ТР милли банкы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
архитектура һәйкәле
ТР милли банкы
Шәһәр Казан
Мигъмари эслүб модерн(неоклассицизм)
Лаихә авторы Ф.П. Гаврилов (мигъмар) ),
А.Г. Сапунов (мигъмар) ),
Трифонов (инженер)
Төзелеш 19141915 еллар

ТР милли банкы (бина) — 1915 елда Русия дәүләт банкының Казан бүлекчәсе өчен Казанның Зур Проломная урамында (хәзерге Бауман урамы) төзелгән бина. Архитектура һәйкәле. Казан шәһәренең тарихи үзәгендә, Бауман урамы, 37нче йорт адресы буенча теркәлгән. 1990 елдан бинада Татарстан Җөмһүриятенең Милли банкы[1] урнашкан (идарә рәисеЕвгений Богачев (2014 елга кадәр).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1860 елда Русия патшасы Александр II фәрманы белән Русия дәүләт банкы оештырыла.

1864 елда Казан губернасы үзәге Казан шәһәрендә илдә иң беренчеләрдән булып, Русия дәүләт банкының бүлекчәсе оештырыла.

Русия банкының Казан бүлекчәсе башта Казан кирмәнендә урнашкан була. 1876 елда Черек күл урамына (хәзерге Дзержинский урамы) мигъмар И. А. Васенков проекты буенча салынган 3 катлы үз йортына күченә.

1884 елда Казанда тимер юл ачылу сәбәпле шәһәрдә тауар алмашу көчәя, сәнгатькәрләр һәм сәүдәгәрләр кредит-акча оешмаларына ешрак мөрәҗәгать итә башлыйлар. Банк бүлекчәсенең бинасын зурайту кирәк була. 1911 елда Санкт-Петербургта Казан бүлекчәсенең яңа бинасын төзү турында карар кылына. Зур Проломная урамында урын сайлана. Банк салынасы урындагы 2 нче ир балалар гимназиясе (1846-1856 елларда Николай Лобачевский яшәгән бина) сүтелә, банк җирлегендәге аерым хуҗаларның йортларын банк сатып ала һәм сүттерә. Сәүдәгәр Гобәйдуллин гына үзе хуҗа булган бинаны сүтәргә риза булмый.[2] 1914-1915 елларда мигъмарлар Ф.П. Гаврилов һәм А. Г. Сапунов проекты буенча инженер Трифонов (банк бүлекчәсе идарәчесе — А. Ф. Квецинский) банк бинасын бер(уң) канатлы итеп төзергә мәҗбүр була.[3] Инкыйлабка кадәр банк бүлекчәсендә 9 идарәче (рус. управляющий) алмашына. Беренчесе — В. П. Безобразов, тугызынчысы — И. А. Тихенко.

Инкыйлабтан соң бүлекчә контора дәрәҗәсенә күтәрелә. Контораның беренче идарәчесе П. А. Марьин Совет хөкүмәтенә тугрылыгын эш белән раслый. Бер аяксыз гарип булуына карамастан, Казан банкы подвалында сакланган алтын запасын ак чехлар төяп Себергә алып киткәч, ташламыйча озата бара һәм 1920 елның 3 маенда эшелон (13 вагонда 340 тонн алтын) белән Казанга кире кайта.[4]

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның шәһәр мигъмариятында ХIХ гасырның II яртысыннан эклектика элементлары (псевдорус стиле белән) өстенлек итә. ХIХ гасыр ахырында эклектикага алмашка модерн һәм неоклассицизм килә. Мюфке йорты, Шәмил йорты, ТР милли банкы бинасы — әлеге стильдә төзелгән биналарның иң күренеклеләре.

Модерн мигъмарияты бина төзелешендә туры сызыклардан һәм туры почмаклардан баш тартып, табигый сызыкларга өстенлек бирә. Яңа технологияләр (тимер, пыяла) киң кулланыла . Бина тышкы яктан матур бизәлешле, шул ук вакытта файдалы эчке мәйданы зур булырга тиеш. Интерьерны бизәүгә дә басым ясала. Корылманың барлык элементлары — баскычлар, ишекләр, баганалар, балконнар барысы да сәнгатьчә нәфис итеп эшкәртелә.

Банк бинасы җирле материалдан — известняк һәм доломит кулланып, кызыл кирпечтән корылган. Бина корылып беткәч тә, иң алдынгы дөнья стандартларына туры килүче банк кирәк-ярагы һәм җиһазлары сатып алына. Заман өчен алдынгы сигнал тапшыру чарасы уздырыла, ныклы элемтә булдырыла.

