Реквизиты РОО "СДО РТ", Казань, и другая информация о компании на Rusprofile.ru(рус.). www.rusprofile.ru. 2017 елның 18 февраль көнендә тикшерелгән.
  4. Правительство Республики Татарстан(рус.). prav.tatarstan.ru. 2017 елның 28 гыйнвар көнендә тикшерелгән.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]