Тайдулла

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тайдулла latin yazuında])
(Тагай-Тоглу битеннән юнәлтелде)
Тайдулла
Алтын Урда ханнары хатыны, улус хәкиме
Туган билгесез
Үлгән 1361 яки 1363
Сарай-Бәркә
Җефет Үзбәк хан һәм Нәүрүзбәк
Балалар Тәнибәк, Җанибәк
Тайдулла ролендә Роза Хәйруллина. «Орда» фильмы (реж. А. А. Прошкин, 2012)

Тайдулла[1][2] (Тайтуглы[3], Тайтуглу Тайдула[4], мөмкин - Тагай-Тоглу[5]) (? - 1361нче елның язы[3], яисә 1363 ел [6]) - Нәүрүзбәк һәм Базарчи ханлар заманында Алтын Урданың фактик хакиме. Хаким. Үзбәк ханның (13231341), Нәүрүзбәкнең (1360) җәмәгате, Тәнибәк, Җанибәк ханнарның анасы, Бирдебәк ханның, Толымбикә ханбикәнең дәү әнисе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Килеп чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алтын Урданың көнбатыш өлешеннән чыккан. Туу урыны билгеле түгел.

Үзбәк белән никахта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Никахлашу датасы билгеле түгел. Билгеле булганча, 1323 елда алар никахта булуы билгеое. Хан Үзбәкнең төп хатыны була.[7] Ибне Баттута: «Комсызлыгына карамастан ханымны халык арасында да хөрмәт иткәннәр»- дип язган.[3] Алтын Урдада христианнарның яклаучысы була.[8] Ул Үзбәк хан исән чакта ук шактый хакимияткә ия булган. Тайдуланың Гөлестан шәһәренә хуҗа булуы билгеле.[9][10] Бу шәһәрнең хәрабәләре "Царево городищеда" урнашкан дигән гипотеза бар.[11] Тайдулланың биләмәсе Тула да булган.[12] Мәсәлән, 1340 елда Рим Папасы Бенедикт XII Алтын Урда белән дипломатик бәйләнеш булдырган. Хатта ул аны Төньяк Татар Иленең императрицасы дип атый.[13]

Соңрак еллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үзбәк үлгәннән соң үзенең кече улы Җанибәккә (билгеләнгән Үзбәк варисы) хакимлеге өчен көрәштә ярдәм итә. Кайбер авторлар язганча, аның олы улы Тинибәк әнисе ярдәме белән үтерелгән. Шул вакыттан аның сәяси әһәмияте тагын да арта. Ул рус кенәзләренә ярлыклар бирә, суд хөкем эшләрен хәл итә, тамга салымы җыя. Ул хәтта Венециан Республикасы дожы белән мөстәкыйль дипломатик язышу алып бара. Бу язышу венециялеләрнең татар сәүдәгәрләрен талауга бәйле була.

Ул Бәрдибәк идарәсенә дә, Көлпә идарәсенә дә сизелерлек йогынты ясый. Аннары ул үзенең яңа ире Нәүрүзбәкне тәхеткә утырта, әмма чын хакимият Тайдулланың үзендә була.[14] 1361 елның язында, чираттагы борылыш вакытында, Хызыр хан хакимияткә килә, аның ярдәмчеләр-әмирләре белән бергә үтерелгән.[3]

Үтәмеш-Хаҗи "Чыңгызнамәсендә" вакыйгалар тулырак тасвирланган. Аның нигезендә, Тайдулла Хызыр ханны тәхетенә үзе утырткан, аннары аны тәхеттән төшергән булып чыга. Шуннан соң тәхеткә аның марионеткасы Базарчы хан утыра.[15] Ләкин Хызыр хан, Хәрәзем гаскәренә таянып,[16] хакимияткә кайта, Базарчы белән Тайдулланы үтерә. Базарчының үлеме һәм Хызыр ханның хакимияткә икенче килүе 1363 елда була.[17] Хәлбуки кайбер тикшеренүчеләр Базарчы ханның чынлык барлыгына шикләнәләр.[18]

Экранлаштыру[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алексий Бяконт житие буенча төшерелгән "Орда" фильмында Тайдуллага зур игътибар бирелгән. Аның шәхесе нигезендә кыргый дошман рәвеше тудырыла, аның тирәсендә инцест һәм канибализмга ишарәләр тупланган.[19]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://www.azatliq.org/a/29804336.html
  2. архив күчермәсе, archived from the original on 2020-03-19, retrieved 2020-03-19 
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Селезнев Ю.В. Элита Золотой Орды. – Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. – 232 с. (с 167) ISBN 978-5-9690-0068-1
  4. http://syuyumbike.ru/news/istoriya/khanbiklrebez
  5. Григорьев А.П., Григорьев В.П. Послание ордынской ханши Тайдулы венецианскому дожу (1359 г.) // Вестн. С.-Петербург, ун-та. 1996. Сер. 2. Вып. 4. С. 18-23.
  6. аскарак кара
  7. Зайнуддинов Д.Р. Роль женщин в успехах Золотой Орды (по арабским источникам) // Ислам и власть в Золотой Орде. Сборник статей Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2012. с. 249.
  8. Пилипчук Я. В. Выбор веры в Дешт-и-Кыпчаке (Существовала ли альтернатива исламу?)// Ислам и власть в Золотой Орде. Сборник статей Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2012. с. 218.
  9. Зайнуддинов Д.Р. Роль женщин в успехах Золотой Орды (по арабским источникам) // Ислам и власть в Золотой Орде. Сборник статей Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2012. с. 250.
  10. История татар. Том III. Улус Джучи (Золотая Орда). XIII – середина XV в. Казань: Институт истории АН РТ, 2009. – 1056 с. с. 570.
  11. Евстратов И. В. О золотоордынских городах, находившихся на местах Селитренного и Царёвского городищ (опыт использования монетного материала для локализации средневековых городов Поволжья) // Эпоха бронзы и ранний железный век в истории древних племён южнорусских степей. Ч. 2. — Саратов, 1997 б. 88-118
  12. Веселовский Н.И. Труды по истории Золотой Орды. Под ред. И.М.Миргалеева. – Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2010. – 192с. (с. 18). ISBN 978-5-9690-0135-0
  13. Краткая история Золотой Орды и татарских ханств. К 750-летию Золотой Орды. Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ 2019 С. 109 - 112.
  14. История татар. Том III. Улус Джучи (Золотая Орда). XIII – середина XV в. Казань: Институт истории АН РТ, 2009. – 1056 с. с. 697.
  15. Сабитов Ж.М. "Генеалогии Джучидов 13-18 века" Алматы. 2008. б.19-22.
  16. Исхаков Д.М. Исторические очерки. – Казань: Изд-во «Фэн» АН РТ, 2009. – 164 c. (с. 41-42)
  17. Базарчи // Казахстан. Национальная энциклопедия. — Алматы: Қазақ энциклопедиясы, 2004. — Т. I. — ISBN 9965-9389-9-7.
  18. Сафаргалиев М. Г. Распад Золотой Орды. Мордовское книжное издательство, Саранск, 1960. С. 112.
  19. Жаксылык Сабитов «Урда» кинофильмы һәм тарихи чынбарлык