Төп керү юлында киң баскыч, аның як-ягында таш яктырткычлар бастырылган. Фасадның түбә áркасына һәм диварларына дәфнә яфрагыннан ясалган тәкыя сурәтле бизәкләр ябыштырылган. Бинаның тәрәзәләре турыпочмаклы, алар арасында барельефлар урнашкан. Экстерьер һәм интерьер колонналар белән бизәлгән.[5]

Үзгәртеп кору[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1996 елның 22 апреленда банкның бинасын үзгәртеп кору башлана. Беренче чиратта, җитешмәгән уң канатын төзү һәм гомуми мәйданны киңәйтү максаты белән, янәшәдәге 3 катлы йорт сүтелә, 30 гаилә, аларга яңа фатир сатып алынып, күчерелә.

Банкның уң канатын югослав фирмасы «ИБК-Энергопроект» кора. Төп бинаның беренче катына Словакия-Татарстан фирмасы «Слотар» ремонт ясый.[6]

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1917-1920 елларда Герман фронтыннан куркынычсыз ераклыкта дип исәпләнгән Казан банкының идән астында Русиянең алтын запасы — 80 мең пот (1 300 тонна) байлык саклана.

1918 елның җәендә Казанга ак чехлар якынайгач, алтын запасын Түбән Новгородка күчерергә карар кылына. Казан елга пристанена 4 баржа таккан 4 буксир, 2 моторлы көймә килеп туктый. Ләкин инде төяргә соң була, чөнки Казан хакимияте кулында ике тонна йөк күтәрешле 4 машина гына була. Кайбер мәгълүматлар буенча, әлеге машиналар алтын төяп, Нократ Аланына таба юнәләләр һәм шунда эзсез югалалар.

Банк бинасын саклаучы Янис Берзинь җитәкчелегендәге латыш укчылары отряды банктан чигенгәч, шәһәр кешеләре банкны таларга ташлана. Идән астына борылмалы (винтлы) тимер баскычтан төшәсе булганга, алтын тутырылган чиләк күтәреп менүчеләргә аска омтылучылар менәргә комачаулый. Сейфлар һәм стеллажлар янында этеш-төртеш башлана. Экспроприация барып чыкмый: көндезге 3 тә ак чехлар банкны сак астына ала.

Ике атнадан Лев Троцкий җитәкчелегендә Кызыл Армия бүлгеләре Казанны азат итәргә омтылгач, ак чехлар кызылларның хатасын кабатламый. Алтын запасы төялгән ике пароход кораллы сак астында Самарага озатыла. 645 533 893 сум 21 тиенлек алтын, 100 млн сумлык кредит билетлары, көмеш, платина һ.б. кыйммәтләр төялгән (инкыйлабка хәтле бәядә барлыгы 1,1 млрд сумлык) йөк тимер юлдан Уфага, аннан Омскига озатыла.

  • 1929 елның 13 сентябрендә ССРБ үзәк банкы белән Франциянең «Р. де Люберзак и Ко» банкир йорты арасында Казан банкыннан югалган 400 тартма алтын, көмеш, платинаны табып, ССРБ банкына кире кайтару турында.яшерен килешү төзелә. Көз көне меңәрләгән кызыл гаскәрче Казан тирәсендәге бик күп чокырларны, тимер чыбыклар белән җиргә төртеп, тикшереп чыгалар. Эзләүнең нәтиҗәсе булмый.[7]
  • Үзәк телевидениедә чыгучы «Исследователи» тапшыруының махсус саны Казан банкыннан югалган алтын запасына багышланган иде.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Евгений Богачев .Потенциал для успеха у нас есть. Казан, 1998.

2. Евгений Богачев. Прямая речь. Казан, 2001.

3. Евгений Богачев. Прямая речь, или десять лет спустя. Казан, 2011.

4. Саетгараев И. И. Становление и развитие финансового капитала в Казанской губернии во второй половине XIX — начале XX вв. Кандидатлык диссертациясе авторефераты. Казан, 2008.[8]

5. «Банк на все времена». Банкка багышланган китап-альбом. Казан, 2012(?).

Сылтама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 2014 елның 1 октябреннән — Русия үзәк банкының Идел-Нократ идарәсе филиалы
  2. Народ.ру сайты. Фотолар
  3. Җитешмәгән сул канатын соңгы елларда гына төзеп куйдылар.
  4. РФ Үзәк банкы мәгълүматы
  5. Кызык сәяхәт порталы
  6. Казанские истории сайтында
  7. Алтын бизгәге
  8. disserCat электрон китапханәcе
Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани