Таеп Сафаргалин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Таеп Сафаргалин latin yazuında])
Таеп Сафаргалин
Туган 1907
Кудаш, Имангуловский сельсовет[d], Учалы районы
Үлгән 19 август 1943(1943-08-19)
Ростов өлкәсе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Россия империясе
РСФСР[d]
 СССР
Һөнәре сугышчы
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Хәрби дәрәҗә кызылармияче[d] һәм ефрейтор[d]

Сәфәргалин Таеп Әюп улы (рус. Сафаргалин Таип Аюпович) — (1907 ел - 19 август 1943 ел) — 112-нче Башкорт атлы төмәне сугышчысы,гвардия рядовое, кызылармеец, ефрейтор. Кызыл Йолдыз ордены (1943) кавалеры.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәфәргалин Таеп Әюп улы 1907 елда хәзерге Башкортстанның Учалы районы Кодаш авылында туган. 1941 елда Учалы район хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафларына алына[1]. 64-нче гвария укчылар дивизиясенең 160 нчы гвардия укчылар полкында, 54-нче гвардия укчылар дивизиясендә, 112-нче атлы дивизиясе 275-нче атлы полкының 4-нче эскадронында кылыччы, пулеметчы булып хезмәт итә.

Иптәш Сәфәргалин немец оккупантлары белән сугышта искиткеч каһарманлык һәм батырлык күрсәтә. Алышка һәр вакыт беренчеләр исәбендә бара. Курск өлкәсенең Озерки авылы янында оборонада булып, дошманның ун ике солдатын юк итә. 1942 елның 19 ноябрендәге соңгы сугышта дошманның бер танкын юк итә. Дошман белән көчле сугышларда каты яралар ала. Бу батырлыгы өчен кызылармеец Сәфәргалин Таеп Әюп улы 1942 елның 17 декабрендә Кызыл Йолдыз орденына лаек була[2].

Пулеметчы ефрейтор Сәфәргалин Таеп Әюп улы 1943 елның 19 августында Ростов өлкәсе территориясендә барган яуда һәлак була. Ростов өлкәсенең Куйбышев районы Елизаветинка авылында җирләнгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]