Эчтәлеккә күчү

Тавык карчыгасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тавык карчыгасы latin yazuında])
Тавык карчыгасы
Сурәт
Халыкара фәнни исем Astur gentilis
Таксономик ранг төр
Югарырак таксон Astur[d]
Таксонның халык атамасы Eurasian Goshawk[1][2]
Таксон синонимы Тавык карчыгасы[d]
Тәүге атамасы F. gentilis[d]
Төрләр ареалы харитасы
Оя (Accipiter g. gentilis)
Accipiter gentilis

Тавык карчыгасы (лат. Accipiter gentilis) — карчыга кошлар гаиләлегенең чын карчыгалар ыругының ерткыч кош. Аурупада, Азиядә һә Төньяк Америкада киң таралган.

Тавык карчыгасы карчыгалар ыругының иң зур төре. Иркәкләрнең массасы 0,63–1,1 кг, озынлыгы уртача 55 см, канатларының колачы 98–104 см. Тешеләр аз гына зуррак, аларның массасы 0,86–1,6 кг, озынлыгы 61 см, канатларының колачы 105–115 см.

  • Урта Аурупа карчыгасы (лат. Accipiter gentilis gentilis)
  • Көнбатыш Себер карчыгасы, тойгын (лат. Accipiter gentilis buteoides)
  • Көнчыгыш Себер карчыгасы, Камчатка карчыгасы (лат. Accipiter gentilis albidus)
  • Көньяк Урал карчыгасы (лат. Accipiter gentilis suschkini)
  • Урта Себер карчыгасы (лат. Accipiter gentilis schvedowi)
  • Япония карчыгасы (лат. Accipiter gentilis fujiyamae)
  • Кавказ карчыгасы (лат. Accipiter gentilis caucasicus)

Себер карчыгасы зур кош, иркәкнең канат озынлыгы 32–35 см, тешенең — 35–39 см. Себер карчыгалары кышын кайвакыт үзең ояларыннан ерак көньякта очрашалар. Аларны Башкортостанда, Иделнең түбәнге өлешендә, Урта Азиядә, Кавказда күрделәр. Себер карчыгалары арасында аксыл (бүз) кошлар очрашалар, аларны аеруча тойгын дип атыйлар. Азия лачынчылары аларның кадерен беләләр.

«Кара лачын ау кошым
Сиңа булмас, Шаһ Тимер!
Аннан кала Бүз тойгын
Ул да булмас, Шаһ Тимер!»
Идегәй дастаны