ТР дәүләт сынлы сәнгать музее

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
ТР дәүләт сынлы сәнгать музее
Сандецкий йорты — музейның баш бинасы
Сандецкий йорты — музейның баш бинасы
Нигезләү датасы 1958
Урын Казан
Директор Нургалиева Розалия Миргалим кызы
Сайт http://izo-museum.ru/
Логотип Викисклада ТР дәүләт сынлы сәнгать музее Викиҗыентыкта

ТР дәүләт сынлы сәнгать музее - Татарстанның сынлы сәнгать музееТатарстанның, Русиянең, Көнбатыш Аурупа рәссамнарының сынлы сәнгать әсәрләрен күрсәтү максатында оештырылган коммерцияле булмаган мәдәният оешмасы. Русиядә иң зур универсаль музейларның берсе. Казанның үзәгендә, Карл Маркс урамында, 64 йортта урнашкан. 1958 елда РСФСР мәдәният министрлыгы карары белән оештырыла. Бинасы – 1906 елда Казан хәрби округы сәргаскәре генерал А.Г. Сандецкий өчен салынган особняк.

Бүлекчәләре – «Хәзинә» милли сәнгать галереясе (Казан Кремле), хәзерге заман сәнгате галереясе (Карл Маркс урамы), борынгы рус сәнгате күргәзмә залы (Бауман урамы, 76 - Богоявление чиркәве).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан – борынгыдан илнең мәдәни үзәге булып санала. 1804 елда ачылган Казан император университеты һәм аның галимнәре фәндә һәм сәнгатьтә дәвамлы бәйләнешләр, традицияләр барлыкка килүгә зур өлеш кертә. Казан университетында укыткан галимнәр арасында Санкт-Петербургта сәнгать академиясендә, А.В. Ступинның сынлы сәнгать мәктәбендә (Арзамас) һөнәри белем алган рәссамнар да була. Университет галимнәре оештырган фәнни - тикшеренү сәяхәтләрендә җыйналган материаллардан уку йортында башта этнография музее, археология музее, соңыннан истәлекле әйберләр һәм нәфис сәнгать музее оештырыла. Университетның сәнгать тарихы һәм теориясе кафедрасында исемнәре Аурупада билгеле тикшеренүчеләр Н.П. Лихачев, Д.В. Айналов, В.К. Мальмберг эшли.

1895 елда җәмәгатьчелек соравы буенча һәм Русия сәнгать академиясе ярдәмендә Казан нәфис сәнгать мәктәбе ачыла. Ул тиз арада шәһәрнең мәдәният һәм сәнгать үзәгенә әйләнә. Анда һәр елны «Күчмә нәфис күргәзмәләрнең иптәшлеге», Император сәнгать академиясе, «А.И. Куинджи исемендәге җәмгыять» катнашында Русиянең билгеле рәссамнарының иҗат эшләреннән күргәзмәләр оештырылып килә. Шушындый эшчәнлекнең нәтиҗәсе буларак, Казанда сәнгать бүлеге дә булган беренче ачык музей барлыкка килә.

А.Ф. Лихачёв тупланмасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туган якны өйрәнүче Казан галиме – археологы А.Ф. Лихачёв (18321890) җыйган картиналар, рәсемнәр, гравюралар коллекциясен аның ир туганы (абыйсы) Русия флоты вице – адмиралы И.Ф. Лихачёв 1891 елда шәһәргә бүләк итә. Коллекциядә археология, этнография, тарихка караган 40 000 данә әйбер була. Игътибарга аеруча лаеклылардан, соңыннан музейда минц -кабинет оештыру өчен файдаланылган тимер акчалар тупланмасы; Италия, Испания, Алмания, Франция, Һолландия, фламанд рәсем мәктәпләре һәм Русия рәссамнарының (Левицкий, Боровиковский, Тропинин, Чернецов, Перов, Айвазовский, Шишкин) 420 картинасыннан торган галерея.[1] .

Инкыйлабтан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң музейны баету дәвам иттерелә. 1919 елда Казан шәһәренең фәнни – сәнәгый музее Казан губерна музее итеп үзгәртелә һәм анда сәнгать, тарих – археология, этнография бүлекләре булдырыла. Музей фондына таланган дворян - алпавыт сарайларыннан, ябылган чиркәү – кярханәләрдән тартып алынган нәфис эшкәртмәләр куела. Русия башкалаларыннан кайтартылган, Казан университетыннан алынган, шәхси куллардан сатып алынган һәм һәдия ителгән сәнгать әсәрләре белән коллекция баетыла. Мәсәлән, Казан генерал - губернаторы А.К. Гейнсның хатыны О.С. Александрова – Гейнсның музейга алынган коллекциясе игътибарга лаек. Анда ХIХ гасырның II яртысында иҗат иткән Русия рәссамнары П.О. Ковалевский, К.А.Трутовский, В.Е.Маковский, А.В.Гинье, Л.Ф. Лагорио, И.И.Шишкин. И.Е. Репинның картиналары була. 1920 елда Казан рәссамы – нашире А.Ф. Мантельдән «Сәнгать дөньясы» («Мир искусства») берлегенә керүче рәссамнар А.Н. Бенуа, И.Я. Билибин, А.Ф. Гауш, Б.М. Кустодиев, Д.И.Митрохин картиналары кабул ителә. 1920 елда музейның 25 еллыгы уңаеннан аңа Татарстан Җөмһүриятенең Үзәк музее статусы бирелә. Юбилей уңаеннан Дәүләт музей фонды (Мәскәү) ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башы рәссамнарының зур җыелмасын тапшыра. Музей фонды арту белән бергә күргәзмәләр оештыру һәм фәнни - тикшеренү эшләре дә арттырыла. Музейның сәнгать бүлеген картиналар галереясенә әйләндерүдә П.М. Дульский (1879-1956), П.Е. Корнилов (1896-1981), В.В. Егерев (1886-1956), П.А. Радимов (1887-1967) зур хезмәт куялар. Алар бигрәк тә җирле рәссамнарның иҗатын барлап, бер урынга туплауга зур игътибар бирә. Күргәзмәләр вакытында һәм остаханәләрдән Казан сәнгать мәктәбе укытучылары һәм шәкертләре Н.И. Фешин, Н.Н. Беньков, Г.А. Медведев, В.К. Тимофеев, К.К. Чеботарев әсәрләре табып алына. П.М. Дульский һәр күргәзмәнең каталогын чыгарып баруга ирешә, «Казанский музейный вестник» журналын да чыгара.[2]

1940 елда музей фонды Казан сәнгать укуханәсенең уку – укыту музееннан график – рәссамнар П.А. Шиллинговский, А.П.Остроумова - Лебедева, П.В. Кузнецов, Д.Д.Штеренбергның коллекциясе белән тулыландырыла. Галерея каршында гравюралар кабинеты эшли башлый. Шулай итеп, Русия сынлы сәнгате коллекциясе сугышка кадәр тупланып бетә. Аннан соңгы елларда аерым әсәрләр белән Русиянең һәм Татарстанның мәдәният министрлыклары аша тулылынып тора.

1958 елда ТАССРның Дәүләт музее картиналар галереясе мөстәкыйль Сынлы сәнгать музее итеп үзгәртелә. Беренче директоры - Г.А. Могильникова (1928-2001). 1967 елда шәһәр үзәгендә урнашкан гүзәл бинага күчерелә (1917 елга кадәр Казан хәрби округы сәргаскәренең резиденциясе).

19601970 елларда ХХ гасырның I яртысында иҗат иткән рәссам Н.И. Фешинның (1881-1955) әсәрләренең Русиядә һәм дөньяда тиңе булмаган тупланмасы булдырыла.

«Хәзинә» милли сәнгать галереясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1950 еллардан башлап, Татарстан рәссамнарының сынлы сәнгать, графика, скульптура әсәрләрен туплау эше башлана. Шуларга нигезләнеп, музейда Татарстанның һөнәри декоратив - гамәли сәнгате дип исемләнгән, даими эшләүче экспозиция ясала. Татар милли сәнгате тупланмасы музей фондында күренекле урын били. Шул тупланма нигезендә 2005 елда, Казанның меңъеллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, Казан Кремленең элекке юнкерлар укуханәсе бинасында сынлы сәнгать музееның бүлекчәсе буларак «Хәзинә» милли сәнгать галереясе ачыла.

