Эчтәлеккә күчү

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан Республикасы Дәүләт Советы latin yazuında])
(ТР Дәүләт Шурасы битеннән юнәлтелде)
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы
Сурәт
Кыскача исем Дәүләт Советы
Җитәкче Фәрит Мөхәммәтшин
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан
Алыштырган ТАССР Югары Шурасы
Рәсми веб-сайт gossov.tatarstan.ru(рус.)(тат.)
Җитәкченең урынбасары Марат Әхмәтов, Татьяна Ларионова һәм Юрий Камалтынов
Карта
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Викиҗыентыкта

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы (рус. Государственный Совет Республики Татарстан) — Татарстан Республикасының даими канун чыгару органы (парламент)[1]. Шура 5 елга сайланган 100 депутаттан тора.

Татарстан Дәүләт Советы депутатына намзәтлекне һәр 21 яшькә җиткән Татарстан ватандашы кыла ала. Депутатлар бермандатлы округлар (50 кеше) һәм фиркаләр исемлеге (50 кеше) буенче сайлана. 2009 елда фиркаләр өчен киртә 7 %-ка күтәрелә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1920 елның 25 июне — Казан губернасы башкарма комитеты хакимлек итү вәкаләтләрен ТССРның Вакытлы инкылаби комитетенә тапшыра. Бу вакыйга тарихка Республика төзелгән көн булып кереп кала. ВИКнең төп бурычларының берсе – ТАССР Шураларының Оештыру съездына әзерлек була.
  • 1920 елның 26 сентябре — Казанда автономияле ТССР Советларының I съезды уздырыла. Аның эшендә 348 делегат катнаша.

Хәзерге чакырылыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге вакытта Дәүләт Советының VI чакырылышы (2019—2024) эшли. Аның рәисе — Фәрит Мөхәммәтшин.

V чакырылыш Дәүләт Советында 82 депутат — Бердәм Россия фиркасе, 3 депутат — КПРФ фиркасе әгъзалары.

VI чакырылыш Дәүләт Советында 82 депутат — Бердәм Россия фиркасе (Юрий Камалтынов), 6 депутат — КПРФ фиркасе (Хафиз Миргалимов) әгъзасы.

Чакырылышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]