Музей турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүлекләр (заллар)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

А.Ф. Лихачёв тупланмасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Рус сәнгате[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XVII гасыр – XX гасыр башы рус сәнгате әсәрләре тупланмасы - музейда иң зурлардан - 1000 саклау берәмлеге тәшкил итә. Аны туплау А.Ф. Лихачевның (18321890) шәхси тупланмасына нигезләнеп, йөз ел дәвам итә. Д.Г. Левицкий, Ф.С. Рокотов, И.К. Айвазовский, И.Е. Репин, В.А. Серов, И.Э. Грабарь, В.В. Кандинский , Р.Р. Фальк кебек дөньяга билгеле мәктәп вәкилләренең дә, Л.Д. Крюков, Л.Л. Крюков, А.Н. Ракович, З.И. Иванов, Ф.П. Травкин, И.И. Журавлёв, В.А. Щегольков кебек Казан губернасында гына билгеле рәссамнарның әсәрләре дә бар. Алабугада туган И.И. Шишкинның, Казан сәнгать мәктәбеннән Н.И. Фешинның әсәрләре (барысы 180 әсәр) тупланмалары – илдә иң зурлардан.

Музей тупланмалары Русиядә сәнгатьнең үсеш баскычларын төгәл күзалларга ярдәм итә.

Русиядә дөньяви сәнгатьнең беренче адымнары турында (XVIII гасыр) парсун язулары (персона сүзеннән) сөйли: Ермак портреты, инокиня Марфа портреты. «Россика» ысулында эшләнгән әсәрләр аерым игътибарга лаек: патша гаиләсе әгъзаларының һәм югары катлау сановникларның чит ил рәссамнары (И.-Б. Лампи, Ж.-Л. Вуаль, Г.-Х. Гроот, П.-Д. Ротари), башкала рәссамнары (Ф.С. Рокотов, Д.Г. Левицкий), җирле рәссамнар (И. Титов, Г.Островский) ясаган тантаналы портретлары һәм ялгыз сурәтләре. ХIХ гасырның I яртысы рус сәнгате турында В.А. Тропинин, К.П. Брюллов, Е.С. Сорокин портретлары, М.Н. Воробьёв, А.П. Боголюбов, А.В. Гине, П.П. Джогин, Л.К. Плахов, И.Т. Дурнов пейзажлары, маринист И.К. Айвазовскийның ике картинасы («Гондольер төнлә диңгездә», «Кырым күренеше» (1843) сөйли. Т.А. Нефф, П.Ф. Плешанов, В.В. Пукирев, Е.Н. Хилкова, В.Г. Худяков («Печән чабучы» (1847) әсәрләре академия мәктәбе дәрәҗәсенең югары булуын күрсәтеп тора.

1812 елгы Ватан сугышы турында Д.Доу, Н.Е. Сверчковның каһарман офицерларның портретларыннан белергә була. Казан университеты профессорлары К.Ф. Фукс, К.К. Фойгг , Казан уку округы попечителе М.Н. Мусин-Пушкин портретлары кызыклы.

XIX гасырның II яртысы рус сәнгатенең үсеше турында А.К. Саврасов, Ф.А. Васильев, В.Д. Поленов, В.М. Резанов, Л.Л. Каменев, Е.Е. Волков, А.А. Киселёв, В.В. Верещагин, А.П. Боголюбов, И.И. Левитан, А.И. Мещерский, А.А. Писемский, К.Я. Крыжицкий, М.К. Клодт, А.И. Куинджи кебек рәссамнарның пейзаж күренешләреннән аңларга була.

Казан һәм Алабуга белән тормышы бәйле рәссам И.И. Шишкин тупланмасы (42 сынлы сәнгать әсәре, 300 графика бите) шулай ук игътибарны җәлеп итәрлек.

Тарих турында сөйләүче әсәрләргә В.Г. Перовның «Кыш шатлыгы» (1864), А.Н. Шурыгинның «Кулга алу» (1867), П.А. Сведомскийның «Мессалина» (1900), Н.В. Невревның «Митрополит Филиппның соңгы сулышы» (1898) картиналарын, В.А. Якоби, К.А. Савицкий, И.П. Батюков, В.А. Голынский эскизларын кертергә була.

Портрет жанрында иҗат ителгән әсәрләр: В.А. Серовның «С.М. Драгомирова портреты» (1889), Н.А. Ярошенконың «С.Р. Левицкая портреты» (1883), И. Е. Репинның «Китап укучы кыз» (1870), «Актриса Белла Горская портреты» (1910).

Казан сәнгать мәктәбен оештыручылар И.А. Денисов, Г.А. Медведев, Х.Н. Скорняков, Санкт-Петербург сәнгать академиясен бетергән В.Н. Пирогов, Г.П. Свелицкий, А.К. Горбунов, А.Д. Столяров , рус рәссамнары А.И. Кандауров, М.И. Латри, И.С. Горюшкин-Сорокопудов, Е.И. Столица, А.Р. Эберлинг, Ф.Э.Рушиц, Л.В. Туржанский әсәрләре кадерләп саклана.

«Сәнгать дөньясы» («Мир искусства»), Рус рәссамнары берлеге, «Зәңгәр гөләп»(«Голубая роза»), «Бубен валеты» дип аталган иҗади берлекләр турында әгъзалары В.А. Серов, К.А. Коровин, Б.М. Кустодиев, И.Э. Браз, К.А. Сомов, С.Ю.Жуковский, К.Ф. Богаевский, Н.П. Крымов, С.А. Виноградов, И.И. Машков, В.В. Рождественский, М.Ф. Ларионов, Н.С. Гончарова, А.А. Осмеркин, П.П. Кончаловский иҗаты аркылы танышырга мөмкин.

Модерн (А.Н. Бенуа, А.Я. Головин), символизм (В.Э. Борисов-Мусатов), М.А. Врубель, П.В. Кузнецов), абстракционизм (В.В. Кандинский) стилендә ясалган картиналар бар.

Музей фондындагы рус графикасы коллекциясендә – 600 эш. А.А. Агин, И.А. Угрюмов, И.К. Айвазовский, М.И. Лебедев, Л.И. Соломаткин, А.К. Саврасов, М.В. Нестеров ,Ф.А. Малявин эшләре аркылы Русия графика сәнгатенең үсеш юлын күзаллау мөмкин.

XVII гасыр – XX гасыр башы рус скульптурасы тупланмасы П.П. Клодт, Ф.П. Толстой, И.С. Ефимов, Е.А. Лансере, М.М. Антоколский, Н.А. Лаврецкий, М.А. Чижов, И.Я. Гинцбург, П.П. Трубецкой, С.Т. Коненков иҗат иткән 40 эштән тора.[3]

Борынгы рус сәнгате[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы рус сәнгате бүлегендә XVI- XIX гасырлар сынлы сәнгате, скульптурасы, гамәли сәнгать әсәрләре куелган.

«Одигитрия» иконасы
«Знамение» иконасы

XVI гасырның I яртысында язылган иконаларның («Богоматерь Одигитрия Смоленская», «Богоматерь Знамение») төп нөсхәләре булу игътибарга лаек. Мәскәү кремленең Корал пулаты икона язучылары эшләре дә бар. 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң Казан император университетының археология музее мәҗбүри ябылган чиркәүләрдән, кярханәләрдән алынган иконалар белән баетыла.

Татарстан җирендә беренче христиан дине килеп кергән Зөя (Свияжск) шәһәренең Успенье кярханәсе, Труйсын чиркәвеннән алынган иконостаслар җыелмасы да тупланмада зур урын алып тора. Алар ярдәмендә XVI- XVIII гасырдагы рус сәнгатенең үсеш баскычларын, аерым алганда, икона язу сәнгате үзенчәлекләрен өйрәнергә мөмкин.[4]

Графика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Графика бүлегендә 14 000 берәмлек XVI – XX гасыр Русиянең классика һәм заманча сәнгате әсәрләре саклауга куелган. Ул - музей фондының иң зур бүлеге. Иң борынгы хезмәтләр иске Казан иконографиясе бүлекчәсендә. ХIХ гасырның I яртысында Казан губернасында эшләгән рус һәм чит ил рәссамнары К.-В. Барду, А. Молинари, В.С. Турин, Э. Турнерелли, А.Н. Ракович, Д.Д. Крюков әсәрләре дә шушы бүлекчәдә.

ХIХ гасыр тупланмасының үзенчәлеге – Санкт–Петербург сәнгать академиясеннән Казанга җибәрелгән укыту рәсемнәре булуда. Аларны 1930 елда Казан сәнгать укуханәсеннән музейга тапшырганнар.

«Рус акварель җәмгыяте» әгъзалары Л.О. Премацци, А.Н. Бенуа, А.П.Соколв, Н.Н. Каразин, К.Е. Маковский, Л.Ф. Лагорио, А.И. Куинджи эшләре оригиналь графика бүлекчәсен тәшкил итә.

Сынлы сәнгатьтә натура рәсеме бүлекчәсендә Н.И. Фешинның 100, Р.Р. Фалькның 40 хезмәте, С.А. Виноградов, И.И. Машков, Ф.А. Малявин, В.И. Суриков әсәрләре урнаштырылган. Аларның күбесе Дәүләт музей фонды (Мәскәү), Румянцев музее, Е.Д. Мясников, С.А. Бахрушин, Е.Н.Косвинцев, О.С. Александрова-Гейнсның шәхси тупланмасыннан кабул ителгән.

XIX гасыр рус рәсеме бүлекчәсендә А.К. Саврасов, И.К. Айвазовский, К.Е. Маковский, А.И. Куинджи, В.И. Суриковның һ.б. оригиналь хезмәтләре куелган. Алар А.Е. Бурцев (Санкт-Петербург), В.В. Егерев (Казан) тупланмаларыннан кергән.

Рус басма графикасы тупланмасы репродукция ясау осталары Г.Ф. Шмидт, Е.М. Чемесов, Г.И. Скородумов, Н.И. Уткмн, И.П. Пожалостин, Ф.И. Иордан, С.Ф. Галактионов, И.В. Чесский, К.П. Беггров хезмәтләреннән тора. 300 ләп эш Л.Д. Гликин һәм А.П. Ильинскийның шәхси тупланмасыннан (Санкт-Петербург) 1980 елда кабул ителгән.

Музейда «Җайдак» («Всадник») график-рәссамнарның иҗат берлеге (М.Г.Андреевская, К.К. Чеботарева, А.Г. Платунова, Д.М. Федоров, С.С. Федотов, М.В. Барашов, Ф.Ш. Таһиров, А.Н. Коробкова, Ш.Н. Мөхәммәтҗанов, М.З.Кәримов) (1920 еллар) әсәрләренең иң тулы җыелмасы бар.

ХХ гасырның икенче яртысы графикасы китапка иллюстрация ясау осталары Д.А. Шмаринов, М.В. Куприянов, П.Н. Крылов, Н.А. Соколов, Ф.Ф. Әминов, Б.И. Урманче, Х.А. Якупов, Б.М. Әлменов, Л.А.Фәттахов, Г.А. Рахманкулова эшләрендә чагылыш тапкан. И.Н.Павлов, Д.И. Архангельский, И.И. Варакин гравюралары, Ф.Д. Константинов, А.Д. Гончаров, Ю.Р. Берковский ксилографияләре, В.А. Ватагин, А.С. Шендоров автолитографияләре, экслибрис, эстамп үрнәкләре дә игътибарны җәлеп итә.

Көнбатыш Аурупа графикасы бүлекчәсендә Алмания, Һолландия, Фландрия, Италия, Франция гравюра осталарының 4 000 хезмәте саклана. А.Ф. Лихачев, Г.И. Мешков, Молоствов тупланмаларыннан Альбрехт Дюрер[5], Лука Лейденлы, Рембрандт, Адриан Остаде, Антони Ватерло, Лукас Ворстерман, Пауль Понциус, Схельте Адамс Больверт, Франсиско Гойя, Стефано делла Белла, Жак Калло офортлары кабул ителгән. Маттеус Мериан (Алмания) һәм аның шәкертләренең 900 офорты, Джованни Батиста Брустолони, Луиджи Россининың (Италия) 100 гравюрасы, Клод Меллан, Жерар Эделинк, Луи Деплас, Себастьян Леклерк, Гюбер Франсуа Гравело, Жан Мишель Моро, Жан Батист Удри, Шарль Никола Кошен (Франция) хезмәтләре игътибарга лаек.

«А.И.Куинджи.«Таулар».1885-1890
«А.И.Куинджи.«Яңгырдан соң».1900
«Альбрехт ДюрерЯшь ир портреты».1507

Сынлы сәнгать музее күрсәтә торган хезмәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Эстетик тәрбия үзәге дәресләре
  • Сынлы сәнгать студиясе (10-12 яшьлекләр өчен)
  • Музейның фәнни хезмәткәрләре лекцияләре
  • Музейга килү өчен автобус арендалау
  • Шәхси куллардагы картиналар турында телдән консультация бирү
  • Музей фондыннан әсәрләрне алып торып файдалану мөмкинлеге
  • Музей залларында фотога һәм видеога төшерү
  • Музей залларында тантаналар үткәрү
  • Махсус һәнәри мәктәп укучыларына ябык фондтан һәм архивтан файдалану мөмкинлеге

Музей каршында сәнгать әсәрләре турында нәшер ителгән китаплар һ.б. сата торган киоск эшли.

Төп экскурсияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Ияләр төнне көтәләр», Әхсән Фәтхетдинов, 1993
Ага Базар,Болгар шәһәренең бистәсе (Бакый Урманче рәсеме, 1970 ел)
Н.Фешин. Варя Адоратская портреты, 1914 ел
  • Музей заллары буйлап
  • Борынгы Русь мәдәнияты
  • ХVIII гасыр – «портрет» жанрының алтын гасыры
  • Нәфис сәнгать чоры. Академия мәктәбенең чәчәк атуы
  • Рус сәнгате. Реализмнан импрессионизмга кадәр
  • И.И. Шишкин (сынлы сәнгать, графика)
  • Остазлар һәм шәкертләр
  • ХIХ гасырның II яртысында рус пейзажы
  • Көмеш гасыр. Рус сәнгатендә модерн
  • ХХ гасыр башы.Традицияләр һәм яңалыклар
  • Декоратив – гамәли сәнгать тупланмасы
  • Казан «Антиквариум»ы (А.Ф. Лихачёв тупланмасы)
  • Көнбатыш Аурупа сынлы сәнгате
  • Галерея ни турында сөйли?
  • Бакый Урманче иҗаты
  • Харис Якупов иҗаты
  • Татар декоратив- гамәли сәнгате
  • Бөек Ватан сугышы (Х. Якупов рәсемнәрендә)
  • Татар шәмаилләре
  • Татарстанның хәзерге заман сынлы сәнгате
  • Илдар Зарипов иҗаты
  • «Ияләр» – Әхсән Фәтхетдинов
  • Татар халкы тарихы – сынлы сәнгатьтә
  • Милли сәнгатьтә фольклор
  • Б. Урманче әсәрләрендә тарихи образлар

Музейның нигезе: А.Ф. Лихачёв (1832 – 1890) тупланмасы

Генераль директор – Розалия Нургалиева

Адресы: Татарстан, Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 64

Ачылу вакыты: 1958 ел (оештыру); 30.10.1967

Бюджет статусы: РФ субъекты, мунииципаль

Оештыру-хокукый формасы: коммерцияле булмаган оешма

Оешма тибы: мәдәни - гаммәви, тикшеренү

Оешманың классификациясе: универсаль, сәнгати

Оешманың мәйданы: күргәзмә мәйданы 6 447 кв.м, саклау урыны 1 148 кв.м; парк 0,2 га

Оешмага керә: лекция залы, кибет, парк

Югарыдагы оешма: Татарстанның мәдәният министрлыгы - R422

Партнёр-оешмалар: Татарстанның милли музее – М 1299

Саклау берәмлеге – 25 000

Рәсми бит: www.izo-museum.ru

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1891 елның 27 июнендә Казан шәһәр думасы карары белән И.Ф. Лихачёвка Казан шәһәренең шәрәфле ватандашы исеме бирелә.
  2. http://g2.izo-museum.ru/v/katalogi/dulskii.pdf.html
  3. Лобашева И.Ф. Рус сәнгате коллекциясе
  4. Музей сайты. Коллекцияләр бүлеге
  5. http://www.art-catalog.ru
Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани